БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ ОЕШУГА – 34 ЕЛ

Бүген без татар халкының яңа тарихындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсен – Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 34 ел тулуны билгеләп үтәбез.
1992 елның 19 июнендә, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә, Бөтендөнья татар конгрессының беренче съезды үз эшен башлап җибәрде. Нәкъ менә шул көн бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарларны берләштерүче оешманың туган көне булып тарихка кереп калды.
XX гасыр ахырында милләтебезнең киләчәге, туган телебезне, мәдәниятебезне һәм милли үзенчәлегебезне саклау мәсьәләләре аеруча әһәмиятле булган чорда барлыкка килгән Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының бердәмлеген ныгытуда, тарихи хәтерне саклауда һәм милли үсешкә юл ачу эшендә гаять зур роль башкарды. Конгресс кыска вакыт эчендә бөтен татар дөньясын берләштерүче абруйлы һәм нәтиҗәле иҗтимагый институтка әверелде. Төрле елларда әлеге оешманы җитәкләгән Индус Таһиров, Ринат Закиров кебек милли рухлы юлбашчыларыбыз эшчәнлеген бүгенге көндә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев дәвам итә.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясенең 70 төбәгендә һәм дөньяның 43 чит илендә эшләүче 460 татар иҗтимагый оешмасын берләштерә. Әлеге саннар милләтебезнең көчле булуын, татар халкының тарихи Ватаны белән элемтәләрен сакларга омтылуын күрсәтә. Конгрессның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә төрле илләрдә һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында мәдәни, гуманитар һәм эшлекле багланышлар ныгытыла, милли үзаң үсә, татар теленә һәм мәдәниятенә карата кызыксыну арта.
Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы белән Татарстаннан читтә Федераль Сабантуй, Бөтенроссия авыл Сабан туе оештырыла башлады. Шуның нәтиҗәсендә милли бәйрәмебезгә игътибар тагын да артты, әлеге бәйрәм татар халкының күңел көзгесенә, милләтебезнең визит карточкасына әверелде.
Конгресс эшчәнлегенең алтын фондына кергән проектлар арасында Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында үткәрелә торган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы, “Бөтенроссия татар дин әһелләре” форумы, Бөтенроссия “Туган тел” форумы аерым урын алып тора. Бу чаралар милләтебезнең икътисади куәтен арттыруга, рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуга, туган телне һәм мәдәниятне саклауга, төбәкләр һәм илләр арасындагы хезмәттәшлекне җәелдерүгә хезмәт итә.
Узган 34 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының мәнфәгатьләрен яклау, милли мәгарифне үстерү, мәдәни мирасны саклау, тарихи хәтерне яңарту һәм яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә гаять зур эш башкарды. Милли хәрәкәт ветераннарының, җәмәгать эшлеклеләренең, галимнәрнең, укытучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең һәм меңләгән активистның уртак хезмәте нәтиҗәсендә Конгресс бүген бөтен татар дөньясының танылган һәм абруйлы үзәгенә әверелде.
Бу күркәм бәйрәм көнендә Бөтендөнья татар конгрессының урыннардагы барлык җитәкчеләренә, ветераннарына, хезмәткәрләренә, иҗтимагый оешмалар активистларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә татар халкының бердәмлеге ныгый, милли кыйммәтләребез саклана һәм киләчәк буыннарга тапшырыла.
Бөтендөнья татар конгрессының 34 еллыгы мөбарәк булсын! Бәйрәм белән!