Идел өстендә яңгырый моңлы вә сихри азан

Иске Майна муниципаль округындагы «Болгар заставасы» тарихи-мәдәни комплексында Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсы узды. Чараны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, «Сембер» өлкә татар эшмәкәрләре иҗтимагый оешмасы, Ульяновск өлкәсе мөфтияте һәм «Сәдака» хәйрия фонды.

Ульяновск өлкәсе җирләре Идел Болгарстаны дәүләте территориясенә кергән. Биредә көн күрүче ата-бабаларыбыз Ислам динен ирекле рәвештә кабул итеп, мәчет һәм мәдрәсәләр төзегәннәр, мәгърифәт, гыйлем орлыклары чәчкәннәр. Шәһри Болгар белән Биләрнең, мондагы мөселман шәһәр һәм авылларының даны еракларга таралган. Хәзер “Болгар заставасы” тарихи-мәдәни комплексы урнашкан җирлектә заманында мәчет булып, аның биек манарасыннан моңлы вә сихри азан яңгырагандыр, мөгаен. Милләт җанлы, иманлы, булдыклы эшмәкәр һәм дәүләт эшлеклесе Руслан Шәвкәт улы Гайнетдинов тырышлыгы белән берничә ел элек биредә халкыбызның үткәненә багышланган тарихи-мәдәни комплекс һәм ерактан ук иман нуры чәчеп торучы мәчет яңадан торгызылды. Бүген шушы мәчет манарасыннан биш вакыт намазга чакырып азан әйтелә. Азан тавышы Үрән авылына, хәтта Чардаклыга кадәр ишетелә икән. Табигатьнең гүзәл почмагына, Идел ярларына сыенып утырган менә шушы комплекста икенче ел рәттән Бөтенроссия “Татар азаны” конкурсы үткәрелде. Әлеге мәртәбәле бәйге татар мәкаме белән азан әйтүчеләрне бер сәхнәгә җыйды. Анда Ульяновск өлкәсе мәчетләре каршындагы дини курсларда белем алучы шәкертләр һәм күрше төбәкләрдән килгән вәкилләр үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Быел “Татар азаны” конкурсында балалар (7-13 яшь) һәм өлкәннәр катнашты. Призлы урыннарның күбесенә Татарстан Республикасы вәкилләре лаек булды. Балалар номинациясендә төп бүләк - электровелосипедны Пенза өлкәсенең данлыклы Урта Әләзән авылыннан 8 яшьлек Әхмәт Бибарсов алды. Өлкәннәр арасында гомрә сәфәренә юллама Әлмәттән 34 яшьлек Ришат Сафинга насыйп булды.

Жюри составында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, Ульяновскиның Тарихи мәчете имам-хатыйбы Марат хәзрәт Садуакасов, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкилләре һәм башка хөрмәтле дин әһелләре бар иде.

Номинация финалистлары жюри каршында азан әйтеп күрсәттеләр. Конкурс Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үтте һәм 20 төбәктән катнашучыларны җыйды. Кунаклар өчен милли аксессуарлар,  уенчыклар ясау һәм милли стильдә тәлинкәләр бизәү буенча мастер-класслар оештырылды. Барлык теләүчеләрне пылау һәм чәй белән сыйладылар, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Атмосфера гаилә бәйрәменеке кебек булды.

“Конкурс икенче тапкыр уза. Быел катнашучылар саны күбрәк, балалар номинациясе дә барлыкка килде - шулай итеп без азан турында белемнәрне буыннан-буынга тапшырабыз. Гаиләләрнең килүен күрү шатландыра. Чара фестивальгә әйләнеп бара. Катнашучылар санын арттыру өчен яңа дәрәҗәгә чыгу теләге бар”, - дип шәрехләде «Сембер» бизнес-клубы президенты Эльмира Алиакберова.

Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Бөтенроссия конкурсын оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм дин эшләрендә актив катнашучы яшьләргә, аерым алганда, өлкә ифтары волонтерларына диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ишеевка бистәсеннән Әмин Наил улы Гыйззәтуллов та бар иде.

“Безнең мөфтият мәчетләрдә азанны татар мәкаме белән әйтергә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. “Биләр” мәдрәсәсендә мөәзиннәр өчен ел саен махсус курслар үткәрәбез. Ата-бабаларыбыздан күчкән рухи мирас – азанны татар мәкаме белән яңгырату традициясе сакланырга һәм буыннан-буынга күчәргә тиеш”,- диде мөфти хәзрәтләре.

Ә Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” һәм “Болгар заставасы” тарихи-мәдәни комплексы җитәкчесе Руслан Гайнетдинов “Татар азаны” бәйгесен оештыруга үзләреннән өлеш керткән бизнесменнарга рәхмәтләрен юллады. Без быел да Бөтендөнья татар конгрессы, “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчеләре Марсель Вәгыйзов һәм Марсель Әхмәдуллин белән кулга-кул тотынышып әзерләндек, диде ул.

Марсель Әхмәдуллин исә азан әйтүчеләрдә күзәтелгән төп хаталар турында сөйләде.

“Азан әйткәндә бер үк төрле хаталарның кабатлануы күзәтелде. Азанны әйткәндә гарәп теле фонетикасын, орфоэпияне сакларга тиешбез. Мәсәлән, «фәләәх» сүзендә бугаздан чыга торган «х» авазы кулланыла. Татар кешесе «һ» авазын кулланып, мәгънә үзгәрә. Кайдадыр иҗекне артык сузу куркыныч мәгънәгә китерергә мөмкин. Илаһи текстка андый хилафлык кертә алмыйбыз”, - диде ул.

Ул шулай ук мелодикага карата булган хилафлыкларның булуын да әйтте.

“Кайвакыт татар азаны белән башлыйлар да, көнчыгыш мотивларга кереп китәләр. Халык көнчыгыш мәкаме белән татар мәкамен тоемламый”, - ди Марсель.

Азан әйтү бәйгесендә үзләрен сынап караучылар киләсе елда кабат “Болгар заставасы”нда очрашырга килештеләр. Барыгызны да өченче конкурста көтеп калабыз, диде комплексның кунакчыл хуҗасы Руслан Гайнетдинов.

И.ХАСИБОВ.