Татар мәктәбен яңарталар

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә генә шәһәр башлыгы Сергей Сандрюков эшнең барышын тикшерде.

Бүгенге көнгә объектның тулаем әзерлек дәрәҗәсе 65 процент тәшкил итә. Бинаның фасады 95 процентка ремонтланган, төзүчеләр баскычларны сүтүгә керешкәннәр инде. Подрядчы оешма җитәкчесе әйтүенчә, фасад белән отмостканы яңарту эшләрен вакытыннан иртәрәк – 1 июльгә кадәр тәмамлау күздә тотыла. Контракт буенча исә эшләрне июльнең уртасына төгәлләү каралган.

Якын арада бинаның эчендә идәннәрне алмаштыру эшләре башланачак. Шәһәр мәгариф идарәсе белән шәһәр хакимияте капиталь ремонтның барышын контрольдә тоталар.