Табиблар белән шәфкать туташларын хөрмәтләделәр

“Бердәм Россия” партиясе медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Депутатлар һәм партия активистлары сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булып, врачлар белән шәфкать туташларына фидакарь, намуслы хезмәтләре, олы йөрәкле булулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
“Медицина хезмәткәрләре көн саен батырлык үрнәге күрсәтә – гомерләрне коткаралар, авыртуны җиңеләйтәләр, өмет-ышаныч бүләк итәләр. Алар ял көннәрен һәм бәйрәмнәрне онытып көне-төне эшлиләр. Без врачлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар белән горурланабыз һәм Гиппократ антына тугрылыклы булулары, кешеләрне чиксез яратулары өчен рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлек саклау системасына һәм ак халатлы геройларыбызга булышлык күрсәтү өчен партия һәрвакытта да янәшәдә булачак”,- диде “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе секретаре Владимир Камеко.
Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары төбәкнең барлык районнарында да узды.
“Медицина хезмәткәренең гади булмаган эшенең мәгънәсе – иң авыр минутларда кеше белән янәшә булу, аңарда ышаныч тудыру һәм гомерләрне коткарып калу. Алар еш кына ялларын, шәхси вакытларын корбан итеп, бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куеп хезмәт итәләр. Без барыбыз да алар алдында бурычлы. Чын профессионаллар, һәр пациентка игътибарлы һәм үз һөнәрләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт!”- ди Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов.