Иҗтимагый палатаның яңа составы

Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасының яңа составы расланды.

Яңа составка өлкә Законнар чыгару Җыелышы карары нигезендә керүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар. Менә алар: Ульяновск өлкәсенең Нотариаль палатасы җитәкчесе Венеря Ахат кызы Браташова, “Консалтинг һәм Идарә итү институты” өстәмә һөнәри белем бирү автономияле коммерциясез оешмасы вәкиле Гөлнара Әсфан кызы Рахматулина, “Россия архитекторлар союзы” Гомумроссия иҗади һөнәри иҗтимагый оешмасының Ульяновск өлкә иҗтимагый оешмасы вәкиле Алсу Мөбракша кызы Садретдинова һәм Ульяновск өлкәсе торак-коммуналь комплексының идарә оешмалары ассоциациясе вәкиле Руслан Ирфат улы Хайров. Яңа составка шулай ук Кузоватово районыннан Регина Миңнерәфик кызы Низамутдинова белән “Боевое братство” локаль сугышлар һәм сугыш конфликтлары ветераннары Гомумроссия хәрәкәтенең Димитровград җирле бүлекчәсе вәкиле Марат Радик улы Юсупов кергән.