Әминә Мухтаровага беренчелекне бирергә җыенмый

Ульяновскиның 63 нче мәктәбен тәмамлаучы Әминә Мухтарова физика һәм математика буенча ЕГЭдан 200 балл җыйган. Әминә – быелның беренче икейөз балл иясе.

“43 укучы профильле математика, рус теле, әдәбият, химия, тарих, җәмгыять белеме белән физиканы 100 баллга тапшырдылар. Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән, Майна һәм Яңа Малыклы районнарыннан 8 егет-кыз рус телен 100 баллга бирде. Әдәбиятны йөз баллга тапшыручылар Барыш, Кузоватово, Ульяновск, Чардаклы районнары һәм Ульяновск шәһәре мәктәпләрендә белем алганнар. Ә тарих белән җәмгыять белемен йөз баллга бирүче дүрт укучы да Ульяновскидан. Егет-кызларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларын чын күңелдән котлыйм. Хәзер биология һәм география, информатика һәм чит телләр буенча нәтиҗәләрне көтәбез. Уңышлар!”- дип хәбәр итә Губернатор Алексей Русских.