Ислам мәдәният үзәге ишекләре һәркемгә ачык

Засвияжье районының Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәгендә хәзер инде традициягә кергән корбан ашы узды. Игелекле мөселман кардәшебез Джанибек Шарахматов тарафыннан оештырылган мәҗлестә мәхәллә халкы, социаль яклауга мохтаҗ кешеләр һәм СВО геройларының якыннары катнашты.
Менә ун елга якын инде уңышлы эшләп килүче Ислам мәдәният үзәге мәчетендә биш вакыт намаз уку, өлкәннәргә дә, балаларга да дини белем алу, татар телен өйрәнү, Коръән ашлары үткәрү һәм мәрхүмнәрне шәригать кануннарына туры китереп соңгы юлга озату өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәчеткә намазга йөрүчеләр санын ничек булса да арттырасы иде, күбрәге чит илләрдән килеп шәһәребез вузларында белем алучы мөселман яшьләре сафларга баса, югыйсә, тирә-күрше йортларда гына да күпме татар яши, ди мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов. Ә мәчетнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов үзебездән соң догачылар калдыру өчен бала-оныкларыбызны дин юлына бастырырга, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирү өстендә армый-талмый эшләргә тәкъдим итә. Ул мәҗлестә катнашучыларга Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән корбан чалуның әҗер-саваплары турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шөкер, корбан чалдыручылар саны арта бара, әнә, быел Кувшиновка фермеры Наил кардәшебез Музафяров аркылы гына да өч йөз баш сарык корбанга бугазланган, диде хәзрәт. Әлеге мәхәллә активистлары Корбан бәйрәме уңаеннан Засвияжье районының халыкны социаль яклау бүлеге исемлекләре буенча дистәләгән кешегә азык-төлек наборлары тараткан. Аллаһы Раббыбыз изге бәйрәм көннәрендә мохтаҗларны, юксылларны күчтәнәчләр, сәдакалар белән шатландырырга куша, ди Хасиятулла хәзрәт.
Засвияжье район администрациясе башлыгы Ринат Садыйков мөселман кардәшләребезне шәһәр җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Ислам мәдәният үзәге эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Шәфикъ Иматдинов белән Хасиятулла хәзрәт Ахметовка рәхмәт белдерде. Бу мәхәллә СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда, башка хәйрия акцияләрендә, территорияне төзекләндерүдә актив катнаша, диде глава. Ул милләттәшләребезне “Молодежный” ял паркында яңа форматта – эстрада йолдызлары катнашында узачак район Сабан туена чакырды. Тимерьюл район администрациясе башлыгы Алмаз Иматдинов та Засвияжье мөселманнарын берләштерүче, традицион ислам кыйммәтләре сагында торучы мәхәллә эшчәнлегенә соклануын белдерде. Мәчетнең чыгымнарын капларга ярдәм итүче эшмәкәрләргә, шулай ук мәхәлләнең тынгысыз йөрәкле активистларына чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, диде ул. Ә Засвияжье районының халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Рамилә Белова СВОда катнашучыларның якыннарын чакырып хөрмәт иткән, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузган өчен мәхәллә җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерде. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Засвияжье татарларын бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде. Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина “Өмет”кә язылырга ярдәм ит” социаль акциясенә кушылып, Засвияжье районында яшәүче ун гаиләгә – СВО геройларының якыннарына подписка бүләк итте, диде ул.
Мәхәллә имамы Хасиятулла хәзрәт Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыды һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, махсус хәрби операция ир-егетләребезнең дошманны тар-мар итүе белән тәмамлануын теләп дога кылдырды. Аннары мул табын артында урын алган йөзгә якын кеше күмәкләшеп тәкбир әйттеләр һәм сихәтле корбан ашы белән сыйландылар.
Ислам мәдәният үзәге һәм җирле татар автономиясе рәисе Шәфикъ Иматдинов киң күңелле Джанибек Шарахматов белән милләт җанлы бизнесменнарга, район администрациясе җитәкчеләренә рәхмәтләрен юллады. Бергә һәм бердәм булсак, дошманны якын арада җиңеп, матур тормыш яшәрбез, туган телебез һәм динебез үсеш юлыннан алга барыр, диде Шәфикъ Хасиятулла улы.
И.ХАСИБОВ.