Әхмәтле авылының Ак әбисе

Авылыбызның Ак әбисе Сания Якуб кызы Шаркаева үзеннән соң якты эз, күңелләрдә матур истәлекләр калдырды.
Безнең Әхмәтле авылы табигатьнең бик тә гүзәл, матур почмагында урнашкан. Ә инде авылыбызның Боровая (Новый план) урамы табигатьнең үзенә бер хикмәте. Бу урамда гомер бакыеннан авыл уртасында очрамаган җимеш агачлары әле дә үсә, биредә тугыз-ун балалы гаиләләр күп яшәгән, динебезне нык хөрмәт итүче әби-бабайларыбыз торган. Күп балалы Зөбәрҗәт әби гаиләсе - шуларның берсе. Аңардан дөньяга килгән балаларның берсе – Маһруй исемле кыз. Тагын бер хикмәт - бу урам егет-кызлары үзара сөешеп, яратышып парлашкан, гаиләләр корып җибәргән. Сылу, чибәр кызлар еш кына күрше егетләренә кияүгә чыккан. Зөбәрҗәт әбекәйнең дә Маһруй исемле кызы бик тә дини, әхлаклы, иманлы Дулкиннар гаиләсенә килен булып төшеп, Якуб Зәйнетдин улы Дулкин белән бергә яши башлый. Бәхетле ояда өч бала - ике кыз белән бер ир бала дөньяга килә. Бүгенге язмам герое - Ак әбиебез Сания Якуб кызы Шаркаева шул гаиләдә икенче бала булып табигатьнең иң матур чагында, ямьле яз көнендә - 1938 елның 12 апрелендә туа.
Авылыбызның бик тә хөрмәтле кешесе - Ак әбиебез 88 яшен тутырып, быелның Корбан гаете көнендә иртә белән мәчеттән гает намазыннан чыгучы дин кардәшләрен баштан-аяк ап-ак төстәге киемнәрен киеп, “Бисмилләһир рахмәнир рахим” дип зикер әйтеп каршы алган, аннары догаларын багышлап, хәер-фатихасын биреп озатып калган. Бәйрәм көнне балалары һәм оныклары, кунаклар белән бергә аш өстәле артында чәйләгәч, әбиебез хәлсезләнеп киткән. Хәле авыр булса да, үз теле белән “Тәбарәк” – “Мөлк” сүрәсен укып, иртә таңда «Лә иләһа иллә-Ллаһу” кәлимәсен әйтеп, фани дөньядан бакыйлыкка күчкән. Әнисе Маһруй әби дә күп еллар элек иртәнге намазын башкарганда намазлык өстендә җан биргән иде.
Сания әбиебезнең бакыйлыкка күчүе авылыбыз өчен әйтеп бетергесез зур югалту булды. Беркем дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Ак әбиебезнең рухы шат, җаны Фирдәвес бакчалары җәннәтендә, урыны оҗмахта булсын!
Ак әбиебезнең кыскача тормыш hәм гомер юлы белән таныштырып үтәргә ният кылдым. Аның бала вакыты Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әтисе сугышта һәлак була. Атасыз үсүе, әлбәттә, җиңел булмый. Буй җиткәч, авыл егете Рәшит Хәйретдин улы Шаркаев белән кушылып, озак еллар бергә яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл җирендә үз хуҗалыгын, йорт тулы мал-туарын карап һәм шулай ук күмәк хуҗалыкта эшләп, дөньяны, тормышны алып баралар. Өй хуҗасы Рәшит Хәйретдин улы озак еллар алдынгы тракторист һәм комбайнер булып хезмәт итте. ”Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды. Ә Сания әбиебез авыл хатыннары белән бергә колхоз бакчасында яшелчәләр үстерде, бозаулар караучы хезмәтен дә күп еллар тырышып башкарды. Ә өйдә дүрт бала, йорт тулы терлек көтә, кыскасы, бөтен мәшәкать аның өстендә. Армый-талмый эшләп, диненә, иманына тугрылык саклый, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанып яши, Коръәнне гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнеп, биш вакыт намазын калдырмый. Тормыш без теләгәнчә җайлы гына бармый шул. Сания әбиебезнең дә язмыш юлы сикәлтәле була. Әмма ул сабыр итеп, күркәм түземлек күрсәтеп, тормыштан канәгать булып, шөкрана кылып яшәде. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән көчле рухлы, нык ихтыярлы иде ул. Ак әбиебез бик тә бай кеше иде. Нинди байлыгы бар иде соң аның? Ул зур хәрмәткә лаек булып яшәде hәм дин кардәшләре аны олылап соңгы юлга да озаттылар.
Әбиебез белән бергә Коръән мәҗлесендә катнашу безләр өчен бик зур дәрәҗә иде. Чөнки аның сүрәләр укуын тыңлап җаныбызга дәрт һәм дәрман, тәнебезгә шифа һәм сихәт алып кайта идек. Шундый матур ихлас, тыйнак укуына сокланып туймадык. Мәүлид һәм Рамазан айларында мөнәҗәтләрне бик тә матур борынгы көйләр белән әйтә иде. Әлеге сүзләрем мәрхүмәгә дога булып барсын.
Олы яшьтә булуына карамастан, әбиебезнең хәтере бик тә әйбәт иде. Өенә ерактан килгән кешене дә исемен әйтеп каршы алды ул. Догаларын мәрхүмнәрнең рухына исемнәре белән багышлап, үзләренә тынычлык, иминлек һәм исәнлек-саулык теләп озатып кала иде.
Әбиебезнең тагын да зуррак байлыгы - изгелекле, игелекле балалары, кияүләре, киленнәре. Өч ир баласы - Рөстәм, Айсә, Рәкиб, кыз баласы Зәйтүнә, киленнәре Адилә (мәрхүмәнең рухы шат булсын), Әлфия, Мәрьям, кияве Рәфик – динебез кушканча яшәүче, иманлы кешеләр. Барчасы да күп еллар дәвамында корбан чалып, догалар кылып, намаз укып гомер итәләр. Иманлы балалары - әбиебезнең дәвамнары. Үзеннән соң ныклы кальга – крепость төзеп калдырды ул. Барыбызга да үрнәк күрсәтте. Якты гүрендә иман, Ислам һәм Коръән нурына төренеп ятсын.
Әбиебезнең гүзәл буй-сынлы, югары уку йортларын тәмамлап, матур гаиләләр корып, балалар үстереп, төрле шәһәрләрдә яшәүче 7 оныгы турында да язмыйча булдыра алмыйм. Алар берсеннән-берсе чибәр, тырыш һәм тәртипле. Менә алар – әбиебезнең нәсел дәвамчылары: Алисә, Ренат, Гөлниса, Азат, Радик, Лилия һәм Рамил. Әбиләренә хөрмәт, игелек, изгелек күрсәтеп, аны яратып яшәделәр. Раббыбыз үзләренә саулыклы гомер насыйп итсен. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Ак әбиебезнең тәрбиясе hәм тәртибе иманлы балаларында, оныкларында hәм оныкчыкларында күренә, алар һәрчак бергә һәм бердәм.
Язмамны патриот шагыйребез Муса Җәлилнең “Имән” дип исемләнгән шигыре белән тәмамлыйсым килә. Мин аны күп еллар элек ятлаган идем.
“Рәхмәт сиңа, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып”.
Мәрьям КӘРИМОВА,
Әхмәтле авылы.