“Солтан” мәчетендә корбан мәҗлесе

Тимерьюл районының “Солтан” мәчете ашханәсендә корбан мәҗлесе узды. Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, җирле татар автономиясе рәисе Рамил Абитов һәм аның гаиләсе, туганнары тырышлыгы белән оештырылган дини чарада мәхәллә халкы, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм СВО геройларының якыннары – барлыгы йөздән артык кеше катнашты.
Киндяковка мөселманнарын берләштереп торучы “Солтан” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Череков мәҗлесне Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Ул ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, ир-егетләребезнең сугыш кырыннан җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырды. Кеше каны түгелмәсен, хайваннар каны гына аксын өчен, Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешүне өмет итеп, быел да күп итеп корбаннар чалдык, диде хәзрәт. Ә мәхәлләнең аксакалы Рәфик ага Алиакберов “Тәбарәк” сүрәсен укып, барча әрвахларның да рухларына багышлады. СВО кырларында башларын салган мөселман кардәшләребезгә шәһитлек дәрәҗәсе насыйп әйләсен, дип белдерде аксакал. Аннары өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко милләттәшләребезне сәламләп, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Киндяковка татарлары лидеры Рамил Абитовка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бергә һәм бердәм булыйк, таркаулык белән дошманны сөендермик, җиңү көнен бергәләп якынайтыйк, диде ул, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп. Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский да актив гражданлык позициясе күрсәтүче Рамил Абитовка рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Мөселманнар СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда катнашалар, төрле патриотик акцияләр оештыралар, мәчетләрдә догалар кылып илебезгә иминлек насыйп итүен сорыйлар, дип ассызыклады Губернатор администрациясе вәкиле. Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алмаз Иматдинов “Солтан” мәчете имамы Фәрид хәзрәт белән җирле татар автономиясе рәисе Рамил Абитовның халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләүләренә соклануын белдерде. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин район автономиясе җитәкчесе Рамил Абитовның милли һәм дини эшләрне бергә үреп алып баруы хакында сөйләде. Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, Сабантуй бәйрәме, ифтар һәм корбан ашлары уздырырга да тынгысыз йөрәкле Рамил Заһит улының көче җитә, диде мохтарият рәисе. “Защитники Отечества” дәүләт фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Олег Шигирданов исә СВО ветераннарын һәм аларның гаиләләрен борчыган барлык мәсьәләләр буенча да шушы фондка, өлкә районнарындагы социаль координаторларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ә СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Ильяс Насибуллов фронтка гуманитар ярдәм җыеп җибәргән өчен милләттәшләребезгә йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләрен әйтте. Без тылдан килгән һәр нәрсәгә – кулдан кискән токмач белән татлы чәкчәккә, балалар кулы белән язылган җылы эчтәлекле хатларга әйтеп бетергесез шатланабыз, һәрвакыттагыча, җиңү безнеке булачак, диде махсус хәрби операция герое. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов чалган корбаннарның кабул булуын, мәҗлесне оештыручыларга әҗер-саваплар насыйп итүен һәм сугыш афәтләренә чик куелуын теләделәр. Ә Рамил Абитов чараның игелекле спонсорларына олы рәхмәтләрен юллады.
Мәҗлес кунаклары Фәрид хәзрәт җитәкчелегендә Аллаһы Раббыбызны олуглап тәкбир әйткәннән соң шифалы һәм сихәтле корбан шулпасы белән сыйландылар.
И.ХАСИБОВ.