27 июнь – Яшьләр көне

Хөрмәтле егетләр һәм кызлар, кадерле ульяновскилылар!
Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм!
Безнең төбәк үзенең яшьләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Сезнең актив, максатка омтылучан һәм инициативалы булуыгыз Ульяновск өлкәсе үсешенең куәтле двигателе булып тора. Бүген без меңләгән яшь кешенең төрледән-төрле сфераларда катнашуын күрәбез: йөз меңнән артык егет-кыз “Беренчеләр хәрәкәте”нең 532 башлангыч бүлекчәләренә берләште, 95 мең тирәсе кеше волонтерлык эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнә, ә 120 меңгә якыны патриотик тәрбия бирү программаларына җәлеп ителгән. Бу – энергиясе, дәрте ташып торган һәм җаваплылык хисенә ия булган яшьләрнең бер өлеше генә әле, алар үзләренең хезмәте, иҗаты һәм гражданлык позициясе белән кече Ватаныбызның чәчәк атуына бәһасез өлеш кертә.
Сезнең инициативалар һәрьяклап яклау тапсын өчен без бөтен көчебезне куябыз. Төбәгебездә заманча яшьләр үзәкләре челтәре уңышлы гына эшләп килә, һәм без ирешелгән уңышлар белән чикләнмибез.
Кадерле дуслар! Кыю һәм тәвәккәл рәвештә алга баруыгызны, үз алдыгызга амбицияле бурычлар куюыгызны һәм аларга ирешүегезне, үз көчегезгә ышануыгызны телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакытта да ышанычлы дуслар, яратучы якыннарыгыз һәм зирәк остазлар булсын.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.