Президентның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Губернатор Алексей Русских Россия көне уңаеннан тырыш, намуслы хезмәтләре белән танылган ульяновскилыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Регион башлыгы Алексей Русских дәүләтебезнең төп бәйрәмнәренең берсе белән тәбрикләп, төбәгебез казанышларына зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүләре, олуг максатларга тугрылык саклаулары һәм үз халкыбызга хезмәт итүләре өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәтләрен ирештерде.
“Мозаика” медиахолдингы җитәкчесе Эмиль Марс улы Мифтахов Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Милләттәшебезнең Россиянең яңа субъектларына шефлык ярдәме күрсәтүдә актив катнашуы әнә шулай югары бәяләнде.
“Әти-әнием мине дөрес итеп тәрбияләделәр, шуңа да аларга чиксез рәхмәтлемен. Шулай ук ышаныч белдереп, Луганск халык республикасы проектлары проблемасына төшенү һәм көчле команда составында аларны тормышка ашыру мөмкинлеге биргән өчен Губернаторыбыз Алексей Юрьевич Русскихка рәхмәт әйтәсем килә. Без уртак эшебезнең уңай нәтиҗәләре белән горурланабыз”,- диде Эмиль Мифтахов.