ВЛАДИМИР КАМЕКО: ВӘГЪДӘ ИТТЕК – ЭШЛӘДЕК. ҺӘМ НОКТА

“Бердәм Россия” төбәк бүлекчәсе секретаре - Халык программасының нидән гыйбарәт булуы, аның һәрбер кеше, хәтта сәясәттән ерак торучылар тормышына да кагылуы турында.
Без Владимир Камеко белән очрашып, Халык программасы, аның ни өчен кирәклеге һәм сәясәт белән беркайчан кызыксынмаучыларның да нәтиҗәләрен сизүләре хакында сөйләп үтүен сорадык. Мәктәпләр, хастаханәләр, балалар, юллар һәм меңләгән көндәлек үтенечләрдән тулаем төбәкнең киләчәге ничек барлыкка килүе турында ачыктан-ачык сөйләшү килеп чыкты.
- Владимир Николаевич, бүген “Бердәм Россия”нең Халык программасы турында күп сөйлиләр. Гади сүзләр белән әйткәндә, нәрсә соң ул?
– Гади генә әйткәндә, Халык программасы – ул кабинетларда утыручы түрәләр һәм партиялеләр тарафыннан гына түгел, ә кешеләр фикеренә дә таянып әзерләнгән үсеш планы. Халык үзләрен борчыган проблемалар, кайсы мәсьәләләрне беренче чиратта хәл итү кирәклеге, үз шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында бүген нинди үзгәрешләрне күрергә теләүләре турында сөйләде.
Әлеге программаның һәрбер пункты артында конкрет кеше тора. Мәсәлән, укытучы мәктәпне ремонтлау кирәклеге турында сөйли, авыл кешесе газлаштыру мәсьәләсен күтәрә, ата-аналар балалары өчен заманча шартлар булдырырга тели, активистлар җәмәгатьчелек киңлеген төзекләндерергә тәкъдим итә һ.б.
Шуңа күрә Халык программасы ул бурычларның гади исемлеге генә түгел. Ул – конкрет кешеләр һәм тәкъдимнәр тарихы. Һәм хәзер без яңа мәктәпне, сафка бастырылган ФАПны, төзекләндерелгән йортны яки яңа спорт объектын күрәбез икән, шуны аңларга тиешбез: кайчандыр бу кемнеңдер наказы, кемнеңдер инициативасы булган.
– Программаны тормышка ашыруның соңгы биш елы катлаулы шартларда узды. Үсеш темпларын ничек саклап кала алдыгыз?
– Әйе, чынлап та, бу бик катлаулы бишьеллык иде. Башта илебез коронавирус пандемиясе белән күзгә-күз очрашты. Бу барыбыз өчен дә – экономика, социаль сфера, сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау булды. Аннары махсус хәрби операция башланды. Ул яңа карарлар кабул итүне, күп кенә процессларны үзгәртеп коруны һәм бөтен көчләрне бергә туплауны таләп итте.
Әмма шундый шартларда да бурыч-максатларыбыз үзгәрешсез калды – кешеләр хакына эшләү. Без шуны төгәл аңладык: регионда тормыш дәвам итә, гаиләләргә ярдәм күрсәтелергә, балалар заманча мәктәпләрдә укырга, торак пунктлар үсеш юлыннан барырга тиеш.
Әлбәттә инде, сүз булганны саклап калу турында гына бармады. Без үсеш программасын дәвам иттерүгә ирештек. Регионда социаль объектлар төзелде һәм ремонтланды, территорияләр төзекләндерелде, инфраструктура яңартылды, гаиләләргә булышу чаралары киңәйтелде.
Теләсә кайсы программа нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече ул отчетлар белән саннар түгел. Ә һәрбер кеше үз тирә-ягында күргән уңай үзгәрешләр: янәшәдә генә урнашкан заманча мәктәп, яңартылган йорт территориясе, өйләргә кергән газ, мохтаҗ яки авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешегә күрсәтелгән социаль ярдәм һ.б.
- Халык программасы тормышның барлык сфераларын да колачлый булып чыга түгелме соң?
– Нәкъ шулай. Ул бөтен мөһим юнәлешләргә: мәгариф белән сәламәтлек саклауга, авыллар үсешенә, промышленностька, гаиләләргә булышуга, төзекләндерүгә, мәдәният белән спортка кагылган төп документ.
Мәсәлән, без мәктәпләрне капиталь ремонтлау турында сөйләгәндә, стеналар белән кабинетларны яңартуны гына күздә тотмыйбыз. Ремонт сүзе артында балалар өчен заманча шартлар булдыру бурычы тора. Зур шәһәрдә яшәүче сабыйның да, кечкенә авылда көн күрүче баланың да тигез дәрәҗәдә сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Авыллар үсеше турында сөйләгәндә, сүз юллар яки газ турында гына бармый. Сүз кешеләргә рәхәтләнеп яшәү, гаиләләр кору, эшләү, балалар тәрбияләү өчен уңайлы шартлар булдыру турында бара. Экономикага булышлык күрсәтү – ул яңа эш урыннары, предприятиеләрнең тотрыклы эшләве һәм кешеләрнең киләчәккә ышанычы. Әлеге юнәлешләр барысы да үзара тыгыз бәйләнгән бит. Төбәкнең үсешен бер юнәлештә генә алып бару дөрес булмас иде – системалы эш кирәк.
– Хәзер партия яңа Халык программасы өчен кешеләрдән тәкъдимнәр җыя. Халыкның бу эштә катнашуы ни өчен кирәк?
– Чөнки конкрет шәһәрдә, районда яки авылда нинди мәсьәләләр игътибар бирүне таләп итүен шунда яшәүче кешеләрдән яхшырак беркем дә белми.
Кайчак бер кешенең тәкъдиме зур программа өчен нигез итеп алына. Кешеләр йорт яки урам проблемаларын күтәрергә мөмкин, нәтиҗәдә системалы карар барлыкка килә һәм ул меңләгән кешегә ярдәм итә.
Бүген безнең алдыбызда мөмкин кадәр күбрәк кешенең фикерен ишетү бурычы тора. Кечкенә яки әллә ни әһәмияткә ия булмаган фикерләр була алмый. Кайчак нәкъ менә бер инициатива җитди үзгәрешләргә илтүче кузгалып китү ноктасына әверелә.
– Шәхсән сезнең өчен “кешеләрне ишетү” принцибы нидән гыйбарәт?
– Минем өчен бу матур сүзләр генә түгел. Бу – эшемнең нигезе. Мин төрле очрашуларда, районнарга баргач, предприятиеләр, мәктәпләр, хастаханәләр коллективларында халык белән күп аралашам.
Кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында яшермичә, ачыктан-ачык сөйли. Алар конкрет нәрсәләр турында әйтә: кая юл салырга, нинди объектны якын арада тәртипкә китерергә кирәк, кемгә дәүләттән ярдәм таләп ителә...
Һәм безнең бурычыбыз – кешеләрне тыңлау белән генә чикләнмичә, мәсьәләне хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.
Менә шуны һәрвакыт ачыктан-ачык әйтәм: бары тик команда белән эш иткәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Өлкә халкы, партия һәм власть органнары бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗә булачак. Фәкать шулай эш иткәндә генә реаль үзгәрешләргә ирешергә була.
– Халык программасының нинди төп мәгънәсен аерым билгеләп үтәр идегез?
– Иң мөһиме – Халык программасы кеше үзенең тәрәзәсеннән күрергә теләгән үзгәрешләр турында булуын аңлау.
Яңа юл, заманча мәктәп, төзекләндерелгән парк, өйгә кергән газ, гаиләгә ярдәм – болар барысы да кешенең тормыш шартларын яхшы якка үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итүеннән башлана.
Бу эшне бүген дә дәвам итәбез. Без яңа документ булдыру белән беррәттән, аны чын мәгънәсендә халыкчан итү өстендә эшлибез – анда Ульяновск өлкәсе халкының реаль ихтыяҗлары чагылыш тапсын.
Чөнки бары тик кешеләрнең үзләрен ишеттерү мөмкинлеге булганда, власть белән партия карарлар үтәлеше өчен җаваплылык тойганда гына көчле регион төзеләчәк.
Халык программасы кешеләр белән берлектә булдырыла. Һәм фәкать кешеләр белән бергә генә яңа нәтиҗәләргә ирешә алабыз.