Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең үрнәк булырлык парларын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлады.

“Гаилә – җәмгыятебезнең төп терәге һәм таянычы. Безнең бурычыбыз гаилә институтына һәрьяклап булышлык күрсәтү белән генә чикләнмичә, казанышларны тану, традицияләр булдыру һәм һәр буын турында кайгыртучанлык күрсәтү аркылы аны чынлап торып бәяләү һәм ныгытудан гыйбарәт.

Балалары булган гаиләләргә булышлык күрсәтү безнең эшебездә өстенлекле юнәлеш булып кала. Ульяновск өлкәсендә Президент инициативасы буенча гамәлгә кертелгән “Гаилә” илкүләм проекты тормышка ашырыла. Шушы проект буенча төбәгебездә социаль ярдәм күрсәтүнең сигез өстәмә чарасы эшләп килә. Быел алты меңгә якын гаилә шушы чаралардан файдаланды инде.

Күркәм традиция буенча бүген үрнәк гаилә парларына төбәгебез бүләкләрен тапшырабыз. Дистә еллар дәвамында алар бердәмлек, бер-береңне хөрмәт итүне, бер-береңә һәм традицияләргә тугрылыклы булуны күз карасыдай кадерләп саклый”,- диде Алексей Русских.

Ульяновск өлкәсенең “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында Иске Кулаткы районыннан Мавия һәм Фәридә Шариповлар гаиләсе дә бар. Бәхетле пар менә 50 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Дус-тату, аңлашып яшәп, ике бала – уллары белән кызларын тәрбияләп үстергәннәр.

“Бәхетле гаилә булып яшәү өчен бер-береңне ихтирам итәргә, сабыр, юмарт булырга, бер-береңә юл бирергә кирәк”,- ди Шариповлар.