Димитровград автономиясендә яңа рәис

Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең чираттан тыш конференциясе узды. Анда оешманың яңа рәисен сайлау мәсьәләсе каралды.

Җыелышта катнашучылар Марат Вәлиевны автономия рәисе вазыйфаларыннан азат иттеләр. Шәһәр татар автономиясенең яңа рәисе итеп бертавыштан Азат Мидаров сайланды. Ул берүк вакытта Мәләкәс районы татар автономиясе рәисе вазыйфаларын да башкарачак. Азат Рәшит улы Мәләкәс районы башлыгы, районның депутатлар Советы рәисе булып эшли.