Йөрәк, пропеллер һәм инә ничек бәйләнгән?

Яңа шәһәрдә гомер кичерүче Нурислам Дәвләтша улы белән Фаягөл Габделбәр кызы Мухамедшиннарның “очыш тарихы”.

1975 ел. Казан. Нурислам көннәр буе вертолет заводы бүлмәсендә сызымнар белән титан эретмәләре арасында утыра. Ифрат та тыйнак һәм гади егет бөтен тырышлыгын куеп очарга сәләтле машиналарны җыя.

Фаягөл исә башка төрле матурлыкны булдыра: тегү фабрикасындагы оверлоклар тавышы арасында нәзберек бармаклары белән гүзәл затлар өчен затлы күлмәкләр тегә. Ул тукымаларда, җөй сызыкларында һәм яка бөгелешләрендә дөньяның кабатланмас булуын күрә белә.

Ул кичне Нурисламны дуслары көчләп диярлек Горький исемендәге паркка алып бара: “Ичмасам, һава сулап кайтырсың. Көне буе шул тимерләрең арасында казынып утырасың бит”,- диләр.

Егет аллея буйлап атлап барганда, самими елмаеп килүче кызны күреп ала. Нурислам кинәт туктап кала. Завод станогы сыман тип-тигез тибүче йөрәге, әйтерсең лә, өзеклек бирә. Ул ашыга-ашыга чибәркәй янына бара да, нидер турында әйтә, тегесе, озак көттермичә, аңа җавап кайтара. Һәм сүзләр бер-бер артлы тезелеп китә. Алар эш, Казансу елгасы өстендә җемелдәгән якты йолдызлар, яңа тукымаларның бераз исле булуы һәм вертолет винтының үзенчәлекле тавыш чыгаруы турында онытылып китеп, рәхәтләнеп сөйләшәләр. Шуннан соң ике яшь йөрәк ике ел дәвамында көн саен диярлек елга яр буенда очрашып, бер-берсенең холык-фигылен, характерын һәм гадәтләрен өйрәнә.

Көннәрдән беркөнне мәхәббәт утында дөрләп янган егет үзенең сөйгән ярына тәкъдим ясый. Әлбәттә инде, кыз бераз куркып, югалып кала.

“Миңа аз гына вакыт бир,- ди чибәркәй,- уйларга мөмкинлек бир”.

Ул көтә. Ул ышана. Ул белә.

“Әйе,- ди кыз,- мин риза!”

Туй мәҗлесен зурдан кубып уздыралар. Яшьләр бер-берсенә беренче тапкыр күрешкән кебек елмаеп карыйлар һәм бер-берсенә кабат гашыйк булалар.

Аннары бәхетле гаилә тормышы башлана. Беренче мәхәббәт җимешләре – кызлары Эльвира якты дөньяга аваз сала. Күзләре – әнисенеке, характеры – нәкъ менә әтисенеке кебек. Биш елдан соң, гаиләгә шатлык-куаныч өстәп, уллары Ленар туа. Бала вакыттан ук ифрат та җитди егет әтисенең чиксез горурлыгына, әнисенең сөенеченә әверелә.

Ульяновск шәһәрендә төзелә башлаган авиация комплексы илнең төрле почмакларындагы белгечләрнең игътибарын җәлеп итә. Мухамедшиннар да  язмышларын “Авиастар” белән бәйләргә ниятли.

Нурислам Дәвләтша улы 20 ел гомерен хәзер инде күңеленә бик тә якын булган авиация комплексына багышлый. Ул – “Авиастар” ветераны, Ульяновск өлкәсе һәм Россия Федерациясе ветераны дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәр иясе. Фаягөл хезмәт елларын яраткан кәсебенә багышлый – Заволжье Дом бытасында тегү ательесы директоры булып эшли.

Еллар уза. Нурисламның чигәсендә чал чәчләр калкып чыга, ә озак еллар инә белән эшләгән Фаягөлнең куллары тагын да җылырак һәм йомшаграк була. Бүген инде алар парк буенда йөрмиләр, ә өйләре янындагы эскәмиядә кулга-кул тотынышып утыралар һәм күккә карап, кеше куллары белән эшләнгән тимер кошлар очуын кызыксынып күзәтәләр.