Бергә җыелып күпер салганнар

Яңа Малыклы районы Әбдери авылы ТОСы волонтерлары, авыл халкы һәм якташлары бергә җыелып елга аркылы агач күпер салганнар.

Яңа гына сафка бастырылган күпер авыл халкының тормыш-көнкүрешен җиңеләйтә һәм күпкә уңайлы итә - елга аша чыккан терлек артыннан барырга һәм, әлбәттә инде, гөмбәгә йөрергә җайлы хәзер.

Әбдери ТОСы күпер төзү эшләрендә катнашучыларга рәхмәт белдерә. Уртак максат авыл халкын берләштерде һәм һәркайсы күп көч, тырышлык куйды, ди ТОС җитәкчелеге.

Агач материаллары белән тәэмин иткән өчен Әбдери мәчетенә аерым рәхмәт. Авыл мәчетләре ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер - СВО сугышчыларына гуманитар йөк җыеп озатуда катнашалар, янгыннан зыян күрүчеләргә, авыр тормыш ситуациясенә эләгүчеләргә булышалар.