Әти булу җиңел, ә чын әти булу – шактый кыен!

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебездә ата-аналарның балаларына тәрбия бирүгә бәйле бурычларын аңлатып үтәрбез.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Мал һәм ир балалар – дөнья тормышының (вакытлы һәм бик тиз үтә торган) бизәге” (әл-Кәһф, 46).

Балаларыбыз – безнең бизәкләребез. Без көзгедә чагылыш тапкан кебек,  балаларыбызда да чагылыш табарга тиешбез. Балалар – безгә Аллаһы тарафыннан кадерләп саклау өчен бирелгән әманәт. Алар – фани дөньяның матди байлыклары арасында иң кыйммәтлесе. Хәтта 100 миллион сум яки аннан да күбрәк акча тәкъдим итсәләр дә, бер генә ана да, безнең беребез дә баласын алмаштырырга ризалашмас. Сабый – Аллаһы безгә биргән иң кыйммәтле, иң затлы, иң кадерле һәм бәһасез бүләк.

Ата-аналарга балаларын дөрес итеп тәрбияләп үстерү бурычы йөкләнгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Һичбер ата кеше үзенең баласына яхшы әдәптән тагын да зуррак бүләк бирә алмый”,- дип әйтә (Тирмизи).

Ата-аналар өч төрле була: 1. Янгын сүндерүчеләр, ягъни пожарниклар. 2. Дрессировщиклар, ягъни өйрәтүчеләр. 3. Илһамландыручы - позитив караштагы әти-әниләр.

  1. Пожарниклар, ягъни янгын сүндерүче ата-аналар үзләренең балаларына бары тик ниндидер проблема килеп чыккач кына игътибар итә. Мәсәлән, баласының теше сызлый башласа, әти кеше аны поликлиникага илтеп куя һәм алып кайта да, үз эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Һәм һәрвакыт менә шулай. Ата кеше баласы белән нәрсә дә булса килеп чыгуын көтә һәм шул очракта гына аңа игътибар итә. Ә башка вакытта бала көннәр буе телевизор карый, планшет, телефон тотып утыра. Сабыйга тәрбия бирү, аны үстерү өстендә эшләү кирәклеге турында уйлап караучы да юк.

Шундый ата-аналарның балалары үсеп җитеп, алар өчен кирәксез, авыр йөккә әйләнә. Бу балаларда бернинди максат, тормыш арбасына җигелеп тарту теләге булмый. Гадәттә, мондый балалар барлыкта-муллыкта, байлыкта яшәүче гаиләләрдә үсә. Ата-аналары гел эштә, аларның балага игътибар бирергә бөтенләй вакыты юк. Һәм сабый ни тели, шуны эшли. Үсеп җиткәч, ул тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәгән, максатлар куймаган, интеллектуаль һәм рухи үсеше турында кайгыртмаган өчен ата-анасын күп тапкырлар тирәнтен үкенергә мәҗбүр итәчәк.

  1. Дрессировщик, ягъни өйрәтүче ата-аналар. Мондый әти-әниләр үзләренең балаларын кылдан йөрергә мәҗбүр итә. Әлеге сабыйлар кушканны берсүзсез үтәргә тиеш була. Бу ата-аналар балаларын тәрбияләми, ә дрессировка ясап, дөрес итеп яшәргә өйрәтә. Нәтиҗәдә, бала шәхес булып формалашмый, аның үз фикере, дөньяга карашы, уйлау сәләте булмый. Аларда үз проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итү һәм җаваплылыкны үз өсләренә алу теләге, сәләте юк. Мондый балалар еш кына гаилә тормышында да үз бәхетен таба алмый. Шундый шартларда тәрбияләнеп үскән кешеләр арасында аерылышу очраклары еш теркәлә. Сәбәбе билгеле – алар үз тормышларын кора алмыйча газаплана. Алар әти-әниләре билгеләгән инструкция буенча гына эш итәргә, яшәргә өйрәнгән. Алар мөстәкыйль рәвештә уйлый белми. Катгый контроль астындагы тәрбия уңай нәтиҗәләргә китерми. Бу очракта капма-каршы булган икенче чик күзгә ташлана – хуҗалыксызлык, тәртипсезлек урынына – абсолют контроль. Бөтен нәрсәдә дә алтын урталык булырга тиеш.
  2. Илһамландыручы - позитив караштагы әти-әниләр. Әлеге ата-аналар үз балалары алдында максат куя һәм шуңа этәргеч биреп тора:

- алар балаларын яңа эш-гамәлләр һәм осталыклар үзләштерүгә этәрә,

- әгәр бала нәрсәгә дә булса өйрәнергә өлгергән икән, алар ярдәм итүдән баш тарта,

- алар таләпчән,

- алар балаларын тәртипкә өйрәтә,

- балада кызыксыну тудырырлык лекцияләр һәм вәгазьләр сөйлиләр һәм шул рәвешле аны батырлыкка илһамландыралар. Алар баланың уңышлары белән беркайчан да канәгатьләнми, чөнки: “Минем улым, минем кызым тагын да яхшырак, күбрәк булдыра ала!”- диләр.

Шундый тәрбия бирү нәтиҗәсендә:

- балада ялгызлык хисе барлыкка килергә мөмкин, чөнки ул якыннарының ярдәмен тоймый һәм сизми,

- бала белән ата-ана арасында җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килми,

- бала үз-үзен яратмый башлый (мин андый түгел, мин начар һ.б.),

- сабый үзен бик тә түбән дәрәҗәдә бәяли,

- бала үз-үзенә һәм үзенең көченә ышанмый, мин – иң яхшысы, мине дә яратырга тиешләр, дип әйтергә омтылмый.

Үсеп җиткәч, мондый кешеләр, кагыйдә буларак, бернинди чикне дә белмәүчеләргә әверелә. Алар тиенгә эшләп йөрергә, үзләре турында онытып, үз ихтыяҗларын аңламыйча яшәргә мөмкин. Балаларга көчле этәргеч бирергә, аларны илһамландырырга, өзелеп яратырга кирәк. Шул ук вакытта аларның тренеры булудан сакланырга кирәк. Бала белән рухи элемтәне югалтмаска, өзмәскә, аны бик тә көчле яратырга кирәк. Максатларына ирешкәнме, әллә юкмы – нинди генә булса да ул безнең балабыз. Җир йөзендәге иң кыйммәтле, иң кадерле, иң якын һәм иң газиз кешебез.

Балаларга тәрбия бирү мәсьәләсендә өч мөһим кагыйдәгә игътибар итәргә кирәк:

1. Балаларыбызның мөмкинлекләре чиксез булуына ышанырга кирәк. Алар теләсә кем (врач, хәрби, бизнесмен, хафиз, инженер һ.б.) булырга мөмкин, һәм аларның барысы да килеп чыгачак.

  1. Үзеңнең киләчәгеңә – язмышка, үз тәкъдиреңә ышанырга кирәк. Әгәр Аллаһы Тәгалә безгә балалар биргән икән, димәк, без аларны тәрбияләп үстерә алабыз һәм Раббыбыз безгә бөтен яктан да ярдәм итәчәк. Без – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ата-аналар.
  2. Балаларыбызның дөньяга, җир йөзенә үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен килүенә ышанырга кирәк. Фанилыкта һәрбер кешенең, һәрбер адәм баласының үз юлы, үз язмыш сукмагы, үз миссиясе бар. Үз тормышы, үз гомере. Безгә балаларыбызга бу дөньяда үз урынын, үз-үзен табарга ярдәм итү бурычы йөкләнгән. Һәм моның өчен бөтен шартларны да тудырырга, булдырырга тиешбез.

Аллаһы Раббыбыз безгә һәм безнең балаларыбызга ике дөньяда да сау-сәламәт, уңышлы һәм бәхетле булырга насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.