“Дәү әнием догалары гомерем буе озата бара”

Танылган милләттәшебез - “Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы, “Өмет” газетасының якын дусты Асия хаҗия Мөлековага 28 июньдә 85 яшь тулган булыр иде. Кызганычка, ул үзенең юбилеен каршылый алмады, үткән елның 31 декабрендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Асия апа яшәештән ямь табып, дини һәм дөньяви тормышны бергә үреп алып барды. Вакытның кадерен белеп, һәр туар таңга, юбилейлы туган көннәренә шатланып, шөкрана кылып гомер итә белде.

Узган елның җәендә үк Асия апа белән юбилее алдыннан, һәрвакыттагыча, “Сланцевый рудник”тагы дачаларында күрешеп, “Өмет”кә саллы гына мәкалә әзерләү хакында килешеп куйган идек. Әмма тормыш дигәннәре без уйлаганча гына бармый шул, тәкъдирләребез туганда ук язылып куелган.

Асия апага биргән вәгъдәмне үтәмичә булдыра алмыйм. Биш ел элек Асия хаҗия Мөлекованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан газетада басылган язманы кабат укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Әлеге сүзләр остазыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде.

Игелекле бала булып туа ул

1941 елның 22 июнендә – сугыш башланган көнне Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында гомер кичерүче Галәветдин абый белән Маһинур апаның беренче балалары дөньяга килә. Шатлыклы бала авазын ил өстенә төшкән хәсрәт күмеп китә. Туган җан яшәргә тиеш бит. Авыл Советына барып, 28 июньдә Асия Тәүфикова туды, дип документ алалар.

...Фронттан яраланып кайткан әтиләре колхоз эшенә чума. Гаиләдә иң күп эш, билгеле инде, олы бала җилкәсенә төшә. Үзеннән кечкенә эне-сеңелләрен карау, өй эшләренә җитешүдән тыш, яшүсмер кызга үтә дә җаваплы вазыйфа йөклиләр. Асия апа урын өстендә ятучы Газзәбану әбисен җиде ел карый. Ул дәү әнисен, бер дә авырсынмыйча, бөтен күңелен биреп тәрбияли. Тормышның бик күп михнәтләрен күргән, нинди генә авыр заманда да биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган Ак әби кытыршы куллары белән оныгының аркасыннан сөя-сөя Аллаһы Тәгаләдән бәхетле озын гомер сорый. Иманлы бала булып, игелекле гамәлләр кылып яшә, ди ул. Әлеге догалар кабул булып, аны гомер буе озата бара да инде.

Чабаталы авыл кызы белемгә омтыла

Әбисен җирләгәч, авылның җидееллык мәктәбен тәмамлаган кызга әтисе Кукмарага укырга барырга ризалык бирә. Бер тапкыр да авыл капкасыннан чыкмаган Асия, ярты ипи салган биштәрен аркасына асып, юлга кузгала. Район үзәгендә аны колач җәеп көтеп тормыйлар. Әмма укырга теләге көчле булган тәвәккәл кыз, барлык киртәләрне дә узып, интернат-мәктәпкә урнаша. Ул ачлыкны да, юклыкны да, русча белмәүне дә җиңә һәм мәктәпне уңышлы тәмамлап, башкалага юл тота. Аның укуын бик тә дәвам итәсе килә инде. Документларын бер мәртәбә дә ишеткәне булмаган Казан кооператив техникумына тапшырып, товаровед белгечлеге ала. Техникум бусагасын атлап керүгә үк язмыш аны тәүге сөйгән яры – Мөстәкыйм абый белән очраштыра.  

Йөртә безне язмышлар

Техникумга аны язмышы һәм әбисенең догалары җитәкләп китергәндер, мөгаен. 1 сентябрьдә беренче булып килгән кыз аудиториягә керүче студентларны күзәтеп утыра. Минем янәшәмә кем утырыр икән, дип көтә ул. Ишектән килеп кергән һәр укучы үзенә урын табып утыра бара. Менә уртача буйлы, бүтәннәрдән олырак йөзле чандыр егет килеп керә дә, бүлмәгә күз йөртеп чыккач, Асия апа янына утыра. Мишәр егетен, мөгаен, мәхәббәт җепләре тартып китергәндер. Шулай итеп, алар дуслашып китәләр. Соңрак дуслык хисләре мәхәббәт булып чәчәк ата. Шахта тузанын йотып чыныккан егет Кукмара кызын төрле яктан сынап карый һәм гүзәл затның эчкерсез, саф күңелле булуын, сүзендә, вәгъдәсендә торуын өлге итеп ала. Мондый кәләш белән язмыш сукмагыннан бергә атлап барырга мөмкин булуын аңлый ул.

Олы тормыш юлы башлана

Кулына яңа гына диплом алган яшь белгечне Буа райпосына инструктор итеп эшкә җибәрәләр. Соңрак, чибәр кызны югалтудан куркып, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы егете Мөстәкыйм абый да бирегә килеп урнаша. Ике яшь йөрәк шунда никахлашып, гаилә булып яши башлыйлар.

Мөстәкыйм абыйның олы яшьтәге әтисе белән әнисе дә дус-тату гаиләдә сыену урыны табалар.

“Каенатам белән каенанам акыллы, сабыр кешеләр иде. Аларның үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен әле һаман еш искә алам. Икесе дә үз кулларымда, рәхмәт догалары укый-укый, җан бирделәр. Газизләребезне зурлап соңгы юлга озаттык”,- дип күңел хатирәләрен яңарта Асия хаҗия.

Мөстәкыйм абый белән Асия апа икесе дә алдынгы хезмәткәрләр сыйфатында таныла. Тормышлары бар яктан да җитеш кебек. Әмма Асия апа һаман белемгә омтыла – Мәскәү совет сәүдәсе институтын читтән торып кызыл дипломга тәмамлый. Шушы шатлыклы вакыйганы гына көткәндәй, 1962 елда Мөлековларның олы уллары Илдус дөньяга аваз сала. Аннары гаиләне түгәрәкләндереп, әти-әнисен сөендереп төпчекләре Илгиз туа.

Данлыклы Сембер, сиңа ашкына күңел!

Сембер төбәгенең чәчәк аткан чоры. Татарстанның тирә-күрше районнарыннан яшьләр Ульяновск шәһәренә агылалар. 1967 елда Мөлековлар гаиләсе дә зур өмет-хыяллар белән бирегә күченеп килә һәм җиң сызганып эшкә керешә.

...1987 елның апрелендә кооперативлар оештыру турында Хөкүмәт карары дөнья күрә. Һәрвакыт алдынгылар сафында атлаучы, тырыш, тәвәккәл Асия апа да Ульяновск шәһәренең нәкъ үзәгендә кооператив кафе ачып җибәрә. Үзе кебек үк булдыклы кешеләрдән коллектив туплый, акрын гына тормыш иптәшен дә үз янына тарта.

“Кафебызның исеме генә “Русь” иде. Ул тиз арада милләттәшләребезнең очрашу, күрешү урынына әйләнде”,- ди Асия апа.

Сиксәненче еллар ахырында Асия апа кебек тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәрләр тырышлыгы белән беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыяте оеша, “Чишмә” телевизион тапшырулары, “Өмет” газетасы чыга башлый. “Русь” – “Ашханә” кафесында татар яшьләренең танышу кичәләре уза. Озак та үтми, кыңгыраулы ат арбасына утырган яшь татар гаиләсе ЗАГСка юл тота. Саный китсәң, милләт хакына башкарган эшләр бик күп...

Кыска гына вакыт эчендә тернәкләнеп киткән кафе хәйриячелек эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә. Асия апа әбисенең, һәрвакыт игелек кылып яшә, балам, дигән сүзләрен һич онытмый. Чардаклы балалар йортын алар шефлыкка алалар һәм егерме ел буе игелекле гамәлләре белән назга сусаган ятим сабыйларга бәхетле мизгелләр бүләк итәләр.

Яшәү белән үлем арасында

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң – очып барган самолетны да уктай җиргә төшерә ала, йөгереп йөргән ханымны да үлем түшәгенә яткыра. Асиянең яшәргә санаулы көннәре генә калган, дигән хәбәр туган-тумачаларына, таныш-белешләренә яшен тизлегендә тарала. Хастаханә палатасы бәхилләшергә килүчеләр белән тула. Армия сафларында хезмәт итүче уллары Илдусны да, әнисен күреп калырга, дип кайтаралар. Әмма Асия апаның күңеле моңа һич тә ышанмый. Ул яшәргә, дәү әнисе теләгәнчә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, игелекле гамәлләр кылып гомер итәргә тиеш! Дәү әнисенең догалары янә ярдәмгә килә. Асия апа савыгып аякка баса.

Шәкерт тә, мөгаллимә дә

Чирек гасыр буе укыган ханымның дини белеме булмый шул. Барлык киртәләрне дә җиңеп чыгарга өйрәнгән Асия апа Вырыпаевка бистәсе мәчетенә йөреп Флера абыстайдан дини сабак ала. 2003 елда аңа изге җирләргә хаҗ сәфәренә барырга насыйп итә. Ә 2007 елда Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, үзе дә шәкертләргә дини гыйлем бирә башлый.

Асия Галәветдин кызының Ульяновскиның Халыклар дуслыгы йорты карамагында “Дин дәресләре мәктәбе” ачып җибәрүенә күптән түгел унбиш ел булды. Бүген Үзәк Җәмигъ мәчете канаты астында эшләп килүче әлеге мәктәпне 349 шәкерт тәмамлаган инде. Таләпчән мөгаллимәдә белем алырга теләүчеләр саны бер дә кимеми. Үзем дә Асия апа дәресләренә йөрүче буларак шуны әйтә алам – аңа бу сәләт Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгәндер. Шулайдыр шул... Без – әлифне таяктан аера белмәгән шәкертләр, хәтта үзебез дә сизми калдык, Коръәни-Кәримне кулыбызга алып укый да башладык.

Гаилә – төп таянычы

Асия апа мишәр егетен гомерлек яр итеп сайлавына бер тапкыр да үкенми. Сер түгел, сабыр холыклы, төпле фикерле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер гомер юлдашы булганда гына хатын-кыз алдынгылар сафында атлый, югары дәрәҗәләргә ирешә ала. Мөлековлар гаиләсендә һәр эшне, һәр гамәлне аңлашып, киңәшләшеп башкаралар. Ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер дүрт оныклары белән кечкенә оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр алар.

Әле һаман сафта

Билгеле, Асия апа алдынгылыкны беркемгә дә бирми. Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсен булдыра һәм тугыз ел дәвамында аңа уңышлы гына җитәкчелек итә. Биш ел элек бу эшне яшьләргә тапшырып, өлкә мөселман хатын-кызлар союзын әйдәп барырга алына һәм җиң сызганып эшли башлый. Бүген яшь парларга үгет-нәсыйхәт бирсә, иртәгә усал каенаналар белән әңгәмәләр корырга исәбе. Үзенең ярдәмчеләре белән картлар йортында, детдомда еш була, очрашу кичәләре оештыра, сәяхәткә чыга.

Һаман саен милләт, дин өчен йөгереп, гомер узганы сизелмәгән дә. Кай арада 80 яшь килеп җиткән соң?! Бер дә борчылмагыз, Асия апа! Гомерегез заяга үтмәгән. Киләчәктә матур, бәхетле картлык көннәре насыйп булсын.

Рузия ХӘЛИМОВА.

“Өмет” газетасы, 2021 елның 25 июне.