Өчкаеннан - сугыш кырына

Яңа Малыклы район хакимияте СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен Өчкаен авылы халкына рәхмәт белдерә.

Өчкаен авылы халкы, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашып, янә үзләренең бердәм булуын һәм илебез язмышына битараф түгеллеген күрсәтте.

Туган илебезне, газиз Ватаныбызны дошманнан саклаучыларга ярдәм иткән, алар турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен рәхмәт сезгә, өчкаенлылар! Сез Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш кертәсез, башкаларга үрнәк булып торасыз!