Сембер җире герое

Махсус хәрби операциянең утлы юлларыннан узган Солтан Зайдулин Ульяновск шәһәренең спорт мәктәбендә балаларны һәм яшүсмерләрне кикбоксинг серләренә төшендерә, аларны нык ихтыярлы, көчле һәм тәвәккәл булырга, сынаулар алдында югалып калмаска өйрәтә. Ул “Сембер җире геройлары” төбәк кадрлар программасында катнашып, белемен арттыра һәм яшь буынга патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү кагыйдәләрен үзләштерә.

Солтан Зайдулин – шәһәр мохитендә тәрбияләнгән затлы татар егете. Ерак Кыргызстан якларында туып үскән әтисе Марат Вавис улы белән Майна районы Яңа Калда авылында дөньяга килгән әнисе Луиза Румил кызының беренче мәхәббәт җимеше ул. Ульяновскиның данлыклы 34 нче гимназиясендә белем алган. Беренче класста укыганда ук спортка җитди рәвештә тартылып, кикбоксинг секциясенә йөри башлый. Кикбоксинг – спортның иң мавыктыргыч төре, ул команда белән эш итәргә, һәрвакыт бергә һәм бердәм булырга өйрәтә, ди Солтан. Ә Россиянең атказанган спорт мастеры Лилия Фердинант кызы Шарапова белән Россиянең атказанган тренеры Илдус Харис улы Садриевны үзенең остазлары итеп саный. Әти-әнием сыман якын булган менә шушы сабыр, күркәм кешеләр мине серле спорт дөньясына алып кереп, пьедесталның югары баскычына күтәрделәр, тәүге уңышларыма миннән дә күбрәк шатландылар, ди Солтан, тренерларына йөрәк түреннән чыккан олы рәхмәт сүзләрен юллап. Үз алдына гел зур максатлар куючы егет Ульяновскиның электромеханика көллиятендә укып йөргәндә дә спорттан читләшми. Өлкә һәм төбәкара ярышларда осталыгын күрсәтеп, призлы урыннар ала, яңадан-яңа үрләр яулый. Хәзер инде ул кикбоксинг буенча Россиянең спорт мастеры, Россия кубогы чемпионы, дөнья кубогы финалисты, Идел буе федераль округы чемпионы, күп тапкырлар бөтенроссия ярышлары җиңүчесе дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәр иясе.

2021 елда физик культура һәм спорт белән чыныгып, авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үскән курку белмәс сөлектәй егет Россия һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү турында Оборона министрлыгы белән ике елга контракт төзи. 31 нче аерым десант-штурмлау бригадасына эләгә ул. 2022 елның 24 февралендә аларны беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына озаталар. Данлыклы Гостомель десанты составында фашист калдыкларына – неонацистларга каршы батырларча сугыша, Донбасс һәм Новороссия җирләрен дошманнан азат итүгә үз өлешен кертә. Әти-әнием белән сөйгән ярымнан – яратып йөргән кызымнан конверт белән килгән җылы эчтәлекле хатлар бирешмәскә, алга барырга көч өстәде, якыннарым белән исән-сау күрешү сәгатен тизләтте, ди Солтан. Язмыш җилләре төрле якларга ташлаган җан дусты белән сугыш кырында яңадан очрашуы турында да шатланып сөйли. Ә менә сугышчан иптәшләрен югалтуы, яраланган егетләргә берничек тә ярдәм итә алмавы хакында исенә төшергәндә, күпне күргән, күпне кичергән, үлем белән очрашкан егетнең күзләренә яшьләр тула. Шөкер, командирлар тарафыннан билгеләнгән сугышчан бурычларны югалтуларсыз гына үти идек, ди Зайдулин.

Махсус хәрби операция – СВО зонасында тәвәккәллек һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтүе өчен Суворов медале һәм Россия патриоты дип аталган медаль, Ульяновск өлкәсе Губернаторының исемле сәгате белән бүләкләнгән, “Гроза” хәрби-патриотик клубына җитәкчелек иткән, остазларның “Быть, а не казаться” бөтенроссия конкурсында җиңүгә ирешкән Ватан герое Солтан Зайдулин хәзерге вакытта Юго-Западный микрорайонында урнашкан единоборстволар сарае каршындагы спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Әлеге спорт сарае җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Владимир Шеянов ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен кикбоксинг  секциясе оештырдык, ди Солтан. Бүген бу секциягә 4 яшьтән алып 15-16 яшькә кадәрге ике йөздән артык бала йөри, шуларның иллегә якыны – СВОда катнашучы ир-егетләребезнең уллары һәм кызлары. Спортчыларыбыз арасында Ульяновск өлкәсенең кикбоксинг буенча җыелма командасы составына керүчеләр, ПФО күләмендәге ярышларда призлы урыннар алучылар һәм җиңүчеләр бар, ди тренер, горурлык хисе кичереп. Ул шулай ук татар балаларының Рамазан аенда остазлары белән бергә ураза тотуы һәм “Волга-Спорт-Арена” боз сараенда узган өлкә ифтарында волонтерлар буларак катнашулары турында сөенеп сөйли. Секциядә тренировкаларны бертуган энесе Марсель белән бергә алып баралар, бер-берсенә терәк һәм таяныч булып, бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куеп Ульяновск өлкәсе данын еракларга таратырлык спортчылар әзерлиләр.

“Без балаларны һәм яшүсмерләрне спортта уңышларга ирешү белән чикләнмичә, тормышта үз урыннарын табып, чын кеше булып яшәргә өйрәтәбез. Үз-үзеңне җиңү, үз өстеңдә эшли белү – иң зур җиңү менә шул була инде. Без – тренерлар, үз алдыбызга тормыш юлындагы чемпионнарны тәрбияләп үстерү бурычы куябыз. Бераз тәртипсезрәк булган, әти-әниләрен, педагогларын борчуга салган малайлар да безгә килеп, спорт белән чынлап торып мавыгып китәләр һәм начар гадәтләрен ташлап, дөрес юлга басалар. Күптән түгел генә бер спортчыбыз “Юный мисс Ульяновска” конкурсында җиңү бәхетенә иреште. Бу – бөтен командабыз өчен зур шатлык һәм горурлык”,- ди Зайдулин.

Солтан Марат улы балаларга кече яшьтән үк рухи-әхлакый тәрбия бирергә кирәк дип саный. Без гаиләдә милли һәм дини традицияләрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәп яшибез, Рамазан аенда барыбыз да ураза тотабыз, ди ул.

“СВО зонасында иң авыр чакларда бары тик Аллаһы Тәгаләгә дога белән ялвару гына җиңеллек бирде, күңелемне тынычландырды, өмет чаткысы кабызды. Россия Федерациясе һава-десант гаскәрләренең имам-ахуны Али хәзрәт Шамшутдинов безнең яныбызга еш килеп йөри иде. Аның Коръән сүрәләре укуын, тетрәндерерлек һәм уйландырырлык вәгазьләрен бөтен дөньябызны онытып, йотлыгып тыңлый идек. Аллаһы Раббыбыз ярдәменнән ташламас, өметегезне беркайчан да өзмәгез, дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. Али хәзрәт белән хәзер дә аралашып торам, аны рухи остазым итеп саныйм. Ульяновск өлкәсе мөфтияте белән хезмәттәшлек итәм, алар оештырган чараларда бик теләп катнашам. Шулай ук “Кеше приюты” реабилитацияләү үзәге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бу үзәк авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләргә ярдәм кулы суза. Сүз уңаеннан, үзәк җитәкчесе Айрат Сафинның баласы безгә, кикбоксинг секциясенә йөри”,- ди Солтан.    

27 яшьлек Солтан Зайдулин Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских инициативасы белән гамәлгә куелган “Сембер җире геройлары” (“Герои Симбирской земли”) төбәк кадрлар программасында катнаша. Әлеге программа СВО геройларын берләштерә, тыныч тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятебезгә файдалы булып яшәргә өйрәтә. Безне дәүләт секторында хезмәт итү кагыйдәләренә төшендерәләр, мәсәлән, мин яшьләр белән эшләргә, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнергә телим, алар Туган илебез – Россиянең патриотлары булып үссеннәр, олыларны хөрмәт итсеннәр, кечеләргә юл бирсеннәр, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, кешелекле булсыннар, ди төбәк программасында катнашучы.

Чемпионнар тәрбияләүче, төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашучы, Туган илебез хакына җан атып яшәүче Ватан герое киләчәккә уй-ниятләре белән дә бүлеште. Батыр егет гаилә корып җибәрергә җыена. Сөйгән ярым телебезне миннән күпкә яхшырак белә, чөнки татар телен мәктәптә фән буларак өйрәнгән, гаилә тормышыбызны никах укытудан башлап җибәрергә әзер, ди ул.

Ачык йөзле, киң күңелле Солтан шәһәр җирендә туып үссә дә, “Өмет” газетасы белән таныш булып чыкты. Әбиләрем газетаны яздырып алалар, шуңа күрә яраткан оныклары турындагы мәкаләне укып шатланырлар инде, ди гаиләсендә татар тәрбиясе алып үскән егет.

Илебез Президенты Владимир Путин Россиянең киләчәге СВОда – махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәкләре күрсәтүчеләр кулында дип саный. Сембер җире герое Солтан Зайдулинның тормыш һәм хезмәт юлы, яшәү рәвеше һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга сөрүе, аларны бөтен нәрсәдән дә өстен куюы иртәгәсе көнебезнең ышанычлы кулларда булуын күрсәтә. Җиңү, һәрвакыттагыча, безнеке булачак, Туган илебезне матур, бәхетле киләчәк көтә, ди ул.

Исхак ХӘЛИМОВ.