Туган җиргә тугрылыклы гомер

Новоспасское районында Юнушевларны белмәгән кеше сирәктер. Танылган гаиләнең башлыгы Яввәт Идрис улы Юнушев гомере буе туган җиренә тугрылык саклап яши.
Яввәт Идрис улы 1946 елның 16 июнендә Николаевка районы Татар Сайманы авылында ишле, хезмәтне яратучы гаиләдә дөньяга килә. Дүрт бертуганы белән кече яшьтән үк әти-әниләренең кул арасына кереп, физик хезмәт белән чыныгып үсәләр. Яввәт плугарь, комбайнер ярдәмчесе булып эшли, терлекләр карый. Яшүсмер бернинди эштән дә читләшми, авырлыклардан курыкмый. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлый һәм тормыш юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ниятләп, 1964 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Ул чакта агроном профессиясе бик тә кирәкле һәм мактаулы санала.
Вузны яңа гына бетергән дипломлы белгечне үзенең туган Николаевка районы “Страна Советов” колхозына агроном итеп эшкә җибәрәләр. Яввәт үз авылының чибәр кызы белән никах укытып гаилә кора. Әмма озак та үтми, егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Гаҗәеп матур Фәрихасы белән колхоздагы эшен калдырып, ерак Одессага Туган ил алдындагы изге бурычын үтәргә китә.
“Армия хезмәте турында күңелемдә бары тик матур истәлекләр генә саклана. Бер ел гына хезмәт итсәм дә, күп нәрсәгә өйрәндем, күпне күрдем, күпне ишеттем, тормыш мәктәбен үттем. Украинадагы бүгенге хәлләр, әлбәттә, йөрәкне әрнетә, җаннарны тетрәндерә, барыбызны да борчуга сала. Югыйсә, без хезмәт иткән чакта Одесса шәһәрендә искиткеч кунакчыл, ачык йөзле, акыллы һәм зирәк халык яши иде. Һаман да шуны ахыргача аңлап бетерә алмыйм: ни өчен алар бандеровецлар белән фашистларның властька килүенә каршы төшмәделәр икән, халыктан сорап торучы булмагандыр инде, мөгаен”,- ди Яввәт Идрис улы, тирән уйга чумып.
Армиядән соң Яввәт Юнушев Новоспасское районының “Россия” колхозына эшкә урнаша. Колхоз рәисе Петр Иванович Каширин грамоталы, акыллы җитәкче була. Аның кырыслыгы, теләсә нинди карарлар кабул иткәндә гаделлек күрсәтүе миңа бик тә ошый иде, ди Яввәт ага.
Юнушев хезмәт карьерасын агроном-семеновод буларак башлап, үзен әйбәт белгеч, эшне яратучы, намуслы һәм тормышка битараф булмаган кеше сыйфатында таныта. Шуңа күрә тиздән аны Ратовск производство участогы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ратовск участогы кыска гына вакыт эчендә алдынгылыкка чыгып, район һәм өлкә күләмендә танылырга өлгерә.
Җитмешенче еллар уртасында “Россия” колхозы рәисе итеп А.Е.Кожаев билгеләнә, ә Яввәт Юнушев баш агроном вазыйфаларын башкаруга керешә. Бу авыр һәм шул ук вакытта дәрт ташып торган, кызыклы һәм мавыктыргыч еллар иде, ди Яввәт абый.
Колхозның 22 мең гектардан артык чәчүлек җирләре була, “Россия” биш производство участогын берләштерә, аларның һәркайсы аерым колхоз итеп исәпләнерлек. Кырларга минераль һәм органик ашламалар җитәрлек күләмдә кертелә. Хуҗалык белгечләре Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән хезмәттәшлек итә. Нәтиҗәдә, күмәк хуҗалык тарихында беренче тапкыр рекордлы уңыш – бер миллион пот – 160 мең тонна ашлык җыеп алына.
1980 елның февралендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләренең сизелерлек дәрәҗәдә кимүен исәпкә алып, партиянең Новоспасское райкомы “Сводобный труд” колхозы җитәкчесен алмаштыру карарына килә. Яввәт Юнушев хуҗалыкның яңа рәисе булып сайлана. Район җитәкчелеге аның алдында авыл хуҗалыгы производствосы күрсәткечләрен һәм Новое Томышово халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту бурычы куя. Дүрт ел ярым эчендә колхозда әйтеп бетергесез зур эшләр башкарыла. Мөгезле эре терлекләр һәм сарыкларның баш саны күпкә арта. Хуҗалыкның матди-техник базасы сизелерлек ныгый. 30 урынлы балалар бакчасы, күп фатирлы йортлар сафка бастырыла. Шулай ук административ бина файдалануга тапшырыла, анда авыл советы, ашханә, почта, медпункт, колхоз идарәсе урнаша.
1985-2005 елларда Яввәт Идрис улы Фрунзе исемендәге колхозда баш агроном булып аеруча нәтиҗәле эшли. Аның тырышлыгы белән районда бердәнбер саналган орлыкчылык хуҗалыгы булдырыла, авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз элемтәләр урнаштырыла. Фрунзе колхозы районда беренче булып көнбагыш гибридлары, күпьеллык үләннәр һ.б. чәчә башлый.
Яввәт Идрис улы кайда гына эшләсә дә, нинди генә авырлыкларга юлыкса да, яраткан хатыны – тугрылыклы хәләл җефете Фәриха Ибәт кызы ышанычлы тыл, терәк һәм таяныч булып кала. Алар менә 55 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар, бер-берсенә кирәк булып, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр. Юнушевлар өлкә конкурсында җиңү бәхетенә ирешеп, “Үрнәк гаилә-2021” исеменә лаек табыла.
Ун ел элек Яввәт Идрис улына барча мөселманнар өчен дә изге җирләргә – Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ сәфәренә барырга насыйп итә. Бүген ул мәчетнең Аксакаллар советы рәисе буларак мөселманнар арасында актив эш алып бара, традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерә. Безгә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып, тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәү бурычы йөкләнгән, ди Яввәт абый.
Талантлы оештыручы һәм тәҗрибәле белгечнең күпьеллык фидакарь хезмәте район, өлкә һәм илебез җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнгән. Ул – 9 һәм 10 нчы бишьеллык ударнигы дип аталган күкрәк билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе. 1995 елның октябрендә Яввәт Юнушевка Россия Федерациясенең атказанган агрономы дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелә. Ә быелның 28 маенда Новоспасское районы депутатлар Советы Яввәт Идрис улына “Новоспасское районы” муниципаль берәмлегенең почетлы кешесе” исемен бирү турында бертавыштан карар кабул итте.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.