Елена Яговкина шигырьләре татар телендә

Кадерле редакция! И.А.Гончаров музеенда язучылар белән очрашулар еш булып тора. Аларны оештыру, алып бару һәрчак минем өстемдә. Шуңа күрә язучылар миңа һәрвакыт рәхмәт әйтеп, автографлы китапларын бүләк итеп китә. Быелның март аенда Бөтендөнья Язучылар көненә багышланган шундый очрашу Россия Язучылар берлеге әгъзасы Елена Александровна Яговкина белән булды. Мондый чаралар бертөрле сценарий буенча алып барылганга, аңа тукталып тормыйм. Елена Александровна миңа «Җитлеккән грушаның хуш исе» (Спелой груши нежный аромат) дип аталган шигъри җыентыгын бүләк иткәндә: «Шигырьләрем, татар теленнән кала, Россия халыкларының шактый теленә тәрҗемә ителгән. Сезнең Осокина хикәясен тәрҗемәләп, «Өмет» газетасында бастыруыгызны беләм, минем шигырьләргә дә алынсагыз иде», - диде. Билгеле, аңа бу хикәя өстендә төрле сүзлекләр белән атна буе җәфаланып та, әллә ни майтара алмавымны, әтием җайга салып бирмәсә, тәрҗемәмнең кеше күзенә күрсәтерлек булмавын аңлатып, җыентыгын әтигә укытып карарга сүз бирдем. Авылга кайтып, китапны әтигә тәкъдим иткәч, ул күңеленә хуш килгән шигырьләрне сайлап, тәрҗемәләп куярга булды.

Хөрмәтле редакция! Ниһаять, әтиемнең тәрҗемәләре - Сезнең алдыгызда. Россия халыклары бердәмлеге елында Елена Александровна аларны газета битләрендә күрсә, Сезгә бик тә рәхмәтле булыр иде.

Ләйсән ФИРГАЛИЕВА,

И.А.Гончаров музее фәнни хезмәткәре.

 

Наратлы

Наратлы – гади генә авыл,

Русьта андыйлар санаусыз.

Тора анда эшчән карчыклар,

Карт Митяй – эшкә яраксыз.

 

Үлән баскан урамда өч йорт,

Тимер гараж шунда – читләш.

Бу манзара һәркемгә таныш -

Яши татар, рус һәм чуваш.

 

Өч йорт исән калды бу очта

Коры җәйдәге янгыннан.

Өйләр йомычкадай дөрләде,

Көл очты кабер ягыннан.

 

Шәм кабызып мичкә яккач та,

Күңелләрен шатлык коча.

Өстәл янында алар өчәү,

Аптыраш – вакыт тиз оча!

 

Бер-берсен һәрчак юаталар,

Моңа күптән күнеккәннәр.

Бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар,

Күрәм, бергә береккәннәр.

 

Халыклар шулай бердәм бездә,

Ярдәмләшү – изге бурыч.

Наратлыда сабый күренсә,

Ничек балкыр иде бу оч!  

 

Илһам

Кинәт миңа илһам һөҗүм итте,

Көне буе җәфалады ул мине.

Һаман шигырь арты шигырь ага,

Күңел чишмәсе ерык шул инде.

 

Белмим, кайсы каекка утырдым,

Керә алдыммы тирән суларга?

Язып тутырылган биттә һәр сүз

Үзе тезелде шигъри юлларга.

 

Үҗәтләнеп, хорей, ямб кулландым,

Кайвакыт үзем берни аңламый.

Бүген төшемдә әнине күрдем -

Ярдәмнән мине һич ташламый.

 

* * *

Гап-гади хатын-кыз булыр идем,

Бары тик шуны аңлау өчен:

Нечкә күңел генә җитә микән

Шәп шигырь иҗат итү өчен;

 

Борынгы кабер ташы янында

Гөнаһларыңны юу өчен,

Шуны шигырь иткәндә, һәр шагыйрь

Куярга тиеш бөтен көчен!

 

Россиям

Россияне тәмам тезләндереп,

Кол итәргә бик тә теләделәр.

Русь буйсынмас утларда янганда,

Ялкынга гел утын өстәделәр.

 

Түзде... түземлек анда җитәрлек,

Тик һәрчакта ул гыйбадәт кылды.

Үзе белән уйнатмаганнарга,

Сөенеп, гел хәерхаһлы булды.

 

Көтелмәгән көч белән алынгач,

Һәр өлкәдә яңарыш күренә.

Россиям тезеннән күтәрелде,

Инде безне дә күтәрә менә.

 

Донбасс малае

Кичә безнең шәһәргә кайтты

Ут эчендәге Донбасстан

Иҗекләп укучы бер малай,

Дүртенче, бугай, класстан.

 

Шигырьләр китабын ачты да,

Сайлады шуннан бер шигырь.

Иҗекләп укып чыккан иде -

Тетрәп куйды безнең бәгырь.

 

“Ег-ер-мен-че га-сыр Кыз-ыл ки-та-бы-на

Ва-кыт түг-ел-ме ке-ше-ләр-не тер-кәр-гә”.

 

Җиңү бәясе

Хирургның куркынган күзләре

УЗИ нәтиҗәсен бик көтә.

Солдат күкрәгендә шартласа,

Снаряд һәммәсен дә юк итә.

 

Сугыш хөкеме һәрчак кырыс,

Әмма бернигә дә карамый,

Минут эчендә медперсонал

Бронежилет киялсә ярый.

 

Солдатны инде коткардылар,

Сафлары да һәркөн ишәя.

Сугышта җиңү яулау өчен

Һәрчак түләнелә зур бәя.

 

* * *

Мизгел, бары тик бер генә мизгел,

Күзләрне кара төн коча.

Һәлакәткә юлыккан поезддай,

Тормыш яр астына оча.

 

Бу турыда кыскача язмалар,

Бәлки, газетта күренмәс.

Урап, шул чокырга кире килсәң,

Берни юк – кайгы сүрелмәс.

 

* * *

Синең белән һич килешмим,

Тавышың колакны яра.

Маңгаеңны ишеккә бәр -

Сүзләрең корымнан кара.

 

Асылына төшенмәгәч,

Һич аңларга теләмисең.

Үткән кире кайтмый, аккан

Суга ике керәлмисең.

 

* * *

Күңел халәтем нигә шундый -

Җәза микән миңа тиешле?

Юк, ул түгел, бары күзаллау,

Бу борчылу – хыял җимеше.

Елена ЯГОВКИНА,

Россия Язучылар берлеге әгъзасы.