Сак булыгыз – хәрәм!

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез хәрәм һәм аны куллануның нәтиҗәләре турында булыр.

Хәрәм - тыелган нәрсә икәнлеген барлык мөселманнар да яхшы белә. Аллаһы Раббыбыз тарафыннан тыелган нәрсә. Ризык, эчемлекләр, эш-гамәлләр, сүзләр һ.б. тыелган булырга мөмкин.

Хәрәм төшенчәсе берничә мәгънәгә ия, шуларның берсе – нәрсәдәндер мәхрүм булу дигәнне аңлата. Ягъни тыелганнан тыелмаучы яки хәрәм кулланучы нәрсәдән булса да мәхрүм ителә. Аның нәрсәләрне югалтуын төгәл аңлау өчен “Мүттәфәкүн аләйһи” хәдисләр җыентыгында китерелгән ике хәдис шәрифкә тукталып үтик.

Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Әгәр Аллаһы Үзенең колын ярата икән, Җабраилгә: “Хаклыкта, Аллаһы фәләнне ярата, син дә аны ярат”,- дип мөрәҗәгать итә. Шуннан соң Җабраил аны ярата башлый һәм күктәгеләргә: “Хаклыкта, Аллаһы фәләнне ярата, сез дә аны яратыгыз”,- дип мөрәҗәгать итә. Һәм күктәгеләр аны ярата башлыйлар һәм җирдә шушы фәләнне яхшы кабул итәләр.

Әгәр Аллаһы Үзенең колын күралмый башлый икән, Ул Җабраилгә: “Хаклыкта, Мин фәләнне рәхмәтемнән мәхрүм итәм, син дә аны күралма”,- дип мөрәҗәгать итә. Шуннан соң Җабраил дә аны күралмый башлый һәм күктәгеләргә: “Хаклыкта, Аллаһы фәләнне рәхмәтеннән мәхрүм итте, сез дә аны күралмагыз”,- дип мөрәҗәгать итә. Һәм күктәгеләр шушы фәләнгә нәфрәт белән карый башлыйлар һәм җирдә дә аны күралмыйлар” (Бохари, 3209, Мөслим, 2637).

Хәзер инде икенче хәдис-шәрифне карап үтик. Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Хаклыкта, Аллаһы, кем Минем Изгеләрем белән дошманлаша, аңа зур куркыныч яный, дип әйткән. Аллаһыга иң күп якынайтучы нәрсә – ул кушканнарны, фарызларны үтәү. Раббыбыз фарызлар белән беррәттән нәфелләрне (фарыз саналмаган гамәлләр) үтәүчене аеруча ярата. Шушы дәрәҗәгә җитүче кешенең ишетүе, күрүе, атлаган адымнары һәм кулларының көче бөтенләй башка төрле була. Әгәр ул Аллаһыдан дога кылып сораса, Раббыбыз аның теләген кабул кылачак, әгәр Аллаһыдан саклавын һәм яклавын сораса, Раббыбыз аны коткарачак”,- дип әйткән (Бохари, 6502).

Шушы ике хәдистән менә шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: без барыбыз да Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә, аның яратуына лаек булырга телибез. Аллаһы Раббыбыз безне яратсын, үз итсен өчен Аның кушканнарын – фарыз гамәлләрне үтәргә кирәк. Әгәр Аллаһы бездән таләп иткән бөтен нәрсәне дә эшләргә тырышсак, Аның яраткан колларына әйләнербез. Һәм безне фәрештәләр дә, җир йөзендәге барча кешеләр дә яратырлар.

Ә хәрәм гамәлләр кылу, тыелганнарның чикләрен узу безне Аллаһының рәхмәтеннән һәм яратуыннан мәхрүм итә.

Кеше беренче, икенче, өченче һәм дүртенче тапкыр, ягъни күп тапкыр хәрәм эш-гамәлләр кыла. Шуннан соң Аллаһы әлеге кешене үзенең шәфкать-мәрхәмәтеннән мәхрүм итә башлый. Раббыбыз аны яратмый башлый. Ягъни ул Аллаһының яратуыннан мәхрүм ителә. Бу бик тә куркыныч нәрсә. Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калудан да куркынычрак нәрсә бармы икән?!

Хәрәм эшләп, фарыз гамәлләрне үтәмичә, намаз укымыйча, ураза тотмыйча, зәкятләрен түләмичә бай булып яшәүчеләр бар, аларның байлыгы, малы арта гына бара, моны ничек аңларга, дип сораучылар очрый.

Моның ике сәбәбе булырга мөмкин. Беренчедән, бу бик тә начар кеше. Әгәр ул ярлы, хәерче булса, башка кешеләргә күп начарлыклар эшләр – аларны талар, кыерсытыр иде. Тирә-юньдәге кешеләрне явызлыклардан саклап калу өчен Аллаһы аңа байлык бирә. Икенчедән, фанилыкта кеше яхшы гамәлләр кыла. Моның өчен Аллаһы аңа бу дөньяда ук әҗер-саваплар бирә. Ә Кыямәт көнендә аны газаплы җәза көтә.

Безгә һәммәбезгә дә шушы хакыйкатьне аңларга кирәк. Аллаһы бу дөньяны һәм ахирәтне бары тик иманлы коллары өчен генә яралтты. Әмма бу дөньяда иманлылар белән бергә динсезләр, атеистлар да үз өлешләрен алалар.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Әйт: “Аллаһның коллары өчен (уртага) чыгарган зиннәтләрен һәм тәмле ризыкларын кем хәрәм итте?” Әйт: “Кыямәт көнендә исә алар бу дөнья тормышында иман китергән кешеләр өчен булачак. Коръәннең хаклыгын Белгән кавемгә аятьләрне дә шул рәвешчә төгәл аңлатабыз” (Әл-Әгъраф, 32).

Ике дөнья бәхетенә ирешү өчен шәригать кануннарын үтәп яшәргә кирәк. Ислам дине – ул бәхет. Без динебез кушканнарны үтәп яшәсәк кенә бәхетле булырбыз.

Мөселман кардәшләребез, әйдәгез, шул сорауга җавап эзләп карыйк әле: динебез кануннарын ничә процентка үтибез соң? Без нибары 20-25 процентка гына дин буенча яшибездер, мөгаен.

Әлеге сүзләрне ишетүе ничек кенә авыр булмасын, бу хакта әйтми калу мөмкин түгел: без шәригать буенча яшәмибез, без бары тик шәригать кушканча яшәргә омтылабыз. Безнең дусларыбыз һәм якыннарыбыз арасында тәмәке тартучылар, аракы эчүчеләр, зина кылучылар күп әле. Без шушы гөнаһларның җәмгыятебезне акрын гына җимерә баруын аңламыйбыз. Бу гөнаһлар безгә кечкенә, сизелми торган гөнаһлар булып тоела.

Имам Шәфигый (р.а.): “Гыйффәтле (целомудренный) булыгыз һәм хатыннарыгыз да гыйффәтле, саф булырлар”,- дип әйткән.

Зина кылу – бик тә зур гөнаһ. Аллаһы Раббыбыз зина кылучыга карата бик каты ачулана, нәфрәтләнә.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Кешеләрнең куллары казанган начар нәрсәләр сәбәпле корыда һәм диңгездә бозыклык барлыкка килде” (Әр-Рум, 41).

Хәрәм шундый нәрсә ки, ул бөтен нәрсәне җимерә. Мораль һәм физик, интеллектуаль яктан җимерә һәм моңардан тулаем җәмгыять җәфа чигә. Дин һәм аны үтәү – ул нур, яктылык, ягъни бәхет. Мөселман кушканнарны ничә процентка үти, шул процент күләмендә бәхетле. Ә хәрәм – ул золымлык, караңгылык, югалту.

Хәрәм кылучы кеше үзен күп нигъмәтләрдән мәхрүм итә. Мәсәлән, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) Кадер кичәсенең төгәл датасы билгеле була. Ул бу хакта кешеләргә хәбәр итәргә чыга һәм ике мөселманның мәчеттә бәхәсләшүен күреп ала. Һәм шул сәбәпле онытып җибәрә. Ягъни башкаларның үзләрен тәртипсез тотуы аркасында гыйлеменнән мәхрүм ителә. Шуңа күрә хәрәм безне һәлакаткә илтә, җәмгыятьне һәм иманлыларны аска тарта, рухи үсешебезне туктата.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хакыйкатьтә, Аллаһы кешеләргә дини бурычларны үтәүне йөкләде, аларны санламаудан сакланыгыз, һәм чикләрне билгеләде, аларны узмагыз, һәм (кайбер) нәрсәләрне тыйды, аларны (шушы тыюларны) бозмагыз, онытуы сәбәпле түгел, ә сезгә карата Үзенең мәрхәмәте белән (кайбер) нәрсәләр турында әйтми калдырды, аларны эзләп маташмагыз”(әд-Дәрәкутни, 4/184, “Сүнән”).

Аллаһы билгеләгән чикләрне узарга ярамый. Әмма кеше шундый ки, ул чикләрне уза, хәрәм эшли.

Раббыбыз Коръәндә болай ди: “Юк! Кеше, һичшиксез, чиктән аша. Чөнки ул үзен Аллаһка һәм иманга мохтаҗ түгел дип саный” (Әл-Галәк, 6-7).

Кеше шулай ук Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте турында оныта.

Коръәндә болай дип әйтелә: “Әмма (кяфер) кеше Раббысының күзәтүе астында булуын һич уйламыйча, Раббысы аны күп мал биреп хөрмәтләгән һәм нигъмәт биргән чакта шөкер итәсе урында масаеп һәм Аллаһның нигъмәтен дөнья малының күплегендә күреп: “Раббым миңа хөрмәт күрсәтте (чөнки мин моңа лаекмын!”- дип әйтә”. “Әмма аны сынап ризыгын тарайткан чакта: “Раббым мине хур итте!”- дип әйтә” (Әл-Фәҗр, 15-16).

Бу дөньяда авырлыклардан соң җиңеллек килә. Аллаһы Тәгалә сынаулар, авырлыклар, кыенлыклар бирә, әмма соңыннан икеләтә җиңеллек бирә.

Әлһәмдүлилләһи шөкер, хәзер һәркайсыбызның байлыгы, малы бар. Безнең зур йортларыбыз, яхшы машиналарыбыз, ризыгыбыз, уңайлыкларыбыз бар. Ә менә аларны тартып барырга көч-куәтебез юк. Көч һәм куәтне без Аллаһыдан һәм Аның Рәсүленнән (с.а.в.с.) алабыз. Әгәр кеше тулысынча шәригать буенча яши икән, аңа бу дөньяда яшәве җиңел. Аллаһыдан читләшкәч һәм дөнья малы өчен генә яши башлагач сынаулар, авырлыклар килә. Җир йөзендә Аллаһыга тәвәккәл кылып, аңа ышанып, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) юлыннан барып яшәве бик тә җиңел һәм рәхәт.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.