Хәсәнҗан хәзрәт истәлегенә

Яңа Малыклы районы Баткак авылында истәлекле вакыйга булды. Аны күрше Өчкаен авылы активистлары һәм мәхәллә мөселманнары оештырган иде.

Ишан Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәт улы Гобәйдуллин - атаклы Гобәйдуллиннар нәселе вәкилләренең берсе. Ул монда яшәгән һәм авыл зиратында җирләнгән. Бу нәсел дәвамчылары Нурлат районы Кизләү авылында туган. Шулай ук алар  Кизләү мәдрәсәсенә нигез салучылар.

Гобәйдуллиннар турында Ризаэддин Фәхретдин үзенең «Әсар» китабында күп язган. Хәсәнҗан хәзрәт Баткакта унбиш ел яшәгән. Хатыны Фатыйма абыстай да шунда күмелгән. Ишан хәзрәт каберендәге ташны авыл халкы һәм мәхәллә кешеләре үз көчләре белән яңартканнар. Очрашу шушы вакыйга уңаеннан үткәрелде. Хәсәнҗан хәзрәткә хөрмәт күрсәтүчеләр төрле җирләрдән килгән иде.

Хәзерге вакытта Баткак авылында яшәүчеләр күп түгел, нибары берничә йорт  калган. Шуңа да карамастан, авылда мәчет бар. Зиратны тәрбияләп һәм карап торалар. Ишан хәзрәтне искә алуга багышланган әлеге күркәм чараның башында торучылар - Баткак авылы мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Миншакир улы Хакимов һәм Өчкаен авылы мәхәлләсе вәкиле Фәрит Әхнәф улы Туктаров. Уртак тырышлык белән зиратка илтүче юл кырыенда, куаклык буендагы әрәмәдә кунаклар өчен кайнар чәй һәм сарык итеннән хуш исле пылау куелган өстәлләр әзерләнгән, тәһарәт алу өчен дә урын каралган иде.

Иртәнге сәгать 10га табигать кочагындагы әрәмәлеккә җирле халык, күрше авыл кешеләре, кунаклар җыела башлады. Самарадан Нәҗип Якуб улы Сәйфетдинов кайткан иде. Ул Самара Җәмигъ мәчете музеен саклаучы вазыйфасын башкара. Аның сүзләренә караганда, музейда сирәк очрый торган артефактлар һәм Кизләү мәдрәсәсенең силсиле дә саклана. Шулай ук анда Гобәйдуллиннар гаиләсе, шул исәптән ишан Хәсәнҗан хәзрәт һәм аның укучылары турында мәгълүматлар урын алган.

Самарадан мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә унбиш кеше килде. Нурлат районы Кизләү авылы мәчете имамы Илшат хәзрәт Минвәли улы Мөхәммәтов һәм имам ярдәмчесе Рәфис Габбаз улы Ганиев та килеп төштеләр. Шулай ук Нурлат районы имам-мөхтәсибе Хафизулла хәзрәт Минвәгыйзь улы Гыйрфанов чакырулы иде. Ул Нурлат мәчетләре турында тирән эчтәлекле китап авторы. Казан шәһәренең Апанай мәдрәсәсе вәкиле Гөлназ Кариб кызы Ильязова да очрашуда катнашты.

Истәлекле очрашу Коръән сүрәләре уку белән башланып, ишан хәзрәт тормышындагы кызыклы фактлар белән бергә үрелеп барды. Кунаклар аның шәҗәрәсе белән таныштылар. Кизләү авылы вәкилләре Хәсәнҗан хәзрәтнең туган җирендәге мәдрәсә музее эшчәнлеге турында сөйләделәр, якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Кунакларга истәлекле бүләк –  Самара өлкәсе Благодаровка авылы мәчетенең йөз еллыгына багышлап нәшер ителгән «Иман һәм әхлак учагы» исемле китап тапшырылды. Аны төзүче һәм мөхәррире - Самара шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сафин. Шулай ук махсус материалга бастырылган Кизләү мәдрәсәсенең озын тарикатын бүләк иттеләр. Төзүчесе - Нәҗип Якуб улы Сәйфетдинов.

Хафизулла Минвәгыйзь улы Гыйрфанов Баткак авылы мәчете имамы Әхтәм Миншакир улы Хакимовка - Коръән китабы, Фәрит Әхнәф улы Туктаровка Нурлаттан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында китабын тапшырды.

Очрашу ахырында чараны башлап оештыручы Фәрит Әхнәф улы барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм әлеге җылы очрашу ел саен уздырылса, бик күркәм булыр иде дигән теләген җиткерде.

Күмәкләшеп дога кылганнан соң бу җирлектә оештырылган чара төгәлләнеп, күрше Өчкаен авылында дәвам итте. Авыл - гүзәл табигатьле, яшеллеккә күмелгән. Авылның уртасында символик рәвештә өч каен үсә. Мәчет каршындагы бер өйдә чакырылган кунаклар өчен аш өстәле оештырылган иде. Ачык күңелле, кунакчыл Өчкаен халкы кунакларның һәрберсен күптән көтелгән якын дуслары кебек каршы алды. Табын артында Коръән сүрәләре укылды, ишан Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәт улы рухына багышлап дога кылынды.

Бу чара – искиткеч матур очрашу үрнәге, төрле яшьтәге һәм төрле җирләрдә яшәүчеләрне бер урынга җыйды. Аларны барысын да Гобәйдуллиннар нәселе вәкиле -ишан Хәсәнҗан хәзрәтнең тормышына һәм эшчәнлегенә хөрмәт күрсәтү берләштерде.

Гөлназ ИЛЬЯЗОВА,

Казан шәһәре.