Ульяновск өлкәсенең Иран Ислам Республикасы белән экономик элемтәләре ныгый
Губернатор Алексей Русских Петербург халыкара экономика форумында Иран Ислам Республикасының Россиядәге илчесе Казем Җәләли белән очрашты.

Казем Җәләли белән Алексей Русских сәүдә-экономика, инвестицияләр һәм логистика сфераларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре турында уртага салып сөйләштеләр.
Алексей Русских партнерлык элемтәләрен үстерүгә булышлык күрсәтүе өчен илчегә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә бергәләп эш итүне киңәйтү потенциалы югары булуын билгеләп үтте.
“Хезмәттәшлек итү дәверендә без бер генә тапкыр да стратегик партнерлык темпларын киметмәдек. Иранның Казандагы Генераль консуллыгы һәм шәхсән Давыд әфәнде Мирзахани ярдәменә таянабыз. 22 майда ул Ульяновскига “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” халыкара форумына килгән иде. Без тулыканлы логистик маршрут булдыру өчен зур юлны үттек. 2024 ел навигациясе вакытында гына да Ульяновск портларыннан 57 сухогруз китте. Бу – 115 мең тонна ашлык. Тагын 68 мең тоннаны тимер юл буйлап озаттык. Канал эшли һәм сезнең ярдәм белән Каспий юнәлешендә Фарсы култыгы һәм Һиндстан портларына барып җитәргә ниятлибез. Чимал сәүдәсе белән беррәттән, без промышленностьта кооперация проектларын да эшләтеп җибәрергә телибез”,- диде Алексей Русских.
Иран – Ульяновск өлкәсенең Якын Көнчыгыштагы төп тышкы экономик партнерларыннан берсе. 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, Иран товар әйләнеше буенча 12 нче урынны били. Экспорт һәм импорт күләме буенча 10 нчы урында. Агропромышленность комплексы продукциясе, аерым алганда, ашлык культуралары экспорт структурасында мөһим урын алып тора.
Очрашуда “Урта Идел – Каспий – Фарсы култыгы” сәүдә-логистика маршруты үсешенә аеруча зур игътибар бирелде. Әлеге маршрут буенча Ульяновск өлкәсеннән Иранга даими рәвештә йөкләр җибәрелә. Губернатор белән илче транспорт кодидорларын киңәйтү, үзара сәүдә күләмен арттыру һәм экспортерларга ярдәм күрсәтүнең яңа механизмнарын булдыру юлларын билгеләделәр.
Шулай ук промышленность белән авыл хуҗалыгында, төзелеш материаллары җитештерүдә, энергетика машина төзелешендә һәм экономиканың башка тармакларында уртак инвестиция проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләре каралды.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгында Иран Ислам Республикасы Казвин провинциясе рәсми һәм бизнес-делегациясенең Ульяновск өлкәсенә эшлекле сәфәре көтелә.