Дәхтәрнинең кояшлы Сабан туе

Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев – Дәхтәрни авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Татарстан Республикасы һәм Пенза өлкәсе хөкүмәтләре, Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар эшмәкәрләре тырышлыгы белән оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә катнашты.

Без – 41 кешедән торган делегация, быел инде уналтынчы тапкыр үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабан туена өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендә бардык. Милли бәйрәмнең шәрәфле кунаклары арасында танылган шәхесләр – Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина, Ульяновск районы башлыгы Рафаэль Закиров, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Чардаклы районы “Алга” колхозы җитәкчесе Самат Насыйров, татар автономиясенең Чынлы район бүлекчәсе рәисе Тәльгат Идиатуллов, Тимирязевское авыл җирлеге башлыгы Марат Авхадиев, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина бар иде.

Ульяновск районының “Хлебороб” хуҗалыгы җитәкчесе, аграр университетның почетлы профессоры Камил Идиятуллов тәкъдиме белән без өлкә һәм ил күләмендә танылган, 400 еллык тарихы булган Троицкий Сунгур авылында тукталыш ясадык. Замана белән бергә атлаучы, үсеш юлыннан баручы сирәк авылларның берсе ул. Авылның “Агро Нептун” терлекчелек комплексы (биредә җитештерелгән югары сыйфатлы сөттән “Маасдам” һәм “Пармезан” сыры ясыйлар) җитәкчесе Вячеслав Рожнов безне колач җәеп каршы алып, истәлекле урыннар буенча экскурсия үткәрде. Алма һәм җиләк-җимеш бакчасы, хәрби техника, шул исәптән самолет белән вертолет урын алган ачык һавадагы музей, Бөек Җиңүгә багышланган сугышчан дан паркы, замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган ике ФОК, авыл урамнарына җәелгән тротуар, агротуристлар өчен уңайлы ял итү урыннары – барысы да чиксез соклану тудырды. Ә инде күптән түгел генә капиталь ремонтланган казаклар урта мәктәбен күреп, тәмам шаккаттык. Ульяновск, алай гына да түгел, Казан, Мәскәү мәктәпләренә тиңләшерлек мәктәп бит бу! Федераль проектта катнашып, агрокласс ачып җибәргәннәр. Балалар робот, квадракоптер һәм дрон белән эш итәргә өйрәнәләр, ди мәктәп директоры. Җирле хуҗалык агрокласста эшләүче укытучыларга ай саен өстәмә рәвештә 30 мең сум хезмәт хакы түли икән! Авылны яшәтү өчен малын кызганмаучы хуҗабыз Григорий Николаевич Мясников инициативасы белән грант проектларында актив катнашып, Троицкий Сунгурны яңартабыз, аның яхшы данын еракларга таратабыз, ди Вячеслав Рожнов. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган танылган милләттәшебез – Ульяновск районының “Абушаев” агрофирмасы җитәкчесе Рәфис Айнетдиновка “Агро Нептун”ның Мактау грамотасын да тапшырды. Киң күңелле Рәфис Сәетгали улы СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуга зур өлеш кертә, аның ярдәмендә фронтка берничә йөз тонна бәрәңге җибәрдек, сугышчы ир-егетләребез, аларның командирлары рәхмәт сүзләрен ирештерүне сорады, диде ул.

Мәскәү-Чиләбе трассасы буенда җәелеп киткән өлкәбездәге иң зур татар авылы – Зур Чирекленең матурлыгына, тау битендә балкып утыручы урта мәктәбе бинасына, биек манаралы мәчетләренә сокланып барып, Пенза өлкәсенең Кузнецк районына килеп кергәнебезне сизмичә дә калдык. Безне – Ульяновск һәм Самара өлкәләре татарларын, табигатьнең искиткеч гүзәл почмагына, елга буена сыенып утырган “Наратлык” – “Сосновый бор” ял итү базасына кич кунарга урнаштырдылар. Зәвыклы итеп эшләнгән кафесында тәмле хәләл ризыклар белән тамак ялгап алганнан соң, Кузнецкига, чиреклеләр әйтмешли, Кузнәйгә юл алдык. Әллә ни зур булмаган шәһәрнең үзәк мәйданында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты көтә иде. Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләп, җирле автономия активистларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аннары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Илүсә Хуҗина, Чулпан Йосыпова, Алмас Хөсәенов һәм Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы дәртле вә моңлы җырларны тыңлап хозурландык. Мәркәзебез Казаннан, Әстерхан, Волгоград, Ростов, Киров өлкәләреннән, Башкортстаннан зур делегацияләр килгән иде. Алар белән бергә гаҗәеп матур бәйрәм салютын рәхәтләнеп карадык.

Ә икенче көнне бай тарихлы Кече Труев – Дәхтәрни авылының хәтфә болынында кояшлы, кунакчыл һәм милли рухлы Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде. Дәхтәрни – аягында нык басып торучы, киләчәккә өмет белән караучы татар-мөселман авылы. 400ләп йортта 1300 кеше яши. Урта мәктәп, дүрт мәчет эшләп килә. Мәктәп, балалар бакчасы һәм спорт комплексы – бу милләт җанлы эшмәкәр Ренат Әбүзәровның туган авылына бүләге. Хатыны Гөлнара – Ульян кызы. Дүрт бала тәрбиялиләр. Дини гаилә. Олы кызлары Казанда яши. Эш урыннары булгач, яшьләр авылда төпләнеп кала, Ренат менә шуның өчен дә тырыша, ди Гөлнара Әбүзәрова.

Без – Ульяновск өлкәсе делегациясе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны Сабантуй мәйданында, Кукмара районы милли утары янында “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән каршы алдык. Баянда Иске Кулаткы сәхнәсе йолдызы Саҗидә Байбикова искиткеч оста уйнады. Бөтен гомеремне сәнгатькә багышладым, күптән түгел гомрә хаҗында булып кайттым, ди Саҗидә Рәсим кызы. Бөтен дөнья татарларының президенты булган Рөстәм Миңнеханов белән куллар кысышып исәнләшеп, Ульяновск татарларының кайнар сәламен тапшырдык һәм Бөтенроссия Сабан туен зурдан кубып, югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт әйттек.

Бөтенроссия авыл Сабан туе Россия халыклары бердәмлеге елына, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган иде. Бәйрәмнең гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле, патриотик рух белән сугарылган прологында Пенза җирендә туып үскән олуг шәхесләр – Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган әдип Гадел Кутуй белән күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тормыш һәм иҗат юлы да чагылыш тапты. Татарстан Республикасы һәм Пенза өлкәсе иҗат коллективлары Идел буе халыклары, аерым алганда, рус, татар һәм мордва милләтләренең какшамас дуслыгына, гасырлар буе аңлашып, бер-берсенең мәдәниятләрен баетып яшәүләренә мәдхия җырладылар. Өлкә Губернаторы Олег Мельниченко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәйдан тутырып килгән халыкны сәламләп, Россия халыкларының бердәмлеген ныгытучы чал тарихлы Сабантуй бәйрәменең дәвамлы булуын теләделәр. Бүген махсус хәрби операция зонасында төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм булып, иңгә-иң куеп, Россиянең матур киләчәге хакына дошманга каршы сугышалар, Җиңү безнеке булачак, диде ТР Рәисе.

Аннары татар сәхнәсе йолдызлары концертын, милли уеннарны, татарча көрәш бәйгесен карадык, өлкә районнарының милли утарлары белән танышып чыктык. Данлыклы Урта Әләзән авылыннан ат итеннән эшләнгән авызда эри торган казылык сатучылар күпләп килгән иде. Шулай ук ит, дөге һәм тозлы кыярдан ясалган традицион татар ризыгын – азуны авыз иттек. Бу көнне аш-суга оста ир-атлар зур казанда 1000 килограмм азу пешергән булып чыкты. Казаннан килгән «Россия рекордларының гастрономия китабы» редакторы Илдар Тәкиуллин татарча азуны рекордлар китабына кертте.

Озынлыгы берничә чакрымга сузылган Сабантуй мәйданында Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан, Новоспасское һәм Радищево районнарыннан килгән милләттәшләребез белән күрешергә насыйп итте. Зарыгып көтеп алган милли бәйрәмебезгә гаиләм белән килдем, бик тә яхшы, югары дәрәҗәдә оештырылган, сокланып туймаслык, диде татар автономиясенең Новоспасское район советы рәисе Раил Муракаев.

Бөтенроссия авыл Сабан туеның символы Оренбург өлкәсе вәкиленә тапшырылды. Киләсе елда халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы җырларда җырланган Оренбург төбәгенең Әсәкәй районында узачак. Ә федераль Сабан туен ерак Себернең Томск каласы кабул итәргә җыена.

Исхак ХӘЛИМОВ.