Артур Хакимов – көрәш буенча дөнья чемпионы

Ульяновск көрәшчесе Артур Хакимов өенә менә өченче тапкыр инде дөнья чемпионы титулы белән кайтты. Билбау көрәше буенча юбилейлы, унбишенче дөнья чемпионаты Татарстанда 27 илдән килгән өч йөздән артык атлет катнашында узды.
Татарстан Республикасы бөтен дөньяның иң көчле көрәш осталарын кабул итте. Артур Хакимов Ульяновск өлкәсен 70 кгга кадәрге үлчәү категориясендә тәкъдим итте. Дүрт тапкыр бил алышу – дүрт җиңү.
“Икенче кругта беренче санлы көндәшем – Россия җыелма командасы вәкиле белән очраштым, Россия чемпионатында нәкъ менә аңа оттырган идем бит. Безнең өчен бу реванш матчы иде. Бу көндәшем белән без бала вакыттан ук очрашабыз, һәрдаим ярышларда көрәшәбез, һәм Россия чемпионатыннан кала, аңа бер генә тапкыр да оттырганым юк”,- ди милли көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Артур Хакимов.