Әтиебез һәм бабабыз – безнең горурлыгыбыз

Кадерле әтиебез һәм бабабыз, карт бабабыз Алиәскәр Алләм улы Аитовның 21 июньдә 90 яшьлек олуг юбилее.

Алиәскәр Алләм улы Аитов 1936 елның 21 июнендә Павловка районы Евлейка авылында ун балалы гаиләдә алтынчы сабый булып дөньяга килә. Әтисе Алләм Мөхәммәди улы сугышка кадәр почта начальнигы вазыйфаларын башкара. Ул Сталинград тирәсендә каты яраланып, фронттан инвалид булып кайта. Ишле гаиләсен туендыру максаты белән аяк киемнәрен төзәтүче кәсебен үзләштерә. Аягы бераз төзәлсә дә, гомере буе аксап йөри. Ә әнисе Фатыйма Хөсәен кызы колхоз кырында тырышып эшли.

Әтиебез Евлейка җидееллык мәктәбен тәмамлап, Сосновоборское педагогия училищесына укырга керә. 1955 елда кулына яңа гына диплом алган яшь белгечне ерак Кыргызстан мәктәбенә балалар укытырга җибәрәләр. Аннары сөлектәй таза егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Ярты ел дәвамында уку-укыту ротасында радиотелеграфист һөнәре серләренә төшенә, аннары үзе яшь солдатларны өйрәтә һәм сержант званиесенә ия була. Сугышчан һәм сәяси әзерлек отличниклары слетларында катнаша, ротаның комсомол оешмасы секретаре булып сайлана, дивизиянең политотделы каршындагы партия мәктәбен тәмамлый. Шулай ук үзен дивизия, армия һәм округның комсомол конференцияләренә делегат итеп юллыйлар. Өлкән сержант А.А.Аитовның хезмәтенә югары бәя бирелгән армия характеристикалары гаиләбез архивында бүген дә кадерләп саклана. Анда әтиебез җитәкчелек иткән бүлекчәнең һәрчак алдынгылардан саналуы, 1 нче класслы радиотелеграфистның комсомол һәм спорт-масса эшләрендә актив катнашуы, ундүрт тапкыр часть һәм соединение командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе турында әйтелә. Әтиебез армиядә вакытта коммунистлар партиясе сафларына кандидат булып кабул ителә.

Армиядән кайткач, әтиебез Зур Чирекле авылы җидееллык мәктәбендә физика һәм хезмәт укытучысы булып эшли. Аннары туган авылы Евлейка сигезьеллык мәктәбенә урнашып, математика белән физикадан балаларга белем бирә. 1961 елда әниебез – Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында туып үскән Румия Умәр кызы Юртаева белән гаилә корып җибәрә. Алар Сосновоборскоеда укыган чакта танышалар. Аитовлар читтән торып югары белем алып, коллегалар һәм ике баланың ата-анасы буларак гомере буе язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

1963 елда район җитәкчелеге әтиебезне Татар Шмалагы авылы мәктәбенә директор итеп җибәрә. Анда ул актив укытучы, җитәкче, авыл советы депутаты буларак халык ихтирамын казана. Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Әтиебез Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, өлкән укытучы, Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була. 1978 елда язмыш җилләре әти-әниебезне Евлейка авылына алып кайта. 1978-1991 елларда әтиебез урта мәктәп директоры булып хезмәт итә, авыл советы депутаты булып сайлана, барлык иҗтимагый-сәяси чараларда да катнаша. 1995 елда авыруы аркасында пенсиягә – лаеклы ялга китте.

1912 елның августында Евлейка мөселманнары әтиебезне мәхәллә мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлап куйды. 2019 елның декабренә кадәр ул традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерү, шәригать кануннарын үтәү, дини һәм милли йолаларны башкару максатында күп көч һәм тырышлык куйды. Яңа туган сабыйларга исем кушты, яшь парларга никах укыды, мәрхүмнәргә җеназа намазы укып соңгы юлга озатты, мәчеттә гает һәм җомга намазлары укытты. Әтиебез авыл халкын мәчеткә җыеп, утызга якын “Вәгазь кичәсе” үткәрде. Шулай ук авылдашларны Изге Болгар җыенына һәм Яңа Зимница авылына ишан Хәбибулла хәзрәтнең каберен зиярәт кылырга алып барды. Мәчетне ремонтлау һәм тирә-як территориясен төзекләндерү чарасын күрде.

Кадерле әтиебез һәм бабабыз, карт бабабыз! Чын күңелебездән сине юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Без сине бик тә яратабыз һәм барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез! Син – безнең өчен матур, затлы, намуслы һәм тәртипле, инсафлы тормыш үрнәге! Без синең белән чиксез горурланабыз!

Кызың Сурия, киявең Летфулла, оныкларың Лилия, Марат, Салават, оныкчыкларың Лия, Тимур, Артур, Рафаэль.