Әйдәгез, безнең сафка, әйдәгез, туган халкыбызга хезмәткә!

28 майда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе узды. Милли оешма рәисе Рамис Сафин анда отчет доклады белән чыгыш ясады. Мохтарият җитәкчесенең хисабын газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

ТАРИХКА КҮЗ САЛЫЙК

Без бүген Россиядә иң беренчеләрдән булып оешкан һәм Россиянең федераль татар милли-мәдәни автономиясенә беренче нигез ташларын салган Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы җиденче исәп-хисап конференциясенә җыелдык. Залда өлкә районнарыннан сайланган 200 делегат утыра. Аларның байтагы бүгенге татар интеллигенциясе - укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, язучылар һәм якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре, дин әһелләре.

Агымдагы елның 17 июнендә милли-мәдәни автономияләр турында федераль закон кабул ителүгә 30 ел булды. Һәм Россиядә иң беренчеләрдән булып әлеге яңа институт безнең Ульяновск өлкәсендә эшли башлады - 1997 елда Ульяновск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәкнең юстиция идарәсендә теркәлде. Аңа рәис итеп семберлеләр профессор Азат Курчаковны сайлады, еллар узгач аны Димитровград шәһәре татар автономиясенең беренче рәисе Роза Әхмәтҗанова алыштырды. Тагын дүрт елдан соң рәислеккә яшь буын вәкилләре - эшмәкәр Фәрит Аюпов һәм мин, журналист Рамис Сафин килдек.

Һәм, әйтергә кирәк, без беренче рәис Азат ага куйган ныклы нигезне һәм тотрыклы кыйбланы югалтмадык. Әлбәттә инде, утыз ел эчендә байтак кына алга китешләр булса да, югалтулар да булмады түгел.

Моннан биш ел элек, 2021 елда менә шушы залда автономиянең иҗтимагый башлангычта даими эшләүче 96 кешедән торган яңа башкарма комитеты һәм 19 кешелек президиумы сайланды. Дөресен әйтик, әлеге состав милли хәрәкәткә килгән яңа кешеләр түгел иде һәм эшне дә яңа ак биттән башлап китмәде. Яңа сайланган бу кешеләрнең бай тормыш мәктәбе генә түгел, ә милли хәрәкәттә зур тәҗрибәсе дә бар иде. Шуңа күрә автономия активистлары беренче көннәрдән үк кызыклы тәкъдимнәр һәм яңа башлангычлар белән чыкты. Алар биш ел дәвамында бәйрәм һәм ял көннәре белән санашмыйча, бер тиен дә хезмәт хакы алмыйча, халкыбыз язмышына һәм аның бүгенге вәзгыятенә чын күңелдән хезмәт итте.

Узган отчет чорында өлкәбездә беренче тапкыр татар авылларында эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең, авыл эшмәкәрләренең форумын уздырдык. Анда 60ка якын кеше катнашты.

Өлкәбезнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында беренче тапкыр “Чишмә көне” үткәрде. Алар шулай ук Мәләкәс һәм Чардаклы районнарында Сабантуй алдыннан авыл урамнары буйлап бәйрәмгә бүләк җыю йоласын яңарттылар.

Яшьләр оешмасында да соңгы елларда зур җанлану сизелде. Алар төбәкара яшьләр форумнарын, “Татар кызы” өлкә конкурсын ел саен уздыра. Кафе, ашханәләрдә татар халык ризыкларын әзерләү буенча остаханәләр оештыралар.

Мәгълүм булганча, Россия һәм Ульяновск өлкәсе законнары буенча милли автономияләр, башлыча, мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш. Һәм безнең башкарма комитет узып киткән биш ел дәвамында эшне милләт сагында торучы тугыз юнәлештә алып барды.  

МӘГАРИФ ТАРМАГЫ

Һәр милли оешманың төп бурычы - туган телне саклау. Шуңа күрә бу тармакны эшебезнең төп юнәлеше итеп куйдык. Әлеге бүлекне милли мәгарифтә зур тәҗрибәсе булган Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Абутдинова җитәкләде. Аны бу эшкә сайлап куеп, без, чын мәгънәсендә, ялгышмадык. Ул һәр эшне җиренә җиткереп, шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, һәр авыл мәктәбендә татар теленең укытылышы, аларның дәреслекләр һәм методик кулланмалар белән тәэмин ителеше белән һәрдаим кызыксынып торды. Һәм, үз чиратында, проблемалы мәктәпләргә мөмкин булган кадәр ярдәм итте. Уртак тырышлык һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Ульяновск өлкәсе мәктәпләре түләүсез рәвештә узган биш ел эчендә 4 миллион 234 мең сумлык дәреслекләр алды. Бөтендөнья татар конгрессының һәм федераль татар милли-мәдәни автономиясенең мәктәпләрне һәм авыл китапханәләрен матур әдәбият, дәреслекләр, сабыйлар өчен өстәл уеннары һәм методик кулланмалар белән тәэмин итүдәге өлешләре әйтеп бетергесез зур булды.

Мәгариф өлкәсендәге бүгенге проблемалар елдан-ел арта бара. Беренчедән, дәресләр саны кимү, икенчедән, ата-аналарның үз балаларына татар телен укытуны теләмәүләре. Бик күп татар милләтеннән булган әти-әниләрнең гариза язганда татар теле урынына рус телен сайлауларын аңлавы бик кыен. Бу башка сыймаслык хәл. Шуңа күрә өлкә мәктәпләрендә укучы 15013 баланың нибары 4096сы гына татар телен уку насыйп булган. Мәктәпләрдә ана телен укыту өчен барлык шартлар тудырылган - укытучылар да бар, бушлай дәреслекләр дә бирелә, теләк кенә юк.

Балаларның вакыт юклыгына һәм ЕГЭга сылтау итеп никадәр бала бүген үз әби-бабалары мең еллар буе сөйләшкән татар телен өйрәнүдән мәхрүм кала. Еллар узгач, искә төшәр, ләкин соң булыр. Шуңа күрә бүген район автономияләре җитәкчеләренә, укытучыларга һәм дин әһелләренә мөрәҗәгать итәсем килә - ата-аналар белән эшләргә, бу хакта мәчетләрдә, мәҗлесләрдә сөйләргә, яшь ата-аналар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк.  

Өлкәбезнең төп мәгариф учагы - шәһәрдә һәм өлкәдә генә түгел, ә Россиядә дә зур танылу алган Димитровградтагы Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбенә аерым тукталасым килә. Әлеге мәгарифе учагы 20 елдан артык балаларыбызны милли рухта тәрбияли генә түгел, ә югары сыйфатлы белем дә биреп килә. Һәр елны аны тәмамлаучылар 100% Ульяновск, Казан, Самара, Мәскәү шәһәрләре югары уку йортларына керә. Бу күрсәткеч мондагы укытучылар коллективының югары квалификациясе һәм үз эшенең осталары икәне турында сөйли. Хәзер бу мәктәпкә тәҗрибә уртаклашу өчен Идел буе төбәкләреннән генә түгел, хәтта Сахалиннан, Төмәннән кадәр киләләр. Чөнки мәктәпнең директоры, Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган укытучысы Мөнирә ханым Джумаева коллективны беренче көннән үк уңышлы туплый алды һәм дөрес юлдан алып китте. Мәктәп укучылары ел саен Ульяновск өлкәсендә, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә уза торган бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар ала. Берничә ел элек бу мәктәп өлкәнең мәгариф һәм тәрбия министрлыгы, шәһәр һәм өлкә автономиясе белән бергә данлыклы якташыбыз - язучы, халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров исеме белән балаларны якыннан таныштыру, аның иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан “Сәгыйров укулары” фәнни-гамәли конференциясен уздыра башлады. Һәм, әйтергә кирәк, бу уңышлы проект булып чыкты. Аның эшендә хәзер Ульяновск өлкәсе укучылары белән бергә Идел буе төбәкләре дә теләп катнаша. Ә онлайн форматта Урал, Себер яклары да чыгыш ясый. Әлеге мәктәптә шулай ук ел дәвамында байтак кына фестивальләр, конкурслар уза. Татар һәм төбәк тарихына, аннан чыккан шәхесләргә багышланган менә дигән музей эшләп килә. Гомум тырышлык белән китапханәнең китап фонды һәрдаим татар басмалары белән яңартылып бара.

Безнең иницитива буенча 2011 елдан бирле ике елга бер тапкыр өлкәнең татар теле укытучылары съездын үткәрү дә милли мәгарифне үстерүдә зур адым булды. Хәзер бу эштә безгә төбәгебезнең мәгариф һәм тәрбия министрлыгы, мәгарифне үстерү институты да теләктәшлек күрсәтә. Быел татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларының уртак съезды узды. Ул быел беренче тапкыр 1200 кеше сыйдырышлы “Губернаторский” мәдәният сараеның шыгрым тулы залында үтте. Төрле милләт укытучыларының бер залга җыелуы очраклы түгел, чөнки аларның уртак проблемалары, уртаклашыр тәҗрибәләре һәм әйтер сүзләре бар. Әлеге чарада Татарстан, Чувашстан һәм Мордовия мәгариф министрлары урынбасарларының катнашуы әлеге мәртәбәле съездның җитдилеген һәм кирәклеген күрсәтә.

Мәгариф министрлыгы өлкә татар автономиясе белән берлектә ике елга бер тапкыр “Иң яхшы татар теле кабинеты” һәм “Иң яхшы мәктәп музее” конкурсларын уздыра. Шунысы мөһим - әлеге бәйгеләр мәктәпләрдәге ана теле кабинетларын һәм музейларын җиһазлауга һәм яңа экспонатлар белән тулыландыруга, аларга игътибарны арттыруга өлеш кертә. Ел саен уза торган “Ел укытучысы” конкурсы да укытучылар арасында зур кызыксыну уята. Быел татар теле укытучылары бәйгесендә Чардаклы районыннан беренче урынны алучы Фәридә Сафиулловага - 50 мең сум, икенче һәм өченче урыннарга чыгучы Иске Кулаткыдан Рәсимә Алиева белән Ульяновск шәһәреннән Рания Абдулловага 30 һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премия бирү турында сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды. Еллар дәвамында балаларны укытуга һәм милли тәрбиягә зур өлеш керткән, автономия уздыра торган барлык чараларда катнашучы горурланырлык укытучыларыбыз бар - Димитровград шәһәреннән Мөнирә Джумаева, Гүзәл Сәмигуллина, Венера Шәһвәлиева, Ульяновск шәһәреннән Лилия Мустафина, Гөлүзә Кәримова, Рания Абдуллова,  Венера Мортазина, Илсөяр Төхфәтуллина, Иске Кулаткы районыннан Әлфия Заитова белән Рәсимә Алиева, Карсун районыннан Илдар Миннебаев һәм Равия Юсупова, Барыш районнынан Эльза Хөснетдинова, Николаевка районнынан Нәсиха Яһудина, Чардаклы районыннан Фәридә Сафиуллина, Чулпан Шиһапова.

Соңгы елларда  авыллардагы һәм шәһәрдәге йөзләгән мәчетләребез каршында  татар телен укыту буенча якшәмбе мәктәпләре уңышлы гына эшләп китте. Аларга Татарстан мәгариф министрлыгы дәреслекләр һәм кулланма материаллар белән ярдәм итте. Кайбер имамнар татар теле укыту буенча махсус курслар үтте.

Узып киткән биш ел эчендә тагын 3 укытучыга Татарстанның атказанган укытучысы һәм ике укытучыга Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге уңышлары өчен” һәм “Остаз укытучы” дигән күкрәк билгеләренә 9 татар теле укытучысы лаек булды. Байтак кына укытучылар төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЭТНОМӘДӘНИ КОМПОНЕНТ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА

Ә менә балалар бакчаларында этномәдәни компонентны кертү уңышлы гына алып барыла. Шәһәр бакчаларында ел дәвамында төрледән-төрле милли чаралар, семинарлар һәм практикумнар узып тора. Алар өчен Казаннан ел дәвамында ике телдә басылган әкият китаплары, методик кулланмалар, өстәл уеннары кайтартыла.

Бу уңайдан Ульяновск шәһәрендәге 20 нче балалар бакчасын үрнәк итеп китерергә була. Әллеге бакчаның җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Иркинә Сәйфетдинова ничә елдан бирле һәр милләт баласына үз телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча системалы эш алып бара. Шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге бу тәрбия учагында һәртөрле этномәдәни чаралар уздыра. Өч ел элек биредә Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы  үзенең чираттагы семинарын уздырды. Аның эшендә 38 төбәктән килгән актив хатын-кызлар катнашты. Ә бакчада узган чараларның берсендә катнашкан  шәһәр башлыгы Александр Болдакин бу бакчаның төрле милләт балаларын тәрбияләү, укыту эшенә югары бәя бирде, аны башкаларга үрнәк итеп куйды.

Соңгы елларда татар авылларында 90 нчы еллардан бирле ташландык хәлдә яткан балалар бакчалары төзекләндерелеп яңадан ачыла башлады. Барыш районы Калда авылы,  Карсун районы Нугай иле авылы, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы һәм тагын берничә авыл моңа мисал булып тора. Авыллардагы әлеге балалар бакчаларына татарча исемнәр кушу да күңелгә ятышлы күренеш. Иске Кулакткыда - “Гөлчәчәк”, Карсун районы Нугай илендә - “Чишмә”, Барыш районы Калда авылында - “Кояшкай”, Николаевка районы Зур Чирекле авылында “Бәхет бакчасы” дип аталган бакчалар шундыйлардан.

Саф татар авылы Калдадагы бакча “Солнышко” дип атала иде, район автономиясе рәисе Вәгыйзь Суслинның зур тырышлыгы белән ул ике ел элек татарча “Кояшкай” дип аталды.

Иске Кулаткының “Гөлчәчәк” балалар бакчасы коллективы татар халык йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча ел дәвамында планлы эш алып бара. Бакча җитәкчелеге татар теле дәресләрен алып бару өчен ставка булдыра алган. Бакча мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы Лилия Богданова тәрбиячеләрне Казанга махсус курсларга җибәрү җаен да тапкан.

Ульяновск шәһәренең дистәдән артык күп милләтле балалар бакчаларында милли компонентны куллану уңышлы гына алып барыла. Бу эштә безгә шәһәр мәгариф идарәсе зур ярдәм күрсәтә.

МӘДӘНИЯТ ТАРМАГЫ

Безнең эшчәнлекнең икенче төп тармагы - мәдәният юнәлеше. Автономиянең бу бүлекчәсен өлкәбезнең Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина алып бара. Мәдәният үзәге соңгы биш елдагы эшчәнлеген шәһәрдә генә түгел, авылларда да нык җәелдерде. Авыл-районнарда “Татар теле һәм мәдәнияте көннәре” хәзер айга бер тапкыр гына түгел, икешәр тапкыр да үткәрелүе әнә шул турыда сөйли. Үзәк үзенең иҗади эшчәнлеген яңа проектлар һәм грантлар өстендә эшләү белән нык җанландырды. Автономия һәм мәдәният үзәге соңгы 5 елда өлкә, шәһәр һәм Татарстан мәдәният министрлыгы биргән 3 грантны отуга иреште һәм өр-яңа проектларны тормышка ашырды. Әлеге грантлардан килгән акчага мәдәният үзәге үзенең материаль-техник базасын ныгытты, монда шөгыльләнүче дистәләгән коллективка милли костюмнар һәм аяк киемнәре тектерде.

Хәзер биредә, иҗади һәм техник хезмәткәрләр белән, 21 кеше һәр көн саен өлкә бюджеты хисабына татар сәнгатенә хезмәт итә. Үзәктәге иҗат коллективларына 5 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге 350дән артык үзешчән  йөри. Биредә сәнгать юлына басарага мөмкинлек алган балаларыбыз бүген инде Казан дәүләт консерваториясендә һәм сәнгать академиясендә белем ала. Татар мәдәният үзәгендә  ел саен гыйнвар-март айларында Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале уздыру да үзешчән сәнгать коллективларын туплауда һәм аларның иҗаты белән семберлеләрне таныштыруда уңышлы адым. Бу театр фестивале автономия белән мәдәният үзәгенең иң уңышлы проектларының берсе булды. Әлеге фестивальдә хәзер ел саен Ульяновск театрлары гына түгел, Татарстан, Чувашиядән дә коллективлар катнаша. Быелгы фестивальне ябу тантанасында кызыклы саннарны игълан иттеләр. Унбер ел эчендә сәхнәдә 133 спектакль куелып, аларда 790 үзешчән сәнгать остасы уйнаган булса, аларны 24296 тамашачы караган!

Мәдәният үзәге эшенең икенче тармагы - район, авыллар белән эшләү. Шул максаттан үзәктә ел дәвамында авыл клубларында, район мәдәният йортларында эшләүче сәнгать җитәкчеләре, методистлар, үзешчән сәнгать түгәрәкләре җитәкчеләре өчен кызыклы булган төрле темага семинарлар, практикумнар, остаханәләр уздыралар. Узган ел азагында мәдәният үзәге Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә “Татар милли киеме. Кичә. Бүген. Иртәгә” дигән гаять кызыклы күргәзмә-остаханә оештырды.

Гомумән, бүген Татар мәдәният үзәге төрле яшьтәгеләр өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрә. Анда катнашучылар саны арта бара. Балалар өчен ел саен апрель аенда уза торган “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” конкурсында гына да быел 500гә якын малай һәм кыз катнашты.

Район авылларындагы клубларда эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары да зур сәнгать югарылыгында иҗат белән шөгыльләнә. Иске Кулаткы район мәдәният йорты театры, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы татар халык театры 50 елдан артык халыкка хезмәт итә.

Быел Чардаклы, Иске Кулаткы, Мәләкәс районнарында, Димитровград шәһәрендә татар халык иҗаты фестивальләре узды. Шунысы игътибарга лаек -аларда балаларга зур урын бирелә. Чынлы районында дистә елдан артык узучы “Язгы моңнар” фестивале күрше төбәкләрдән дә үзешчәннәрне үзенә җәлеп итә.

Өлкә үзәгендә узучы Сабантуй бәйрәменә авыл, районнардан ел саен иң яхшы иҗат коллективлары килә. Соңгы елларда районнарда заманча милли татар киемнәре тектерә башлаулары да мактауга лаек. Сабантуйга һәр район үз утарын, ягъни подворьесын кую да матур бер гадәткә әйләнде. Районнар бер-берсеннән уздырып, аларны күркәм итеп, татарча җиһазлыйлар һәм борынгы көнкүреш әйберләре, кул эшләре белән бизиләр.

Шәһәребезнең “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләүче “Нур” татар халык театрының икенче ел рәттән Казанга гастрольләргә баруы да күпләргә үрнәк булып тора. Аларның һәр спектакленә казанлылар зал тутырып килә.

Мәдәният турында сөйләгәндә, шәһәребезнең Иделаръягы районында эшләп килүче татар утары турында әйтми булмый. Район автономиясе рәисе Рафаэль Нәҗметдиновның тырышлыгы белән ачылган әлеге утар күзгә күренеп үсә. Берничә ел элек биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән өлкә Губернаторы Алексей Русских булды. Биредә сабыйлар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы чаралар уза. Янәшәдә генә узган гасырның 60 нчы елларындагы татар йорты тора, анда шул чорның уникаль көнкүреш әйберләре куелган.

ТАТАР  МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ

Халыкның милли үзаңын уятуда радио, телевидение һәм газеталарның роле әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә автономиянең чираттагы бүлеге әлеге тармакны алып бара. Аны Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов җитәкли. Әлеге бүлек газета чыгару, телевидение тапшырулары әзерләү белән генә чикләнеп калмыйча, татар китаплары нәшер итү, татар язучыларының өлкә форумнарын, мәктәпләр һәм китапханәләрдә һәртөрле очрашулар уздыру белән дә шөгыльләнә. Узган ел азагында Иске Кулаткының “Күмәк көч” газетасы 95 еллыгын билгеләп узды. Шунысы игътибарга лаек - нинди генә еллар һәм чорлар булса да, газета бер генә тапкыр да исемен алыштырмаган!  

Төбәгебездә татар телендә ике матбугат басмасы - Иске Кулаткының “Күмәк көч”е һәм өлкә буенча таралучы “Өмет” газетасы нәшер ителә. Ни кызганыч, әлеге газеталарның тиражы еллап түгел, айлап кими башлады. 95 еллык тарихы булган “Күмәк көч” кайчандыр 7000 данә тираж белән чыкса, бүген аның саны нибары 2000гә генә калды. “Өмет” тә  әле берничә ел элек кенә 5-6 мең данәдә таратылса, бүген аның тиражы 3200гә төште. Мин моны, беренчедән, халкыбызда милли горурлык, туган телне саклау теләге сүлпән булу белән аңлатыр идем. Өлкәдә яшәүче 111 меңгә якын татарга 3200 саны бик түбән булып тоела.

2012 елда “Татарстан - Яңа гасыр” каналының бездә төбәкара филиалы ачылу да татар тормышына яңа омтылыш бирде. Сембер татарлары үзләрендәге яңалыкларны Казан аша тизрәк белә башлады. Хәзер бездә узган чаралар турында көне-сәгате белән бөтен дөньяда яшәүчеләр таныша ала. Ай саен эфирга 20гә якын сюжет чыгып бара.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНЕҢ УЛЬЯНОВСК БҮЛЕКЧӘСЕ

Әлеге иҗади бүлекнең җитәкчесе - оста оештыручы, әдәбиятта һәм сәнгатьтә үз сүзен һәркемгә барып җитәрлек итеп әйтә белүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы Шәфикъ абый Иматдинов. Бу бүлек безнең автономиядә яңа оешкан тармак. 2013 елда узган еллык утырышта аны булдыру турында каләм ияләре үзләре тәкъдим белән чыккан иде. Һәм, әйтергә кирәк, аны оештырып без ялгышмадык. Хәзер һәр елны өлкә авыл-районнарына сибелеп яшәүче татар язучыларын туплау максатыннан “Каурый каләм эзеннән” дигән форум уздырыла. Аларга һөнәри яктан ярдәм булсын өчен моннан берничә ел элек остаханә оештырып, Казаннан дистәгә якын язучыны чакырдык. Җирле язучыларның иҗатларын туплап “Сембер язлары” китабының 7-8 нче чыгарылышлары дөнья күрде. Сембер язучылары ел саен  эшмәкәр Марат Якупов ярдәме белән Идел елгасы буйлап сәяхәткә чыга. Анда алар үзара фикер алышып, иҗат турында сөйләшәләр.

Узган гасырның 90 нчы елларыннан соң иҗат эшенә яшьләрнең килүе дә зур яңалык булды. Ике ел элек Россиядә беренчеләрдән булып без Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлекчәсен ачуга ирешә алдык.

Өлкәбездә татар телендә китаплар нәшер итү, язучылар белән эшләү зур активлык белән бара. Язучылар оешмасына яшьләр килү аз гына булса да күңелдә өмет чаткылары уята. Узган ел басылып чыккан “Сембер язлары” китабының Бөтенроссия китап күргәзмәсендә җиңеп медальгә лаек булуы аның бай эчтәлеге, матур бизәлеше һәм яхшы сыйфаты хакында сөйли.

Татар язучыларының иҗатын халыкка җиткерү, алар белән кызыклы очрашулар үткәрү - шәһәребезнең 17 нче китапханәсе төп эш юнәлешләренең берсе. Китапханәче Гөлфия Сәмигуллина атна саен диярлек өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә чаралар уздыра. Китап фондын яңартуда Бөтендөнья татар конгрессы һәм безнең автономия зур булышлык күрсәтә. Гөлфиянең соңгы елларда балалар өчен татар теле өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе оештырып җибәрүе дә күркәм күренеш.

СПОРТ ЭШЛӘРЕ

Оешмабыз спорт тармагына зур игътибар бирә. Безнен көрәшчеләребез татар көрәше буенча шәһәр, өлкә күләмендә генә түгел, ә Бөтенроссия, дөньякүләм турнирларда, ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар, чемпион исеменә лаек булалар. Чардаклы районыннан Артур Хәкимов 2013 елда Казанда узган дөньякүләм БРИКС уеннарында татар көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булды.

Ульяновск өлкәсендә узучы футбол ярышларында да безнең автономия командасы еллар дәвамында беренче урынны алып бара. Команданы туплауда һәм турнирга әзерлектә Җәмил Хәйруллов зур турышлык куя.

Шәһәребезнең Иделаръягы районы автономиясе дә татар көрәшен пропагандалауга һәм яшьләрне җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Ел саен танылган көрәшче, вакытсыз арабыздан киткән Рәшид Алтынбаев исеменә ачык турнир уздырыла.     

МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯГӘ (СВО) ЯРДӘМ ИТҮ

Илебездә махсус хәрби операция башланып берничә ай узуга автономиябез каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы киң колач белән анда хезмәт итүче якташларыбызга ярдәмгә алынды. Егетләребез өчен татарлар җитәкли торган кафе-рестораннарда токмач кисеп, чәкчәк, бавырсак кебек татар халык ризыкларын әзерләп озаттылар. Бу эш бүген дә дәвам итә. Тагын шунысын да әйтү кирәк, хатын-кызларның бу эшләре районнарда да алып барыла. Чардаклы бистәсе “Ак калфак” оешмасы рәисе Венера Җамалетдинова спонсорлар табып, үзенең туганнары һәм ике улы белән якташ егетләр өчен хәләл ит пешереп, аларны банкаларга консервлап озатуны оештырды.

Районнардагы эшмәкәрләребез дә бу эштә читтә калмый - Новоспасскоедан Кәрим Аделов, Радищеводан Юныс Бирюков, Николаевка районыннан Үмәр Айбулатов, Ульяновск районыннан Рафис Айнетдинов, Камил Идиятуллов, Фәиз Аббазов, Чардаклы районыннан Самат Насыйров, Аббәс Сөләйманов, өлкәбезнең “Сәдака” хәйрия фонды бу эштә беренчеләрдән булдылар һәм бүген дә изге гамәлләрен дәвам итәләр.

ЙОМГАКЛАУ

Әлбәттә, башкарылган эшләр хакында озак сөйләп булыр иде. Әнә шул ирешелгән уңышлар, узган чаралар артында, билгеле инде, татар, милләт диеп җан атып яшәүче канкардәшләребезнең тырыш хезмәте, җитезлеге һәм үҗәтлеге тора. Минем бүген әле милли тормыштан ерак торучы, яисә читтән генә күзәтеп, бары тик зал тутырып 2-3 көн барган татар концертларына гына йөрүче милләттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә: әйдәгез, безнең сафка, әйдәгез, туган халкыбызга хезмәткә! Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез нинди генә авыр еллларда да, катлаулы чорларда да телебезне һәм динебезне саклап кала алганнар бит. Алардан калган бай рухи мирасны бала-оныкларыбызга тапшырыйк, буыннар чылбыры 21 нче гасыр башында өзелмәсен, соңга калмаска иде... Тукайның дусты, якташыбыз Сәгыйть Сүнчәләй сүзләре белән әйтсәк,

“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,

Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын!”

ИСЕМНӘРЕН ИСТӘ ТОТЫЙК...

Ульяновск өлкә татар автономиясенең ике конференциясе арасында милләтебезнең берничә асыл кешесен соңгы юлга озаттык. Менә алар:

Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, эшмәкәр, “Лидер” фирмасы генераль директоры Фәрит Фасих улы Хәлиуллов,

Сенгилей районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, район башлыгының беренче урынбасары Рамис Солтан улы Саржанов,

Тереньга районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, хезмәт ветераны, Тереньга районының почетлы гражданины Камил Абдулкадыйр улы Әминов,

Николаевка районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, мәгариф ветераны Төхфәт Кәбир улы Биктимиров,

Инза районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россиянең атказанган урманчысы Барый Каюм улы Камаев,

Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятен, мөслимәләр берлеген оештыручы, Ульяновск өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре Асия Галәветдин кызы Мөлекова.

Башкарган эшләре, изге гамәлләре өчен аларга рәхмәт, урыннары җәннәт түрендә булсын!