Алексей Русских “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә старт бирде

Халыкара балаларны яклау көнендә Ульяновск өлкәсендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды. Регион башлыгы Алексей Русских һәрвакытта да әлеге игелекле традицияне яклап чыкты - яңа уку елы алдыннан 18 меңнән артык балага ярдәм күрсәтеләчәк. Барлык ресурслар - төбәк һәм муниципаль бюджетлар, шулай ук хәйриячеләр үз өлешен кертер дип көтелә.

Букчалар белән бүләк наборларын, класстан тыш уку өчен китапларны, канцелярия товарларын малайлар һәм кызлар ел саен шатланып кабул итәләр. Ульяновскидан Софья белән Тимурга, Тимофей, Матвей белән Евага, Кузоватово районыннан Сережага, Сенгилейдан Аня белән Димитровградтан Сашага рюкзакларны узган елны Губернатор шәхсән үзе тапшырган иде.

“Безнең бурычыбыз - балаларга игътибар күрсәтү һәм яхшы кәеф бүләк итү, яңа уку елына әзерләнергә булышу. Быел без 18 меңнән артык балага ярдәм күрсәтергә җыенабыз, шуларның ике меңе - беренче класска баручылар. Төбәкнең барлык актив кешеләрен, предприятиеләр һәм оешмаларны, төбәк хөкүмәте әгъзаларын, депутатлар корпусын шушы игелекле инициативага кушылырга чакырам. Ә малайлар һәм кызларның җәй көне рәхәтләнеп ял итүләрен һәм уку елы алдыннан көч туплауларын телим”,- диде Алексей Русских.

Акциянең даими партнерлары арасында “Бостон” ширкате, “Шпатров” тегү предприятиесе һәм “ПАРТА” компаниясе бар.

Хәйрия акциясендә катнашу шартлары турында кайнар линия телефоны (8-800-350-46-46) һәм Ульяновск өлкәсенең социаль яклау телефоны (8 (842) 35-90-91) буенча шалтыратып белешергә мөмкин. Акция яңа уку елы башланыр алдыннан, 31 августта тәмамланачак.