8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсенең социаль хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сез - аеруча киң күңелле һәм игътибарлы кешеләр. Көн саен өлкән яшьтәге кешеләргә, караучысыз калган балаларга, инвалидлыгы булган кешеләргә, авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләргә җан җылыгызны бүләк итәсез, аларга булышасыз һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. Сезнең социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә, балалар йортларында һәм тернәкләндерү учреждениеләрендә башкарган эшегез - ул профессия генә түгел, ә күңел халәте.

Бүген Ульяновск өлкәсендә җиде меңнән артык социаль хезмәткәр хезмәт куя. Узган елда без социаль ярдәм күрсәтү системасы үсешендә сизелерлек уңышларга ирештек. Хәзер регионда төрле категория гражданнар, шул исәптән балалы гаиләләр, шулай ук СВОда катнашучылар өчен 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә. Башка инициативалар да зур роль уйный - социаль контрактлар гаиләләрнең матди хәлен яхшыртырга ярдәм итә, гаилә МФЦлары консультацияләр бирү һәм документларны рәсмиләштерү өчен уңайлы киңлекләр тәкъдим итә, ә яшь ярымга кадәрге балаларга товарларны прокатка бирү буенча 27 пункт гаиләләргә беренче чиратта кирәкле булган әйберләрне түләүсез алу мөмкинлеге тудыра. Быел яңа ярдәм чаралары кертелде - балалары тугач студент гаиләләренә бер тапкыр акчалата түләү әнә шундыйлардан, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балалары туган яшь гаиләләргә түләүләр киңәйтелде.

Кадерле дуслар! Шушы барлык инициативаларны да уңышлы тормышка ашыру сезнең профессиональлелеккә һәм битараф булмавыгызга бәйле. Хезмәтегез һәм эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.