Ульяновск өлкәсе «Татар азаны» Бөтенроссия конкурсына әзерләнә

21 июньдә Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсының финалы үтәчәк.

Илебез күләмендәге әлеге чара Иске Майна районында урнашкан «Болгар заставасы» тарихи-мәдәни комплексында узар дип көтелә. Сайлап алу турына видеоязмалар 7 июньгә кадәр кабул ителде.

Конкурс татар милли көенә хас азан әйтү традицияләрен саклап калу, мөәзиннәрнең осталыгын арттыру һәм яшь буынны милли-дини рухта тәрбияләү максатында оештырыла.

Конкурста 15 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнаша ала. 15-17 яшьлекләр өчен аерым номинация каралган. Азан татарның милли аһәңе буенча башкарылырга тиеш.

Проект Ульяновск өлкәсе Губернаторы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм “Сембер” бизнес-клубы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.