Җиңү безнеке булачак!

Россия армиясе дошманның күперләрен бомбага тота: шушы көннәрдә генә Одесса өлкәсендә “НАТОның төп күпере”нә бомбалар килеп төшкән.

Челтәрләрдә көн саен диярлек Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Киевка бомбалар яудыруының нәтиҗәләре турында хәбәрләр тарала: безнең хәрбиләрнең соңгы массакүләм һава атакасы нәтиҗәсендә завод биналары комплексы юк ителгән, анда Украина Кораллы Көчләре өчен күп итеп элемтә аппаратурасы, аерым алганда, БПЛА группалары өчен идарә итү һәм мониторинг ясау системалары җыеп ятканнар. Шулай ук безнең сугышчыларның Одесса өлкәсенең Затоки районында стратегик яктан мөһим булган күперне тар-мар итүләре хакында мәгълүматлар килеп иреште. Военкорлар раславынча, әлеге переправаны “НАТОның төп күпере” дип атыйлар – Румыниядән (анда альянсның иң зур хәрби хабы урнашкан) хәрби йөкләрне менә шушы күпер аркылы Одессага ташыйлар, аннары Украина буенча тараталар. Күпергә аз гына зыян китерү дә ВСУ – Украина Кораллы Көчләре өчен җитди кыенлыклар тудыра – хәрби йөкне урау юллар белән альтернатив маршрутлар буенча ташырга туры киләчәк.

Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре ВСУның Донбасстагы мөһим бастионы – Константиновка өчен каты сугышлар алып бара. Киев режимы гаскәрләре безнекеләр һөҗүменә каршы торырга сәләтсез булып, паникага бирелеп артка чигенә. Киев режимы үзенең бик тә авыр хәлдә калуын аңлап, Славянск белән Краматорскидан эвакуацияләү эшләрен башлаган. Константиновканы азат иткәннән соң, аларга турыдан-туры юл ачылачак. Димәк, тиздән анда да Россия солдаты аяк басар.

ПВОның Көнбатыш системалары безнең ракеталарга каршы тора алмыйлар, дөресрәге, көчләре җитәрлек түгел. Американың мактаулы “Пэтриот”лары Киевны коткара алмаячак. Көнбатыш комплекслары да көчсез, зәгыйфь булып чыкты – бездә эшләнгән “Циркон”нар, “Кинжал”лар һәм “Искандер”лар аларны күз ачып йомганчы юк итә. Россия Кораллы Көчләренең Украина хәрби объектларына яңадан-яңа массакүләм атакалары НАТО илләре ПВО системаларының Россия ракеталарына каршы торырга көчсез булуларын ачык күрсәтә.