Эльвира Кортункова икенче турга узды

Эльвира Кортункова “Россиянең ел директоры” Бөтенроссия һөнәри конкурсының икенче турына узган.

Димитровград шәһәренең Советлар Союзы Герое Н.Ф.Ватутин исемендәге 25 нче лицее директоры Эльвира Кортункова быел “Ел директоры” өлкә конкурсында җиңүче итеп танылган иде. Хәзер ул Бөтенроссия һөнәри конкурсының икенче турында катнашачак.

Мәктәп җитәкчеләре икенче турның беренче сынавында дәүләт белем бирү сәясәте сферасындагы белемнәрен тикшергән һәм идарә итү мәсьәләләрен чишү юлларын эзләгән. Ә “Мәкаләләр марафоны” этабында директорлар үзләренең мәктәпләре турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга һәм белем, тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләләренә карата үзләренең позицияләрен тәкъдим итәргә җыена.

Конкурсның финал өлешенә үтүчеләр исемлеге 6 июльдә билгеле булыр дип көтелә, ә җиңүчене 1 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда игълан итәчәкләр.