Ульяновск өлкәсе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек итә

Губернатор Алексей Русских Петербург халыкара экономик форумы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчесе Мөхәммәд Әхмәд Солтан Есса Әлҗәбер белән сөйләшүләр үткәрде.

Алексей Русских Ульяновск өлкәсе белән әмирлек партнерлары арасындагы элемтәләрне ныгытуга булышлык күрсәтүе өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчелегенә рәхмәт белдерде. Очрашуда сәүдә-экономик, инвестицион, белем бирү һәм гуманитар сферада хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

Губернатор һәм илче мәдәни-гуманитар сферада, шул исәптән Ульяновск өлкәсендә тормышка ашырылган яшьләр проектларын һәм БРИКС чараларын үткәрүдә хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерделәр. Быелның икенче яртысында Рәс-әл-Хәймә әмирлеге рәсми һәм бизнес-делегациясенең Ульяновск өлкәсенә эшлекле сәфәре көтелә, дип хәбәр итте илче әфәнде.

“Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” халыкара транспорт-логистика маршруты үсеш мөмкинлекләренә аеруча зур игътибар бирелде. Җитәкчеләр шулай ук регион экономикасына инвестицияләр җәлеп итү перспективалары турында фикер алыштылар. Алексей Русских Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эшлекле даирәләрен Ульяновск өлкәсе белән танышырга чакырды. Безнең төбәк чит ил партнерларына инвестицион проектларын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар, шул исәптән порт тибындагы аерым экономик зона мөмкинлекләрен тәкъдим итәргә әзер.