Ватан герое

Ульяновск шәһәре башлыгының СВОга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Зяббаров “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүендә, ягъни праймеризда катнаша. СВО зонасында батырлык үрнәге күрсәткән татар егетен яклап чыгарга онытмагыз!

Руслан Фаяз улы Зяббаров 1988 елның 22 сентябрендә Татарстанның Тәтеш районы Бидәнге авылында гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Бала вакыттан ук хезмәт белән чыныгып, җаваплылык хисенә ия булырга һәм үзара ярдәмләшү кирәклеген аңлап үсә. 2022 елдан сугышчан бурычын намус белән үтәп, махсус хәрби операциядә катнаша. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең взвод командиры вазыйфаларын башкара. Сугыш кырында батырлык һәм тәвәккәллек үрнәге күрсәтүе өчен дәүләт бүләгенә - “За отвагу” медаленә һәм Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатына лаек була.

Ватан герое һәрдаим белемгә омтыла: РФ Президенты карамагындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә “Современное публичное управление” программасы буенча квалификациясен күтәргән.

Руслан Зяббаров сугышчан бурычларын үтәүдән бушаган арада волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә: СВО зонасындагы сугышчан иптәшләренә ярдәм күрсәтә, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә булыша. Шулай ук балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү чараларында да актив катнаша.