Авыллар тарихыннан

Карсун районы Сакускай авылы. Авылның атамасы турында ике версия бар. Бер версиясе: «Сакол» исемле нигез салучы кеше булган. Бу чынбарлыкка туры килми.

Икенчесе. Монда кайчан авыл төпләнгән, монда булган саклык. Бездә сак – ул усак. Бик калын урман булган усаклык. Кайчан Уразовкага әйләнгән – анысын белмим. Тирә-як татар авыллары безне һаман Сакускай диләр. Уразовка – уразадан инде.

Якуб исемле бай йорты саклана. Трудага. Ул җир бик зур була. 1910 елны революциягә тикле үлә. Уллары каладыр. Революция вакытында туздыралар. Йортларыннан куып чыгаралар. Аның килененең калпагы (калфагы) әле дә саклана музейда.

Бу мәчет иске янган мәчет урынына салынган. 1884 нче елны. Шул көннән бу мәчет бер көнгә дә ябылмаган. Манарасы да киселмәде. Анда 60 елдан артык имам булып Сабирҗан хәзрәт бабай тора. 90 яшендә үлде. Шуңа тикле шул бабай саклап килде. Аннан - калган бабайлар. Шулай иттереп мәчет бер дә ябылмады.

Авыл тузып, бетеп бара. Яшьләр дә, картлар да калмады. 1979 елда монда мең дә илле кеше иде. Хәзер өч йөзгә якын кеше. Кеше әз. Хезмәт юк, эш юк. Бөтенесе бетте. Барысы да тузды, бетте, таралды.

Сөйләүче: Диаров Сәид Таһир улы (1951), Карсун районы Сакускай (Уразовка) авылы.

Ногай (Нугай иле) авылы. Әти-әни дә Нугай илендә туганнар, үскәннәр. Кала тау. Анда элгәре, атакай (әти) шулай сөйли иде, Нугай бабай килеп утырган. Биредә бөтенләй су булган дөньяда. Нугай бабай килгән дә, шул тау башына утырган. Шуннан Нугай иле булып калган. Атакайга бабакай (дәү әти) сөйләгән.

Ак кизләү – ул урман буенда. Бизәмшә кизләве бар. Каберлекләр (зират) турысында ул. Чәчүк посадкасы – ул инде сугыштан кайткач утырткан посадка. Без әле кечкенә оланнар идек. Посадканы кисеп алганнар инде. Ул наратлык иде. Таҗиков Сафиулла утырткан аны. Тагын Кайман посадкасы бар иде. Кайман кушаматы. Аты Атаулла иде.

Авылда бер мәчет эшли. Элгәре өч мәчет булган. Сталин заманында мәчетне каушаттылар. Мәчетне каушатканын мин дә беләм. Аны ваттылар. Төш кебек кенә беләм. Без елаштык. Минем түтәм – боларның әбкалары (дәү әнисе) – нәнәсенең (әнисенең) анасы – Шакирә абыстай дия идек. Безнең олан чак. Абыстай күрә дә, кочаклап алып китә киселгән манара башын. Аны  җыештырып куя, елый-елый да. Үзендә саклап тота ызба (өй) башында. Хәзер аны клубка китерде. Музейга. Коръәнне җиргә күмгәннәр. Мәчетнекен. Клуб янында.

Сөйләүче: Вәлиуллова Таибә Кашап кызы (1942 елгы), Карсун районы Нугай иле авылы.

Мәләкәс районы Мөси авылы. Муса исемле кеше килеп утырган авылга иң беренче. Монда урман гына булган бит инде. Биш йөз еллыгын уздырдык авылның. Без татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшәбез.

Яз башында, су аккан вакытта, язгы ташу вакытында очка чыга идек егетләр һәм кызлар белән. Яр буйлап халык була иде. “Зиләйлүк”не җырладык, әйләнә идек. «Су агыш» уйный идек. Икешәр кеше тотынып чыга. Безнең авылда чишмәлекләр күп, буаны бусалар, күлебезгә су җыела.

Сөйләүче: Галиуллова Наҗия Ярулла кызы (1940), Мәләкәс районы Мөси (Моисеевка) авылы. 

Филип. Монда иң башта чувашлар гына торган. Аннары татарлар килгәннәр. Иң көчлеләре калган. Бер урамда чувашлар тора. 25 процент чуваш, 75 проценты татар монда. Мәктәптә урысча укыйлар. 11 класс. Татар теле һәм чуваш теле факультатив итеп укытыла. Мәдрәсәдә дин укырга өйрәтәләр балаларга.  Өйлә намазын укыйлар да, өйгә китәләр. Мәчет картлары өйләгә җыела.

Сөйләүче: Гиниятуллина Дания Гыйльметдин кызы (1937).

Атнагыл. Мәчетебезгә 26 ел. Атнагылда дүрт мәчет була. Иң очта бар иде. Кара мәчетне клуб ясаттырдылар. Кайсындыр мәктәпкә алдылар. Шулай итеп  менә бу мәчет кенә калган иде. Бу мәчет искерде дә, бөтенләй бетеп торды. Аның урынына яңа мәчет салдылар. “Азат хатын”да сиксән сигезенче елларда килде дини дәресләр, унике килде. Һәрберсен язып өйрәнә бардым. Гарәп язуын.

Сөйләүче: Гайнуллина Гөлҗиһан Идиятулла кызы (1938), Мәләкәс районы Атнагыл авылы.

Миңнира БУЛАТОВА.