Сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә сугыш чоры балалары һәм хезмәт ветераннары белән очрашу узды.
Мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов тарафыннан оештырылган җыелыш, гадәттәгечә, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән башланды. Бу бәйрәмдә өлкәбездән, районнардан дәрәҗәле кунаклар һәм сугыш елларында ачлык, ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган өлкән буын вәкилләре катнашты. Татарлар – көчле, башка милләт, дин кешеләре белән дус-тату яшәүче халык, барлык авырлыкларны да сабырлык белән җиңеп, гел алга бара, диде өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин. Шәһәребез башлыгы Сергей Сандрюков мөселман хатын-кызларының көчле рухлы, актив булуын ассызыклады. Ә “Солдат аналары” комитеты рәисе Галина Тимофеева СВО кырларында һәлак булган ир-егетләр рухына багышлап дога кылырга тәкъдим итте. Ул неонацистларга каршы сугышта башларын салган якташларыбызның якыннары белән тыгыз элемтәдә торуы турында сөйләде һәм фронтка һәрдаим гуманитар ярдәм җыеп озатуы өчен Ильяс хәзрәткә рәхмәт белдерде. Шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова белән шәһәрнең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева исә бәйрәм белән котлап, гыйбрәтле фикерләрен яңгыраттылар, җиңү безнең якта булачак, диделәр.
Язмыш сукмагында күпне күргән, сугыш михнәтләрен татыган, балачактан тормыш арбасына җигелеп үскән сугыш чоры балаларының илебезне күтәрүдә өлеше зур. Филип авылы мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт ягымлы, матур тавышы белән Коръәннең “Ясин” һәм башка сүрәләрен укып, Бөек Ватан сугышында геройларча һәлак булган мөселманнар рухына багышлады. Иске Төгәлбуга мәчете имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Галеев безгә матур тормыш бүләк иткән бабайлар белән әбиләргә рәхмәтен ирештерде.
Аннары мәчет каршындагы мәдрәсә мөгаллимәләре Сәвия Халик кызы белән Римма Мөнир кызы балаларга һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларга Ислам дине кануннарын һәм гарәп графикасы нигезендә укырга-язарга өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Мәчетебездә әби-бабайлар мирас итеп калдырган газиз ана телен – татар телен укытуга да зур әһәмият бирелә. Менә биш ел инде ял көннәрендә һәм җәйге каникуллар вакытында мәчет бинасында Галия Вәгыйз кызы Гиниатуллина-Хасанова татар телен һәм әдәбиятын мәктәп программасы буенча укыта.
“Татар телен үзең белү генә аз. Аны балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга да өйрәтергә кирәк. Бары тик шулай гына без динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне, гомумән, татар дөньясын саклап кала алабыз”,- дип чын күңелдән сөйләде Галия ханым.
Ул мәдрәсәгә йөрүче малайлар һәм кызларны дәресләрдә татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. Күптән түгел генә атом-төш (ядерная) технологияләре лицее укучысы Әмир Багаутдинов, мәчеттә өйрәнеп, “Восход” мәдәният йортында “Сүнмәс йолдызлар” халык ансамбленең юбилей кичәсендә Г.Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Балалар мәчет тарафыннан оештырылган экскурсияләргә йөриләр, Казанга, Шәһри Болгарга һәм музейларга баралар. Галия ханым Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан мәдрәсәдәге беренче дәресне аның иҗатын өйрәнүгә багышлаган.
Галия ханым мәдрәсә шәкертләрен атна саен “Өмет” газетасында басылган язмалар белән таныштыра. “Балалар сәхифәсе”н җентекләп өйрәнәләр.
Мәчеттә Ильяс хәзрәт, Римма Мөнир кызы һәм Сәвия Халик кызы белән эшләргә җиңел, алар һәрвакыт ярдәм итәләр, дип ассызыклады Галия Вәгыйз кызы.
Ильяс хәзрәт спонсорларга, кунакларга рәхмәтен белдерде. Авыллардан килгән әби-апалар яңартылган мәчетне күреп соклануларын яшермәделәр, ә инде янкорма итеп төзелгән, заманча җиһазландырылган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату бинасын күргәч, йөзләрендә шәһәр мөселманнарына карата көнләшү хисе туды.
Бәйрәм мәчет кафесында мул табын артында дәвам итте. Изге Корбан бәйрәме көннәрендә корбаннар чалып, мәҗлесләребезне сезнең белән бергә үткәрергә насыйп әйләсен, диде Ильяс хәзрәт, изге нияте белән бүлешеп.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.