“Бостон”ның даны еракларга таралган

Тегүчеләр һәм закройщиклар, конструкторлар һәм технологлар, эксперименталь һәм әзерләү цехлары мастерлары – “Бостон” фабрикасы хезмәткәрләре менә 20 елдан артык инде үз эшләрен яратып, күңел биреп, профессиональ дәрәҗәдә башкаралар.
Губернатор Алексей Русских “Бостон” фабрикасында булып, предприятие коллективын җиңел промышленность хезмәткәрләре көне белән котлады.
“Предприятиенең куәтен даими рәвештә арттырып, яңартып тору базарда ышанычлы итеп хис итү мөмкинлеге бирә – “Бостон” костюмнарын илебезнең төрле почмакларында яхшы беләләр: югары сыйфатлы продукцияне Россиянең 25 регионында сатып алырга була. Фабрика җитәкчесе Әсхать Маликов белән без һәрвакыт элемтәдә – предприятиене үстерү буенча планнары зурдан”,- диде Губернатор.
Өлкә Хөкүмәте фабрика белән берлектә әлеге тармак өчен кадрлар әзерли. “Бостон” – Ульяновскиның тармак технологияләре һәм дизайн техникумы индустриаль партнеры. Фабрика белем бирү программаларын әзерләүдә катнаша, стажировкаларны оештыра һәм техникум тәмамлаучыларны эшкә урнаштыра.