Владимир Путин “Кол Шәриф” мәчетендә булды

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казанда Россия – АСЕАН саммитында катнашучы делегацияләрнең башлыклары белән ике яклы очрашулар алдыннан Казан Кремлендәге православие чиркәвендә һәм мәчеттә булды.
«Дәүләт башлыгы гыйбадәтханәдә дин тотучылар белән кыскача аралашты. Килүчеләрнең берсе белән сөйләшкәндә Владимир Путин Казанның матурлыгын билгеләп үтте», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Рөстәм Миңнеханов "Кол Шәриф"тә Владимир Владимировичны Коръәнне хәтем кылучы хафиз янына алып килде һәм монда 2015 елдан бирле укуның бер генә көнгә дә тукталмавын аңлатты.
Владимир Путин мөнәсәбәтләр урнаштыруга 35 ел тулуга багышланган Россия – АСЕАН саммитының хуҗасы хокукында Казанга килгән барлык делегацияләрнең башлыкларын шәхсән үзе каршы алды. Сәламләү тантанасы Президент исеменнән кабул итү чарасы алдыннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында узды. Фойеның бер ягында - саммитта катнашучы илләрнең байраклары, икенче ягында Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле урнашкан иде. Милли киемнәр кигән артистлар халык көйләрен башкарды, җырлады һәм биеде.
Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.