Яңа Кызылсуда Сабан туена бүләк җыйдылар

Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылы халкы Сабантуй бәйрәме алдыннан бүләк җыю йоласын яңартты.

Бөтендөнья татар конгрессы быел дөньяның төрле почмакларында 400дән артык Сабан туе үткәрергә җыена. Сабантуй бәйрәме - милләтебезнең бик борынгы уены, аның меңьеллык тарихы бар. Татарстанның Әлки районы Иске Сәлмән авылында табылган кабер ташына, 1292 елның 15 июнендә Сабан туе көнне вафат булды, дип язылган. Туган авылым Яуширмәнең Ханнар буасы, Яушир суы буенда 922 елда җирле биләр, сусар, бөҗәнәк һ.б кабиләләр Ибн Фадлан һәм Җәгъфәр хан ярдәмендә Ислам динен кабул итәләр (башта - Болгар, аннары Биләр тирәсендә Алмаз хан динне кабул итә һәм аңа Җәгъфәр исеме бирелә).

Сабан туен үткәрүнең буыннан-буынга тапшырылып килгән үзенчәлекле тәртибе, күркәм традициясе бар. Бу язмам Чардаклы районы Яңа Кызылсу (Уразгильдино) авылында Сабан туена бүләк - бирнә җыю йоласы турында булыр.

Мин - олы яшьтәге кеше, гомерем милли хәрәкәттә кайнап үтеп бара, татар дөньясындагы һәр татарның күзенә карап чыктым, дисәм дә, хата булмас. Кызганычка, илебез төбәкләрендә ана телен кулланучылар, татарча сөйләшә белүчеләр саны елдан-ел азая бара. Чардаклы районының һәр авылында табиб буларак миндә дәваланган кешеләр бар. Яңа Кызылсу авылының хезмәт ветераны, “Өмет”нең актив хәбәрчесе, якын дусты Раһиб абый Гәрәев белән тыгыз аралашып яшәдек. Ул Чардаклы татарлары китабына илһамланып бай эчтәлекле материал язды. Шушы авылның хуҗалык җитәкчесе Әнәс Гәрәев райондагы милли чараларга, шулай ук атап узган китапны чыгарганда һәрчак булышты. Югарыда язып узган хәлләрне истә тотып, минем дә өлешем керсен әле, дип Сабан туена бүләкләр җыярга ашкынып бардым.

Бәйрәмне авыл активистлары, җирле татар ансамбле, районның татар автономиясе, Чардаклы эшчеләр бистәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Сабан туен оештыру комитеты әгъзалары үткәрде. 

Бүләк җыю табигатьнең аеруча матур вакытына туры килде: бөтен җиһан йокыдан уянган, кояш көлеп, назлап карый, адәм баласына яшәргә көч-кодрәт бирә, дәрт-дәрман өсти, тирә-якта агачлар, куаклар ап-ак чәчәккә күмелгән. Авылның төсе матур, чиста, ызбалар төзек, ташланган йортлар әллә ни күп түгел. Урамнарга асфальт җәелгән. Биек мәчет манарасы татар авылына кабатланмас матурлык өсти.

Яңа Кызылсу авылының “Дружба” колхозында Ренат Гәрәев кебек данлыклы  рәисләр эшләп киткән. Алар мәктәп, балалар бакчасы, спортзал, медпункт, мастерскойлар, колхоз идарәсен, башка корылмалар төзеткән, урамнарга асфальт салдырган. Кыскасы, һәрбер рәис үзеннән соң матур эз калдырган, хәзер халык аларны хөрмәт белән искә ала. Чардаклы районы татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов та авыл урамнары буйлап атлап барганда Яңа Кызылсу белән бәйле күңел хатирәләрен уртаклашты. Хатыным Әлфия мәктәптә укытучы иде, безнең иң матур елларыбыз бу авыл белән бәйләнгән, диде ул.

Бүләк җыюны авылның үзәк урамыннан башладык. Алда бизәлгән ат арбасында гармунчы белән милли киемле балалар утырган, аның артыннан сөлгеләр белән бизәлгән Сабантуй колгасы күтәргән авыл ансамбле активистлары агыла. Хатын-кызлар өстендәге алсу төстәге яңа күлмәкләр бәйрәмгә аеруча ямь өсти, үзеннән-үзе Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыре   гәүдәләнеп, күз алдына килеп баса. Авыл урамы буйлап бүләк җыючылар атлый, капка төпләрендә инде бүләкләрен кулларына тоткан халык күзгә чалына. Сабан туе колгасына сөлгеләр, тукымалар, башка бүләкләр өстәлә.

“Күңелгә бик якын булып киттегез бит әле. Мин үзем дә клубта эшләдем. Фермада сыерлар саудым, буш вакытта җырлый идем. Колхоз рәисе, сыерны башкалар савар, әйдә, клубка эшкә, дип алып китте. Биш ел укыдым, яратып эшләдем. Безнең гаиләдән өчәү СВОда - улым, ике киявем, шуларның берсе хәбәрсез югалды”,- дип сөйләде бүләк әзерләүчеләрнең берсе - Фәния апа Шарафутдинова. Ул безгә Сабан туе җырын җырлап бирде.

Аллаһыга шөкер, хәзер халык мул тормышта, барлыкта яши. Урамнарда Сабан туе бүләге җыючыларны кайнап торган самавырлар, чәй өстәлләре белән каршы алдылар. Халык мәш килә: шунда бүләген бирә, шунда уеннар оешып китә, шунда җыр, шунда бию… Һәр капка төбендә ил-көннәребезгә тынычлык теләп, сугышлар бетсен иде, дип озатып калдылар.

Авылның иң олы кешесе - 93 яшьлек апа да матур киемнәрен киеп, чәй өстәле артына утырып, бүләк җыючыларны, хуш киләсез, дип каршы алды.

Күңелгә кереп калган, газета битләрендә лаеклы урын алырлык мизгел турында язып үтми булмый. Яңа Кызылсу авылының олы кешеләреннән, тормышны тиң, пар канатлар булып үткән Исмәгыйль бабай белән Хәйрия әбигә сокланмый мөмкин түгел. Яшь вакытларын искә төшереп, алар кулга-кул тотынышып биеделәр. Исмәгыйль бабай чүгәләп тә алды, Хәйрия әби җырлады. Ул үз вакытында авыл активисты, ике тапкыр депутат булып торган. 

“Авылда мәктәп юк иде, озак сорап йөрергә туры килде. Барыбер очына чыктык, авыл мәктәпле булды. Ниндидер гозер белән килгән авылдашларга булышырга тырыша идем. Матур вакытлар иде, кешеләргә булышу үзеңә савап булып кайта”,- ди ул.

“Мин башта башка эштә эшли идем, Хәйрия гомерлек сыер савучы бит инде. Ул вакытта бөтен эш тә кул белән эшләнә, аңа булышу өчен фермага терлек караучы булып күчтем. Икәү тарткач, эштә дә, өйдә дә тормыш җиңелрәк тәгәри бит ул”,- диде Исмәгыйль бабай.

Капка төпләреннән киткәч тә, аларга борылып карадым - бәхетле карт белән карчык безне кул болгап озатып калдылар. Бигрәк тә хатынына, хатын-кызга хөрмәт белән караган татар ир-атының күз карашын, йөз-чыраен хәтеремә уеп калырга тырыштым. Мондый тигез парга ничек сокланмыйсың инде?!

Соңгы тукталышыбыз авыл клубында булды. Бу бина озак еллар ябылып, ремонтта булган. Кемгә нәрсә, мин беренче эш итеп клубның бер өлешен тотып алып ясалган музейга һәм аның каршындагы китапханәгә игътибарымны юнәлттем. Музейда экспонатлар күп, тулысынча элеккеге татар тормышын  ачып бирә. Мөмкинлектән файдаланып, җитәкчеләргә берничә киңәш бирсәм, үпкәләмәсләр, дип уйлыйм. Анда урын җитәрлек, музейга зуррак мәйдан кирәк, китапханәне башка урынга да күчереп буладыр, бәлки. Район үзәгеннән профессионал музей хезмәткәре чакырып, яңа, замана сулышын тойган экспозиция ясап, экспонатларны фәнни күзлектән чыгып урнаштырсаң, музейның дәрәҗәсе дә, кыйммәте дә башка югарылыкта булыр иде. Музейны оста итеп җыйгансыз, афәриннәр, бөтен җирдә дә мондый байлык юк, уңайлы итеп файдаланырга да өйрәник әле, җәмәгать.

Соңгы 20-25 елда өлкәләргә, район үзәкләренә, авылларыбызга Урта Азиядән, Төньяк Кавказ республикаларыннан төрле диндә булган, төрле телдә сөйләшкән халык күпләп килеп урнашты, аларның балалары мәктәпләребездә укый. Бу халыкка шулай ук безнең татар телебезне, мәдәниятебезне, йолаларыбызны өйрәтергә, туган җиребезгә хөрмәт иңдерергә кирәк. Сабантуйлар, бүләкләр җыю, музейлар - менә дигән мөмкинлек. Россия - күп милләтле, күп динле ил ул. Быел - Россия халыклары бердәмлеге елында моңа аеруча зур игътибар бирәсе иде.

Быелгы Чардаклы Сабан туеның үзенчәлеге шунда: Венера Залялетдинова Россия Президенты мәдәни инициативалар фондының грантын - шактый зур суммада акча отты, проекты «В сердце озерного края - легенды татарского народа» дип атала. Әлеге акча тулысынча районда Сабантуй бәйрәме уздыруга тотыла. Район Сабан туе алдыннан халыктан бүләк җыю йоласы шул проектның бер өлеше булып тора.

Наилә Потеева-Фатыйхова Яуширмәле,

газетаның штаттан тыш хәбәрчесе.

Чардаклы бистәсе.