Авылыбыз ишаны Хәсәнҗан хәзрәт эзләреннән

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылының Баткак поселогында ишан хәзрәт Хәсәнҗан бабайны дога белән искә алу мәҗлесе узды.

Үзеннән соң якты эз, матур истәлекләр, бай рухи мирас калдырган Хәсәнҗан хәзрәт Гобәйдуллин 1866 елда Татарстанның Нурлат - Октябрь районы Фома авылында ишаннар нәселеннән булган Әхмәт мулла гаиләсендә туа. Хәсәнҗан Әхмәт улы данлыклы Кизләү мәдрәсәсен тәмамлый.  

Кизләү авылы - XX гасыр башының атаклы мәгърифәтчелек үзәге. Әлеге мәдрәсә Казан, Самара һәм башка төбәкләр өчен руханилар әзерләгән. Мәдрәсәне тәмамлаучылар имтиханнар тапшырырга Уфага барган һәм үз эшчәнлекләрен башлап җибәрү өчен мөфтидән указ алган. Кизләү мәдрәсәсенә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан шәкертләр килгән. Күренекле татар галимнәре, язучылар Габдрахим Утыз Имәни (Чирмешән районы Иске Кади авылыннан), Габделҗаббар Кандалый (Иске Кандал авылыннан, хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең Ертуган авылы), Нәҗип Думави (Аксубай районы Яңа Демкә авылыннан), артист, режиссер Габдулла Кариев (Нурлат районы Колбай-Марас авылыннан), мәшһүр имам Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин (Нурлат районы Колбай-Марас авылыннан) нәкъ менә монда укыганнар. Алар агач мәдрәсәдә белем алган, соңрак мәдрәсә янган һәм аның урынына ике катлы кирпеч бина салганнар.

Курманай - Татарстан Республикасы Нурлат районындагы авыл, Олы Чирмешән елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 16 км төньяктарак урнашкан. Бу авыл XVIII гасыр башыннан 1860 елларга кадәр билгеле. Халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Бу чорда аларның төп шөгыльләре -игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, кирпеч ясау, мич салу, урман кисү, балта осталыгы, тәгәрмәчләр ясау һәм тегүчелек һөнәрләре киң таралган була.

XVIII гасырда авылда мәдрәсә ачыла (1911 елда искергән агач бина урынына кирпечтән салына; роман стиле һәм псевдоренессанс элементлары булган эклектик архитектура һәйкәле). Бу уку йорты төбәктә иң зурларның берсе була. Анда күп кенә күренекле мөселман мәдәнияте эшлеклеләре укыган. 1875 елда 40 кеше белем алса, 1911 елда 425 кеше укый (укытучылар саны 1дән 8гә кадәр арта). 1911 елда авылда дүртенче Җәмигъ мәчете (архитектура һәйкәле) төзелә. XX гасыр башында 4 мәчет, мәдрәсә, 5 кечкенә кибет эшли.

Авылда эшләп килүче мәдрәсәләрнең берсе авылның үзәгендә төзелә. Агач бина 1908 елда авылда зур янгын вакытында янып бетә. Авыл халкы янган бина урынына яңа бина төзергә карар кыла. Төзелешне оештыручы һәм җитәкчесе Әхмәт хәзрәтнең улы Хәсәнҗан Гобәйдуллин була, аңа Кизләү авылы муллалары ярдәм итә. Алар иганә акчасы җыю өчен төрле якка таралыша. Акчаны күбесенчә тирә-як авылларның бай кешеләре сәдака итеп бирә. Шуларның берсе - Урта Чаллы авылыннан Ситдыйк бабай. Аның туганы Миңниислам Сәмигулла улы Таһиров: "Урта Чаллы авылында яшәгән бабабыз - Гадилә Ситдыйк бабайның энесе. Ныклы хуҗалыклы, таза хәлле гаилә иде. Мин әле алар яшәгән йортны хәтерлим - алты почмаклы, биек «рус» капкалы, калай түбәле. Әниемнең әтисе - Сөләйман бабай. Сөләйман бабайның балалары - Таһировлар, Вәлиевлар, Вафиннар, Сөләймановлар. Ситдыйк бабай бик кыю, эшчән кеше иде”,- дип сөйләгән. 

Оренбург өлкәсеннән Әхмәт бай акчалата зур взнос белән ярдәм итә. Агачны төзелешкә дәүләт бушлай бүлеп бирә, ә калганын (известь, тәрәзәләр өчен пыяла, кадаклар, түбә ябу өчен калай һәм башка төзелеш материаллары сатып алу) һәм төзүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен иганә акчасын файдаланалар.

1910 елда Ибраһим мулла Гобәйдуллин тырышлыгы белән авылның көнчыгыш өлешендә - Олы Чирмешән елгасы буенда кирпеч заводы төзелә, чөнки Чирмешән елгасы буеннан чыгарылган ком кирпеч җитештерү өчен бик тә яраклы була. Завод урынында әле дә шул еллардан калган тирән чокырларны күрергә була.

Авыл муллалары Ибраһим хәзрәт белән Хәсәнҗан хәзрәт руханилар әзерләү өчен кирпечтән ике катлы мәдрәсә төзергә рөхсәт ала. Төзелеш 1910 елның җәендә башлана. Мәдрәсә бинасы өчен кирпечне җирле кирпеч заводында ясыйлар. Төзүчеләр арасында Ульяновск өлкәсенең Иске Кандал - Ертуган авылыннан да дүрт эшче була. 100 кирпеч ясаган өчен аларга 1 тиен хезмәт хакы түләнелә. Кирпечне яндырганнан соң авыл халкы үгезләр җигелгән озын арбаларда төзелеш урынына ташыган, кешеләр бушлай эшләгән. Һәр көнне төзелеш эшләренә йөзләгән кеше җәлеп ителә. Нигез ташын Шөгер тирәсеннән ташыйлар, известьны - Идел елгасы ярларыннан. Бу эштә шулай ук Теплый Стан авылы һәм Самара өлкәсенең башка авыллары крестьяннары да катнаша. Известь эремәсенә, аны тотрыклырак итү өчен, тавык йомыркасы кушканнар. Мәдрәсә өчен мичләрне Чистай шәһәре (татарлар) миччеләре салган. Архитектор белән төзүчеләрне дә аннан чакыртканнар. Мәдрәсә көнчыгыш стилендә ике катлы мәһабәт бина рәвешендә төзелә.

1913 елда бинаны төзү эшләре тәмамлана, ә көз көне уку йорты беренче шәкертләр өчен үз ишекләрен ача. Мәдрәсәнең җитәкчесе - Хәсәнҗан хәзрәт Гобәйдуллин. Ул дини уку йортлары инспекторы (ахун) итеп тә билгеләнә.

Революциядән соң, 1918 елда Кизләү мәдрәсәсе ябыла. Дингә каршы көчле көрәш барган елларда Хәсәнҗан хәзрәтне өеннән куып чыгаралар. Ул биш ел Таҗикстанның Термез шәһәрендә яшәп, туган якларына кире әйләнеп кайта. Башта Самара шәһәрендә көн күрә, аннары Мәләкәстә тора. 1934 елда Гаяз бабай Батдалов ишан хәзрәтне Мәләкәс базарында очратып, авыру хәлендә Баткак авылына алып кайта. Хәзрәтне авыл мәхәлләсенең җитәкчесе итеп куялар. Авыру булуы сәбәпле ул мәчеткә йөри алмый. Егерме биш ел буе урын өстендә ятып, 1951 елның 30 апрелендә вафат була. Ишан хәзрәтне җирләргә Казан, Самара шәһәрләреннән шәкертләре, тирә-юнь авыллардан муллалар килә.

Быел Өчкаен халкы ишан Хәсәнҗан хәзрәтне олы хөрмәт белән искә алды. Вафатына 75 ел булу уңаеннан авылыбызда зур чара узды. Аның исеменнән корбан чалдык. Авыл зиратында Коръәни-Кәримнең “Ясин” һәм “Мөлек” сүрәләрен укып, ишан хәзрәт рухына багышладылар. Кизләүдән, Самарадан һәм Казаннан, тирә-як авыллардан килгән кунаклар, авылдашларыбыз  Хәсәнҗан хәзрәт турында бик күп мәгълүматлар алды. Корбан итеннән әзерләнгән пылауны авыз иттеләр. Өйлә намазына хәтле Наилә апа Ганиева йортындагы мәҗлестә кырыктан артык ир-ат кунак булып, Өчкаен мәчетендә намаз укыдылар. Өйләдән соң хатын-кызлар өчен мәҗлес оештырылды. Әлеге күркәм чараны уздыручыларга Аллаһының рәхмәте булсын.
Без исән чакта гына игелекле гамәлләр кыла hәм иманыбызны ныгыта алабыз бит. Үлгәннән соң кеше инде яхшылык эшли яки гөнаh кыла алмый. Әмма аны хәтерләүчеләр hәм рухына багышлап дога кылучылар аның язмышына йогынты ясарга мөмкин. Үлгән кешенең бакыйлыктагы язмышын үзгәртүнең иң яхшы ысулы - ул дога.

Әнисә НЕТФУЛЛИНА,

Өчкаен авылы китапханәчесе.