Габдулла Тукай белән Сәгыйть Сүнчәләй дуслыгы

Габдулла Тукай дуслары һәм фикердәшләренең һәркайсы татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә аерым урын алырлык талантлы, максатчан кешеләр булган. Шуларның берсе - шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889-1937).
1889 елның 2 августында Саратов губернасы Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районына керә) дөньяга килгән мәшһүр шагыйрь, музыкант, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй балачагын Әстерханда уздырса да, туган авылын онытмый. Кайберәүләр аның иң якын дусты Габдулла Тукай белән 1911 елда Иске Мастяк авылына килүе турында әйтә.
1891 ачлык елында Сәгыйть Сүнчәләйнең әтисе гаиләсен алып Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910 елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905-1906 елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.
1906 елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсендә гарәпчә һәм русча укуын дәвам иттерә, аннан, үзеннән акча түләп, янә бер ел Учительская школада укый. 1908 елның кышында экстерн тәртибендә учительлеккә имтихан тотканнан соң, С.Сүнчәләй 1915 елга кадәр Пермь губернасының Гәйнә башкортлары яшәгән Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теленнән балалар укыта. Шунда эшләгәндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1908 елда аның Казанда «Күл - күз яше» дигән башкорт легендасы һәм «Кавказ әсире», «Ильяс» (Л.Толстой) исемле беренче тәрҗемә китаплары басылып чыга. 1909 елдан башлап Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатында яшь шагыйрьнең күп кенә оригиналь шигырьләре дә дөнья күрә. 1911 елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С.Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый. Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г.Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 елда С.Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына җылы гына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г.Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе - Г.Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.
1915 елда С. Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һәм 1917 елга кадәр шәһәр көтепханәсендә татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли. Шигырь язудан тыш, ул бу чорда драматургиядә дә көчен сынап карый: «Төш». «Мансур» исемле бер пәрдәлек пьесаларын яза. Ә Февраль һәм Бөек Октябрь революциясе көннәрен мәшһүр «Марсельеза» җыры тәрҗемәсе һәм «Ихтилал шигырьләре» исемле җыентыгы белән каршылый, 1917-1918 елларда С.Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» исемле газеталарда эшли. 1918 елның ахырында Казанга күчеп килә һәм берара «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә хезмәт итә. 1919 елда аны РКП (б) сафларына член итеп алалар. Шул ук елда, бөтендөнья пролетариаты гимны "Интернационал"ны татарчага тәрҗемә итү буенча оештырылган конкурста катнашып, ул үз тәрҗемәсе өчен беренче урынга лаек була. 1919-1922 елларда С.Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, 1923-1926 елларда Башкортстан Мәгариф комиcсариатында коллегия әгъзасы һым сәнгать бүлеге мөдире, аннан Уфа сәнгать музее мөдире булып эшли. 1926 елның ахырында аны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Россия Тышкы эшләр Халык комиссариатының Төркиядәгe Измир шәһәре генераль консуллыгына драгоман (тәрҗемәче) итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң, ул янә Уфага кайта һәм 1929 елга кадәр Башкортстан театр-сәнгать техникумында мөдир булып хезмәт итә. Совет чорында әдипнең «Ихтилал шигырьләре» (1918), «Революцион шигырьләр» (1919) исемле шигъри җыентыклары, «Тәхетләргә ләгънәт» (1924) дигән драмасы һәм 1961елда «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга. Сәгыйть Сүнчәләй 1941 елның 27 октябрендә вафат була.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.