Рәмзи Шаркаевны онытмыйлар

Ульяновскиның 52 нче мәктәбе фасадына элеккеге директоры Рәмзи Шаркаев истәлегенә мемориаль такта урнаштырылачак. Шәһәр башлыгы Александр Болдакин әнә шундый карарга кул куйды.

Шәһәр хакимияте хәбәр итүенчә, Ульяновскида 52 нче мәктәпнең данлыклы директоры Рәмзи Шаркаевның исеме мәңгеләштереләчәк. Терешкова урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан мәктәп фасадына мәрмәр такта кую күздә тотыла.

- Рәмзи Нуретдин улы Шаркаев бөтен гомерен мәгариф системасына хезмәт итүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлады. Ул ярты гасырдан артык 52 нче мәктәпкә җитәкчелек итеп, Ульяновскиның мәгариф сферасы үсешенә сизелерлек өлеш кертте, коллегалары, укучылары һәм ата-аналарның югары авторитетын казанды. Шәһәрнең Почетлы гражданины, атказанган укытучы, күп буын ульяновскилыларның остазы – ул үз эшенә тугрылык саклау үрнәге булып калачак,- диде Болдакин.

Рәмзи Шаркаев педучилищены тәмамлап, педагогик эшчәнлеген яшь вакытта башлап җибәрә. Тын океан флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли, Ульяновск өлкәсенең комсомол органнарында җитәкче урыннарда хезмәт итә, Хельсинкида яшьләр һәм студентларның 8 нче Бөтендөнья фестивалендә катнаша. 1964 елның 30 октябрендә Засвияжье районының 52 нче мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Педагог 50 елдан артык гомерен шушы мәгариф учагына багышлый. Шулай ук шәһәр мәгариф бүлеген җитәкли. Укучылары өчен ул зирәк акыллы остаз, талантлы педагог һәм ышанычлы иптәш була.

Рәмзи Шаркаев – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Ульяновск дәүләт университетының Почетлы профессоры, УлГУның Попечительләр советы премиясе лауреаты, өлкә сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы әгъзасы. Аның исеме Ульяновск өлкәсенең “Алтын Мактау китабы”на кертелгән, ә 2000 елда Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины исеме бирелде.