Хатын-кызларыбыз берләшә

Майна районы Яңа Маклауш авылына кайтып, аның матур табигатен күреп хозурланырга, шифалы салкын чишмә суларын эчәргә насыйп булды!

180 кеше генә яши икән бу кечкенә авылда. Яңа Маклауш авылының тирә-ягына урман җәелеп киткән.

Шушы авылда туып үскән милләттәшебез - "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының актив әгъзасы Дания Абдулвалеева туган нигезендә туганнарын, авылдашларын, дусларын җыеп корбан мәҗлесе уздырды.

Авыл халкы белән аралашып, аларны өлкәбездә эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдым. "Ак калфак"лылар башкарган эшләр аларда зур кызыксыну уятты. Форсаттан файдаланып, шушы авыл хатын-кызлары ярдәмендә Майна районы "Ак калфак" оешмасын оештырып жибәрергә уйладык.

Кәримә АЛИУЛЛИНА,

өлкә "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе.