Бай һәм ярлы

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның Карсун өязе Гурьевка авылында Сембер губернасының данлыклы сәүдәгәре Хәсән Акчурин белән очрашуына быел 117 ел була.

“...Бу кешеләр безнең кебек түгел. Хезмәтчеләре бик күп, алар бала караучылар кебек ашаталар, эчертәләр, йокларга яткыралар. Хәтта үзең теләгәнчә йоклый да алмыйсың бит. Сыйлаулары да – коньяк я булмаса шампан шәрабе. Безнең кебек бушкорсакларга тиңме инде алар”,- дип яза танылган татар шагыйре Габдулла Тукай Сембер сәүдәгәре Хәсән Акчурин янына сәфәре турында. Тукай анда баруына ни өчен үкенгән соң?

1909 елның җәендә Сембер губернасының иң бай кешесе, постау фабрикалары тотучы сәүдәгәр Хәсән Акчурин ул вакытта киң танылган татар шагыйре Габдулла Тукайны үзенә кунакка чакыра. Әлеге очрашуны хәйләкәр рәвештә оештырырга була. Чөнки Тукай татарның бай элитасы белән очрашулардан качып йөри. Моның сәбәбе дә билгеле – ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татып, ятимлектә үсә һәм бу аның характерында, холык-фигылендә чагылыш таба.

“Ул бай гаиләләр, танылган кешеләр тарафыннан үткәрелгән җыелышларга йөрмәде. Җәмәгать эшләрендә дә катнашмады. Гомумән, җитди проблемалардан һәм җитди эшләрдән ераграк булырга тырышты”,- дип яза үзенең истәлекләрендә Җ.Вәлиди.

“Казанга күчеп килгәч, ул ниндидер юк-бар һәм вак адәмнәргә якынайды... ресторан тормышына кереп чумды”,- дип белдерә Фатих Әмирхан.

Истәлекләреннән күренгәнчә, Тукай үзе дә моны яхшы аңлаган:

“Җилкуар – шалопай кебек Казан урамнары буйлап йөрим. Хәтта кешечә киенергә һәм юынып чыгарга да өлгермим”. “Тирә-юнемдәге кешеләрдән һич тә канәгать түгелмен. Казанга килгәннән бирле бушка вакыт үткәрү, түшәмгә төкереп яту белән шөгыльләнәм. Көндез дә, төнлә дә бүлмәмдә вакытларын ничек сарыф итәргә белмәгән кешеләр җыела”,- дип яза әдип.

Тукайга багышланган лирик шигырьләр авторы Сәгыйть Рәмиев аның кыяфәтен болай тасвирлый:

“Башына кимәгән, кап-кара күзлектән, өстендә искереп беткән кием, аякларында туза башлаган штиблетлар – егет менә шундый кыяфәттә каршыңа килеп баса. Аның өстендәге киеме яки бик тә зур, яки бик тә тар була. Башында – кепка яисә киң рус фуражкасы. Чәчләре һәрвакытта да озын була, ул аларны беркайчан да тарамый. Мунчага сирәк йөри, өстендәге киеме пычранып беткән. Әгәр яңаны кисә, ул, әлбәттә инде, бөгәрләнгән яки мендәрдән чыккан мамыклы. Ыштанының балаклары еш кына күтәртелгән һәм ботинка эченә тыгып куелган була. Штиблетларының шнуры бәйләмәгән һәм җирдән сөйрәлеп бара”,- дип хәбәр итә С.Рәмиев.

Тукай өстендәге киеме белән генә түгел, яшәү рәвеше белән дә башкалардан аерылып тора. 1911 елда Габдулла якташыбыз Сәгыйть Сүнчәләйгә менә болай дип хат яза:

“Сез минем тормышым, яшәешем турында сорагансыз... Көндез Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан һәм башка зыялылар белән аралашам. Ә кичен күршедә генә урнашкан сыраханәгә барам һәм тире эшкәртүчеләр, ит сатучылар, ат белән йөк ташучылар, жуликлар белән аралашам”.

Һәм менә шундый кеше дәрәҗәле, могтәбәр Хәсән Акчурин янына кунакка килергә тиеш була. Кунакка чакырудан баш тартырга һич тә ярамый. Акчурин сәфәрне үзенең дусты Бәдретдин Апанаев аркылы оештыра. Ул Казанда яшәүче таныш-белешләре ярдәмендә Тукайны Сембер губернасына барырга күндерә. Тукайның яшәү рәвеше турында ишетеп белгәнгә, Хәсән шагыйрьне кешечә киендерү өчен җитәрлек акча бирә, әмма кунакка бу турыда белгертмәскә куша.

Һәм Габдулла Тукай Сембер губернасының Карсун өязе Гурьевка авылына, “Акчуриннарның Зөя Башы постау мануфактурасы иптәшлеге”нә юл тота.

Хәсән Акчурин Тукайны Барыш тимер юл вокзалында каршы алып, Гурьевкага илтеп куя. Кадерле кунак хөрмәтенә кичке аш мәҗлесе оештырыла, анда постау фабрикасы эшчеләре һәм хезмәткәрләре, җирле мәктәп укытучылары һәм укучылары чакырыла. Тантаналы рәвештә шампан шәрабе эчеп тостлар әйткәннән соң, Тукай үзенең шигырьләрен укый һәм кунакларның сорауларына җавап бирә. Тукай Акчуриннар фабрикасында булырга да өлгерә. Кичләрен бильярд уйнап кунакның күңелен күрәләр. Хәсән Габдуллага 50 сум акча бирә һәм үзләре җитештергән тукыманы бүләк итә.

Ә шулай да, Тукай сәүдәгәр Акчуриннар оештырган тантаналы мәҗлескә, аны купшы итеп, зурдан кубып каршы алуларына һич тә шатланмый. Ул биредә үзен чит-ят кеше итеп сизә, күңеле белән кабат Казанга, ышанычлы дуслары янына, гадәткә кергән тормыш рәвешенә кайтырга ашкына. Язмыш кушуы буенча очрашкан шагыйрь һәм фабрикант төрле дөнья кешеләре булып чыга, алар өчен рухи кыйммәтләр һәм өстенлекләр дә төрле була. Әмма Тукай белән Акчуринның очрашуы кайчак әлеге дөньяларның азга гына булса да кисешүен күрсәтә.

И.ХАСИБОВ.