Балкып тора Мөсием

Авылыбыз ата-бабаларыбыздан калган Хәнәфи мәзһәбе буенча дин тота. Мөсиебез бүген дә балкып тора, тирә-юньгә нур чәчә.

Минем туган авылым - Мәләкәс районы Мөси авылы. Хәзер авылыбыз зур түгел, әмма аның 400 йортлы вакыты да булган. Элек заманнарда ул көнчыгыштарак, Кубык күле тирәсендә урнашкан була. Укытучыбыз Тәзкирә апа әйтүенчә, ата-бабаларыбызны Кама буендагы Сәләмә дигән авылдан күчереп утыртканнар. 1903 елгы каенатам Габдрахман сөйләвенчә, терлекләр күп югала башлагач, ата-бабаларыбыз сугышып, калмыкларны куып җибәргән. Алар моннан китеп, Калмык Сахчасына барып нигез салганнар.

Заманында авылыбызда өч мәчет һәм мәдрәсә була. Әтиемнең ике абыйсы да шушы мәдрәсәне тәмамлаган. 1916 елгы әтием дә өч ел шунда укыган. Аннары дуслары белән совет мәктәбендә белем алуын дәвам иткән. Шуңа күрә газизем өч алфавит - иске имля, латин һәм кириллица белән грамоталы укый һәм яза белә иде. Әтиемнең Бәйән һәм Гакишә исемле апалары Юныс мөәзин хатыныннан, ягъни абыстайдан белем алганнар. Алар Коръәни-Кәримне тәҗвид кагыйдәләре белән укый иде. Әтиемнең Зиннәтулла абыйсы Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгелеккә ятып кала, ә әтием Бөек Җиңү шатлыгы белән туган нигезенә кайта. Әниемнең догасы көчле иде, шул кабул булып кайтарды мине, дип сөйли иде газизем.

Бабайларыбыз бу урынга, елга буена күченеп, ике яклап урнашканнар. Хәзер авылыбызны өчкә бүлеп, Кече Әврәле елгасы ага. Элек су буен пычрактан бик тә саклаганнар, чөнки шул елгадан су эчкәннәр. Яз башында ташу киткәч, елгадагы чишмәләр ачылып, буа бугач, зур күл барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта эшчән, тырыш авылдашларыбыз тормышны матур итеп алып баралар. Ике улы булган урта буын кешеләре җир сөреп иген игә, ә икенчеләре терлек-туар асрап ит һәм сөт җитештерә. Шушы тырыш кардәшләрем авылыбызны гөлбакча иттеләр, төзек йортлары һәм каралты-куралары балкып тора. Урамнарга тигез асфальт җәелгән.

Авылыбыз җитәкчесе Гөлнәфискә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Ул барлык дәүләт бәйрәмнәрен, милли һәм дини даталарны зурдан кубып, чаралар оештырып билгеләп үтә, милләт өчен җан атып яши. Гөлнәфис үзе дә мөәзиннәр нәселеннән. Кәлимулла бабасы авылыбыз мәчетендә мөәзин була, сәяси репрессия елларында Мөсидән китеп тора. Белемле, һөнәрле кеше кая да югалып калмый, соңыннан авылга кире әйләнеп кайта. Кәлимулла бабай белән әтием дуслар иде. Мөәзинеңне онытма, дип бабай гозерен белдергән һәм догадан калдырмаска сөйләшкәннәр.

Бүгенге көн өчен барысы да кирәк, беркем дә онытылмый.

Күптән түгел генә бөтен авылыбызның укытучысы Әнвәр абый Салаховны җирләделәр. Сөбханаллаһ, абыебыздагы сабырлык, белем, ана телебезгә кадер-хөрмәт һәркемдә соклану тудырды. Ул хәтта ялгыш та начар сүз әйтмәгәндер. Өч баласын да югары белемле итеп, олы тормыш юлына бастырды. Мәрхүмнең урыны җәннәт бакчаларында булсын.

Изге Рамазан аенда кардәшләрем ураза тотып, ифтар мәҗлесләре үткәрделәр, икешәр йортта авыз ачтыручылар да булды. Мәчеткә тәравих намазларына да күп кеше йөрде. Авылыбыз мулласы Наил хәзрәт Вәли улы мәдрәсә тәмамлаган. Аның әтисе ягыннан Мифтах бабасы бик гыйлемле кеше иде. Әтием Исхак аның турында хөрмәт белән сөйли иде. Динне кыскан вакытта шушы бабай беркемнән дә курыкмыйча, болынга чыгып җомга намазларын укыта иде. Әнисе ягыннан бабасы Кыям хәзрәт тә мулла була. Шулай итеп, Наил хәзрәт үз урынында, хөрмәтле варис.

Мәчеттә укулар алып барыла, укытучылар бар. Фәнис хәзрәт, Наил мулла, Румия ханым кыш буе теләгән кешене Коръәни-Кәримне укырга өйрәтәләр.

Кыр эшләре башланганчы безнең туганыбыз Фаизә апа белән Зәйдулла җизнинең төпчек уллары Миңнәхмәт хатыны Гөлнара белән әти-әниләрен искә алу мәҗлесе үткәрделәр. Алар үзләренең уллары белән фермерлар - игенчеләр. Зәйдулла җизни бик уңган, булдыклы кеше иде. Ул балалары белән оныкларына да барлык һөнәрләрне өйрәтеп калдырды. Җәй буе оныклары белән нәрсәдер сүтә һәм җыя, эшкә өйрәтә, мәш килә, кышын хәтта урамга чыгып хоккей уйный иде. Бу гаиләдә күбрәге ир балалар, алар бабай тәрбиясен күреп үстеләр. Илдус, Илнар, Илнур һәм Ренат гел бабалары янында булды. Төп йорттагы киленгә кыен да булгандыр инде, әмма Гөлнара бер дә авырсынмады, барысын да карады, тәрбияләде, үз итте. Аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Ә мәҗлес бик тә күркәм үтте. Фәнис хәзрәт белән Наил мулла матур итеп Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар. Бабайларыбызның мәкаме авылым өстендә яңгырап торды. Кошлар да очмыйча тыңлап торганнардыр, мөгаен. Аннары Фәнис хәзрәт үзенең үтемле, мәгънәле вәгазьләрен сөйләде.

Авылыбыз халкы ата-бабаларыбыздан калган Хәнәфи мәзһәбе буенча дин тота, Мөсиебез балкып тора. Зур рәхмәт сезгә, кардәшләрем, авылдашларым, Аллаһы Тәгалә һәр эшегездә ярдәм бирсен.

Өлкәбездәге белгечләр - автономия җитәкчесе Рамис Сафин белән “Өмет” газетасының редакторы Исхак Хәлимов безне күрсәтеп, яклап, саклап торалар. Аларның эшләре милләтебез өчен бик кыйммәтле һәм кирәкле. Икесе дә Димитровградның “Времена года” кафесына ифтар мәҗлесләренә килеп йөриләр. Без - гади халык, шунда алар белән күрешәбез. Өч губернатор да безгә - татарларга яхшы мөнәсәбәттә булды, ди Рамис. Белемле, акыллы белгечләребез халкыбызның эшчәнлеген, тырышлыгын, ватанпәрвәрлеген җитәкчеләргә, бөтен дөньяга күрсәтә беләләр бит! Рамис энем һәм Исхак энем, бу - сезнең эшегезнең нәтиҗәсе! Сезгә бик зур рәхмәт, исән-сау булыгыз, тагын күп еллар шулай эшләргә язсын!

Зәмзәмия ГАЛИМОВА,

Мөси-Димитровград.