Ульяновскиның җыр-биюле һәм көрәшле Сабан туе

Ульяновскиның “Җиңү” мәдәният һәм ял паркында халкыбызның яраткан, зарыгып көтеп алган милли бәйрәме – өлкә Сабан туе гөрләп узды. Губернатор администрациясе, өлкә Хөкүмәте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Халык мәдәнияте үзәге, Татар мәдәният үзәге һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында меңләгән кеше катнашты.
Түбәтәйле агайлар, ак яулыклы апалар, бала-оныкларын иярткән бәхетле парлар, яшь егетләр һәм кызлар чалт кояшлы иртәдә яшеллеккә, шау чәчәккә күмелгән, бәйрәмчә бизәлгән “Җиңү” паркына юл тоттылар. Кемдер үзәк сәхнә каршындагы эскәмияләрдә урын алып калырга ашыкты. Икенчеләре көрәш мәйданы тирәсендә үзенә җайлы урын сайлады. Шулай ук 17 нче библиотеканың татарча китаплар күргәзмәсе белән танышырга, подписка тәмамланганчы “Өмет” газетасына язылып калырга, Казан осталарыннан милли бизәнү әйберләре сатып алырга, төрле мастер-классларда үзләрен сынап карарга теләүчеләр дә бар иде. Мордовиядән кадәр килеп хәләл ат итеннән телеңне йотарлык тәмле шашлык сатучылар яныннан да көне буе кеше өзелмәде. Өлкә районнарының утарлары – подворьелары җәелеп киткән мәйданчык милли йөзен саклап кала алган заманча татар авылын хәтерләтте. Быел татар утарлары Халыклар бердәмлеге елына, Г.Тукайның 140 еллыгына һәм М.Җәлилнең 120 еллыгына багышлап әзерләнгән иде.
Чал тарихлы хезмәт һәм җыр тантанасы Татарстан Республикасы Буа районы иҗат коллективларының “Без – бердәм” дип исемләнгән вокаль-хореографик композициясе белән башланып китте. Аннары Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко белән Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сабан төрәненә чаң сугып милли бәйрәмебезгә старт бирделәр. Россия Федерациясенең дәүләт гимны яңгыраганнан соң, Александр Коробко регион башлыгы Алексей Русскихның котлау сүзләрен ирештерде.
“Сабантуй - безнең төбәктә ел саен көтеп алына торган матур һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Ул хәзер татарныкы гына түгел, аны Ульяновскида яшәүче һәр милләт вәкиле үзенеке кебек якын итә”,- диде Губернатор урынбасары.
Александр Коробко милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Өлкә татар автономиясенең президиумы әгъзасы Рамилә Гимадеева – Губернаторның Мактау грамотасына, Чардаклы районының “Ак чәчәкләр” ансамбле җитәкчесе Лилия Хузеева белән Иске Кулаткы районының үзәк клуб системасы тавыш режиссеры Фәнис Абдуллин Рәхмәт хатларына лаек булды.
Ә Россия Федерациясе Сенаторы, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты әгъзасы Айрат Гибатдинов ата-бабаларыбыздан безгә рухи мирас булып күчкән Сабан туе белән тәбрикләп, “Кеше приюты” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Айрат Сафин белән “Чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү үзәге” башкарма директоры Әлфия Халитованы Федерация Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе секретаре Владимир Камеко депутатлар корпусы исеменнән сәламләп, төбәгебездә милләтара татулыкны ныгытуга өлеш кертүләре, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен милләттәшләребезгә рәхмәт белдерде. Татар ир-егетләре фронтта сынатмыйлар, Россиянең киләчәге хакына батырларча сугышалар, диде ул.
Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова татар автономиясенең дәүләт ярдәменә таянып һәм спонсорлар табып милли чараларны һәрвакыт зурдан кубып оештыруын билгеләп үтте. Сабан туе күптән инде милләтара бәйрәмгә әверелде, төрле милләт һәм дин кешеләрен матур мәйдан тирәсенә җыя, диде өлкә министры.
Ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин бәйрәмдә катнашучыларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Сабантуй дипломатиясе безне, татарны дөньяга таныта, хәзер ул күп илләрдә, Россия шәһәрләре һәм авылларында үткәрелә, дип белдерде Ринат Рәуф улы.
Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин исә динебез кушканча яшәп кенә туган телебез белән милли мәдәниятебезне саклап калу мөмкин булуын ассызыклады.
Ульяновск шәһәр Думасы рәисе, “Россия халыклары ассамблеясе” Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Илья Ножечкин автономия активистларына бүләкләр алып килгән иде. Татар мәдәният үзәге мөдире Рамилә Сафина һәм “Сембер мирасы” татар яшьләре оешмасын әйдәп баручы Руслан Фаезов ассамблеянең Рәхмәт хатларын алу бәхетенә иреште.
Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Ульяновск Сабан туенда ел саен бик теләп катнашулары турында сөйләде.
“Буа белән Ульяновск – географик картадагы гади нокталар гына түгел, ә бергә, бер ритмда тибүче ике йөрәк. Безне меңьеллык тарих, уртак традицияләр һәм иң мөһиме – халыкларыбызның ихлас дуслыгы бәйләп тора. Безнең район уңдырышлы җирләре, хезмәтсөяр халкы һәм бай мәдәни традицияләре белән данлыклы һәм без ышанычлы партнер һәм дус буларак ут күршебез Ульяновскига һәрчак горурлык белән карыйбыз”,- диде Ранис Рәфис улы.
Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин исә Губернатор белән өлкә Хөкүмәтенә, мәдәният министрлыгы белән Буа районы җитәкчеләренә, бәйрәмнең спонсорларына рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.
“Агымдагы ел илебез Президенты тарафыннан Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде, шуңа күрә бәйрәмебездә татарлар белән беррәттән милли костюмнарын кигән мордвалар, чувашлар, еврейлар, әзәрбәйҗаннарны да күрергә мөмкин. Сабан туе күптән инде милләтара тантанага әверелде. Аны минем рус, чуваш, мордва дусларым да ел саен көтеп алалар һәм безнең белән бергә бәйрәм итәләр”,- диде мохтарият җитәкчесе.
Ә шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Россия хатын-кызлар союзы оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Айзатуллина 50 ел бергә яшәүче Шаһиҗан һәм Әлфия Санатуллиннарны, шулай ук СВО героеның тол хатыны Динара Хәлимованы, Чардаклы районы Үрән авылы мәдәният йорты мөдире Наилә Забихуллованы, 64 нче мәктәп укытучысы Рузалия Халилованы һәм “Абушаев” агрофирмасы бригадиры Җәүдәт Галиулловны истәлекле бүләкләре белән шатландырды.
Махсус хәрби операция ветераны Денис Нуртдинов, татар автономиясенең Тимерьюл район бүлекчәсе рәисе Рамил Абитов һәм өлкә мөфтие урынбасары Рафаэль Назмутдинов “Защитники Отечества” дәүләт фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов “Милли подворье” cмотр-конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды. Иске Кулаткы районы милли утары – 1 нче урынга, Мәләкәс һәм Чардаклы районнары подворьелары – 2 нче урынга, Чынлы һәм Яңа Малыклы районнары, Димитровград шәһәре утары 3 нче урынга лаек табылды.
Ял паркының төрле почмакларында көне буе яшьләр, балалар, халык талантлары, милли уеннар һәм спорт мәйданчыклары эшләде. Анда төрле буын кешеләре үзләренең осталыкларын сынап карап призлар отты. Ә үзәк сәхнәдән иртәдән кичкә кадәр татар моңы агылды. Эстрада йолдызлары Ринат Рахматуллин һәм “Казан егетләре” төркеме, шулай ук үзебезнең үзешчәннәр чыгышын карап, халык рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күбесе яраткан артистларына кушылып җырлады һәм типтереп биеде.
Сабан туен күрергә килүчеләрнең күпчелек өлеше, һәрвакыттагыча, көрәш мәйданы тирәсенә тезелешеп баскан иде. Пәһлеваннарның бил алышуын ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар, ак яулыклы әбиләр дә онытылып китеп күзәтте. Мәйдан батыры, әлбәттә, бер генә була инде. Дөнья күләмендә танылган көрәшче Артур Хакимов шушы дәрәҗәле исемгә лаек булды. Аңа тәкә белән акчалата сертификат тапшырдылар. Артур исә Губернатор урынбасары Александр Коробкога татар көрәшчесе формасын бүләк итте. Татар мәдәнияте, татар спорты үсешенә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә, диде ул. Сүз уңаеннан, Губернатор администрациясендә эчке сәясәт, шул исәптән милли һәм дини эшләр өчен җаваплы булган Александр Коробко чүлмәк вату бәйгесендә катнашып бүләк отты.
Сембернең җыр-биюле, көрәшле, чәкчәкле тагын бер Сабан туе тарих битләренә кереп калды.
И.ХАСИБОВ.