Ишан бабакай

Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында дөньяга аваз салган ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров 25 ел буе гыйлем җыйган, 61 ел гыйлем тараткан.

Татар дөньясында иске язу буенча иң зур типография тоткан Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримовлар Хәбибулла ишан хәзрәттә мәдрәсәдә укыган. Бераз мал туплагач, алар Казанга китә. «Без уку-язу әсбаплары сату белән шөгыльләнмәкче булабыз. Син безгә хәер-догаңны кылмассыңмы?» – дип алар хәзрәтнең фатихасын сорый. Аннан, акчалар җыелгач, типография ачмакчы булабыз, мәдрәсәләребездә китап юк, китап бастыру эшенә тотынырга ниятлибез, ризалыгыңны бирсәңче, дип киләләр. Ишан хәзрәтләре, бирәм, тик бер шарт белән: дини китап кына бастырасыз, дип әйтә. Бөтен дини китапларның, Коръәннәрнең яртысы XX гасыр башында бертуган Кәримовлар типографиясендә басылган икән. Сезгә ни белән ярдәм итик дип килгәч, Хәбибулла хәзрәт аларга, уку әсбаплары, карандаш-каләм сездән булсын, дип әйткән.

Ничек гаҗәпләнмисең: ул вакытта Кулаткы ягындагы дүрт авылда алты ишан яшәгән (мондый хәл үтә дини төбәктә генә булырга мөмкин). Дөрес, кайбер ишаннарның мәдрәсәләре булган, кемнекедер булмаган. Ишан булып та мәдрәсә генә тоткан, әмма ишанлыгын сиздермәгән, бер мөрит тә тәрбияләмәгәннәре дә очрый. Хәбибулла ишанны Габдулла Тукай да белгән, «Татарча хөтбә» дигән әсәрендә Зәйнулла ишан белән бергә аны да телгә алган. Кулаткы төбәге ишаннары турында Тукай Сәгыйть Сүнчәләйдән ишеткән.

- Хәбибулла хәзрәт - бер Зимничә авылының гына горурлыгы түгел, бөтен татарның сөекле бабасы. Мондый олы затларны, башка ишаннарны да без белергә тиеш. Совет заманында да бу яктан чыгып илгә, җиргә, милләткә хезмәт иткән мөхтәрәм кешеләребез бар, - ди ишан бабакайның рухи мирасын җентекләп өйрәнүче Иршат хәзрәт Сафин, әлеге затлар белән горурланырга, аларның күркәм исемнәрен, игелекле гамәлләрен яшь буынга җиткерергә өндәп.

Ләбиб ЛЕРОН.