“Язгы моңнар” кабат яңгырады

25 апрельдә Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы янәдән талантлы балаларны, яшьләрне, урта буын вәкилләрен һәм өлкәннәрне 20 нче юбилейлы “Язгы моңнар” фестиваленә җыйды. Тамашачылар да залны тутырып килгән иде.

Фестивальне Фәния Галиева башлап җибәрде. Ул бераз гына белешмә биреп, матур итеп эшләнгән видеосюжет карарга тәкъдим итте. Сәхнә бизәлеше үзенчәлекле булуы белән барыбызны да таң калдырды. 20 нче юбилейлы фестиваль М.Җәлилнең 120 еллыгына һәм Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган иде.

Юбилейлы фестивальнең кунаклары белән таныштырып үткәннән соң, сәхнәгә Чынлы районы хакимият башлыгы Владимир Бабайкин күтәрелде. Ул үзенең чыгышында бу бәйрәмнең бик тә кирәкле, мөһим булуына басым ясады.

“Үз телеңне, мәдәниятеңне белү, аны киләчәк буыннарга тапшыру менә шундый чаралар белән дәвам итә. Без төрки халыклар группасына керәбез. Әгәр ана телебезне белсәк, тагын берничә телне аңлап, аралашып яши алабыз”,- диде Владимир Петрович.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Хәлиуллин бу чараның шундый кечкенә авылда узып, 20 ел буе күп талантларны үзенә җыюына соклануын белдерде һәм күчтәнәчләр белән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә район татар автономиясе җитәкчесе Тәльгат Идиатуллов фестивальнең тарихы, бәйгене башлап җибәрүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Күп еллар район башлыгы булып эшләгән мәрхүм Ханәфи Вәли улы Рамазановка бүген искә алып сөйләүләребез дога булып барсын иде, диде ул. Шулай ук жюри вәкилләренең сәхнә осталары чыгышын дөрес, гадел бәяләүләрен теләде.

“Язгы моңнар”ның чишмә башында торган Равия Шрша, җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Әлфия Ханәфиева һәм авыл башлыгы Дамир Гафуров фестивальнең озын гомерле булуын, үзешчәннәргә иҗат уңышлары теләделәр һәм бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Фестивальдә катнашучыларның осталыгы алты номинация һәм биш төрле яшь категориясе буенча бәяләнде. Шулай итеп, иң кечкенә яшь категориясендә чыгыш ясаучылар арасында бәйге башланып китте. Сәлим Абдулмәнов шул кадәр оста, сүзләрне дөрес әйтеп, аңлап, бер дулкынланусыз җырлап, 1 нче урынны алды. Зарина Хафизова, Әминә Нуртдинова, Айсылу Нуртдинова, Айшә Куликова, Альбина Зайнеева белән Ильвина Мухитова 9-12 яшьлекләр арасында көч сынаштылар һәм бу номинациядә Айсылу Нуртдинова җиңүче итеп танылып, 1 нче урынга чыкты. 13-15 яшьлекләр категориясендә Камилла Асадуллина “Ай, былбылым” җырын башкарды. Җыр өстендә әле эшлисе бар, шуңа күрә жюри аңа 2 нче урынны бирергә карар кылды. 16-18 яшьлекләр категориясендә Азалия Сабирҗанова “Җыйдым җиләк” җырын башкарып, 1 нче урынны яулады. Булдыралар балалар!

Өлкәннәр дә бик тырышып, ныклап әзерләнгән. Солистлар Рузинә Бурнашева, Илнура Гиниятуллина, Резеда Тазетдинова, Дәүләт Камалов белән Рузалия Якупова осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Рузинә Бурнашева - 1 нче урынга, Дәүләт Камалов - 2 нче урынга, Рузалия Якупова 3 нче урынга лаек табылды.

Биюләр бик күп һәм төрле темага иде. Камилә Гобәйдуллова 7-9 яшьлек балалар арасында үз биюен бик тырышып башкарды. Тамашачының көчле кул чабып торуы аңа көч өстәгәндер, мөгаен. Камилә кечкенә булса да, тырыша, киемнәре дә бик килешле, ул 2 нче урын иясе булды. 9-12 яшьлекләр арасында Камилла Насыйбуллина “Матуркай” биюе белән - 1 нче урынга, Диләрә Айнуллова “Татар бию”е белән - 2 нче урынга, Ленар Ракипов “Егет бию”е белән 3 нче урынга лаек табылды.

Инструменталь башкару осталыгы номинациясендә яңа, яшь йолдыз Азалия Ештанова “Әпипә” көен башкарып, 9-12 яшьлекләр арасында 3 нче урынны алды. 25 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Миндания Якушева белән Илдар Хәйруллин 1 һәм 2 нче урынны үзара бүлештеләр. Илдар бик нык әзерләнгән, уйнау осталыгы арткан, тавышы да камилләшкән. Уңышлар сезгә гармунчы - баянчылар!

Бу фестивальдә сәнгатьле уку номинациясе дә каралган. Быел Г.Тукай һәм М.Җәлил иҗатына аеруча зур игътибар бирелде. 7-9 яшьлекләр арасында Замир Мударисов “Татарга” шигыре өчен - 1 нче урынны, Амалия Шимуратова “Татар кызы бит мин” шигыре өчен 2 нче урынны алу бәхетенә иреште. Ә 3 нче урынны таҗик егете Азизҗан Донаев белән Кәримә Фейзова бүлештеләр. 9-12 яшьлекләр категориясендә таҗик егете Кәрим Пинабаев М.Җәлилнең “Әтәч” шигырен укып 3 нче урынга чыкты.

Өлкәннәр дә бик тырышты. Рамия Незметдинова “Туган тел” шигыре белән 1 нче урынга чыкты. “Күмәк бию” номинациясендә “Сайра, әйдә, сандугач” биюе белән Тимур Айнуров һәм Самира Фейзова 7-9 яшьлекләр арасында 3 нче урынны алды. 9-12 яшьлекләр арасында Чүпрәледән “Яшьлек” халык бию коллективы - 1 нче урынга, “Таң” халык җыр һәм бию ансамбле 2 нче урынга лаек булды. 13-15 яшьлекләр категориясендә “Яшьлек” бию ансамбленә “Казан урамнары” биюе өчен - 1 нче урын, Яңа Алгаш биючеләренә 3 нче урын бирелде.

Вокаль ансамбльләр номинациясендә дуэтлар һәм ансамбльләр чыгышын караганнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә килдек: 9-12 яшьлекләр арасында Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең “Хыял тамчылары” ансамбле - 1 нче урынга, Айсылу Нуртдинова, Альбина Зайцева - 2 нче урынга, егетләребез Әнвәр Альметов, Марсель Нурмухаметов 3 нче урынга лаек булды.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

Чардаклы районы “Ак калфак” оешмасы рәисе.